Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Улымны гаеп танырга мәҗбүр итеп азаплаганнар"


30 яшьлек Эрнест Шәмсияров Нефтекамски шәһәр идарәсе бинасына ут төртү ниятендә шикләнелеп тоткарлана. Ул бер елдан артык сак астында тотыла, рәсми гаепләү һаман белдерелмәгән. Әнисе Светлана Шәмсиярова Азатлыкка әйтүенчә, улы сорау алулар вакытында танырга мәҗбүр булган гаебеннән хәзер баш тарта.

Екатеринбур шәһәренең хәрби мәхкәмәсе террорчылыкта гаепләнүче Эрнест Шәмсияров эшен карауны дәвам итә. Ул Русия җинаять кодексының 205.1; 205.2; 30.1 маддәләре нигезендә гаепләнә. ФСБ белдерүенчә, 30 яшьлек ир кеше Башкортстанның Нефтекамски шәһәр идарәсе бинасына ут төртергә планлаштыра, бинага таба "Молотов коктейле" тутырылган шешәләр ыргыта. Ул моны "хәзерге режимга карата нәфрәт" йөзеннән башкармакчы була, диелә. Моннан тыш, җылыга түләүләрне нигезсез арттыра дип Башкортстан җылылык челтәрләре (БашРТС) офисына да һөҗүм итмәкче булган дип белдерә ФСБ.

205.1 маддә — Террорчылык эшчәнлегенә ярдәм итү
205.2 маддә — Террорчылык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга чакыру, террорчылыкны аклау яки пропагандалау
30.1 маддә — Җинаятькә әзерләнү һәм җинаятькә омтылу

Шәмсияров инде бер елдан артык сак астында тотыла. Мәхкәмә карары әле чыгарылмаган, шуңа да карамастан, ул инде террорчы һәм экстремистлар исемлегенә кертелгән. Гаепләнүченең әнисе Светлана Шәмсиярова әйтүенчә, аның улы беренче сорау алулар вакытында таныган гаебеннән хәзер баш тарта. Азатлык Светлана ханым белән сөйләште.

— Светлана ханым, улыгыз нидә гаепләнә?

Тикшерүчеләрне ут төртүдән бигрәк бу эштә ислам темасы ныграк кызыксындыра

— Тикшерүчеләрне ут төртүдән бигрәк бу эштә ислам темасы ныграк кызыксындыра. Юкса тентү вакытында да бернинди шикле әйберләр тапмадылар. Тоткарлаганнан соң беренче гаепләү 205.2.2 маддә, ягъни социаль челтәрләрдәге эшчәнлеккә генә кагыла иде.

Гаепләү нигездә төп шаһит күрсәтмәләренә нигезләнә. Бәлки, ул ФСБ кешеседер, төгәл әйтә алмыйм. Дәлилләр буларак аларның үзара аралашуының аудиоязмалары гына теркәлгән. Аудиодан аңлашылганча, ул кеше улымны провокацияләгән.

Нәрсәгә провокацияләгән?

— Режимны тәнкыйтьләүгә, протест белдерүгә, реаль гамәлләргә. Ул кеше яшерен шаһит булып бармый, аның кем булуы билгеле. Алар улым сак астына алыныр алдыннан ярты ел дәвамында аралашкан булганнар. Әлеге кешенең Агыйдел шәһәреннән икәнен беләм. Аның үзенә карата бернинди гаепләүләр белдерелмәде, безнең эштә ул шаһит буларак кына катнаша.

Улыгыз үзе гаебен таныдымы?

Улымны гаебен танысын өчен куркытып та, электрошокер белән азаплап та караганнар

— Ул гаебен инкарь итә. Аны гаебен танысын өчен куркытып та, электрошокер белән азаплап та караганнар. БашРТСка каршы булдырылган "Народовластие" төркемен оештырудан бигрәк, эшне ислам темасына аударырга теләп, янәсе ул экстремистик гамәлләр кылырга чакырган, гаебен танытырга тырышканнар.

Тоткарлаганнан соң беренче гаепләү 205.2.2 маддә, ягъни социаль челтәрләрдәге эшчәнлеккә генә кагыла иде. Соңыннан без үзебез яллаган адвокат миңа шалтыратып, сорау алу барышында Эрнестны азаплауларын, чишендереп лампочка белән көчләргә янауларын сөйләде. Шундый сорау алуларның өченче көнендә ул гаебен танырга мәҗбүр булган. Шул ук адвокат азаплаулар астында алынган аңлатмалардан баш тартырга киңәш итте.

"Бу режимны күралмау" сәбәпле Молотов коктейлен кулланып шәһәр хакимияте бинасына ут төртергә ниятләгән, дип язалар. Улыгыз хәзерге сәяси режимны күралмау турында әйтә идеме, күралмау сәбәпләре нәрсәдә дип уйлыйсыз?

— Әйткәне булмады, мин аның ул чатта язышканын да белмәдем. Фактта бернинди ут төртү дә, һөҗүм әзерләү дә юк. Бары тик телефоннан аралашулар гына бар.

Себергә вахтага китәргә ике көн кала иртәнге алтыда килеп кулга алдылар

Аны Себергә вахтага китәргә ике көн кала иртәнге алтыда килеп кулга алдылар. Бөтен гаилә йоклап ятканда бәреп кереп, өйне тентеп чыктылар, телефон-ноутбукларны алып киттеләр, барыбыздан да сәгатьләр буе сорау алдылар.

Интернет киңлекләрендә протестка чакырган, диелә. Кайсы социаль челтәрдә чакырганы, ниләр язганы сезгә билгелеме?

— Мин ул язмаларны күрмәдем. Челтәрдә язышканнар, үзара фикер алышканнар – бары шул. Тентү вакытында өйдә табылган утлы коралына да игътибар итмәделәр – аның мылтыкка да, пистолетка да рөхсәте бар. Андый кеше булса, Молотов коктейле белән түгел, утлы корал күтәреп барыр иде. Ул коралларны ФСБ безгә берсүзсез кире кайтарды, бернинди дәгъва юк, диде. Июнь аенда, тикшерү беткәч, безгә телефоннарны да, ноутбукларны да кайтардылар. Екатеринбурга хәрби мәхкәмәгә алып китәр алдыннан безгә очрашу өчен ике сәгать бирделәр, тентү вакытында алынган әйберләрне кире кайтардылар.

ФСБ шулай ук улыгыз "БашРТС" ширкәтенең җирле офисын яндырырга теләгән дип беелдерә. Янәсе, җылыга бәяне арттырганнары өчен үч алырга җыенган. Бу хакта тикшерүчеләр кайдан белгән?

— Бәлки, шул ук төп шаһит белән аралашу барышында тәнкыйть иткән яки канәгатьсезлеген белдергәндер, шул аудиоязмалардан белгәннәрдер инде. Турыдан-туры протестка чакырулар булмады.

Адвокатны үзегез ялладыгызмы, мәхкәмәнекеме?

Адвокат улымның гамәлләре берничек тә террорчылыкка туры килми, бу чиста хулиганлык гамәлләре дип аңлатты

— Тикшерү барышында Уфа адвокаты яклады. Бөтен шаһитлар тыңланды, төп шаһит инде берничә тапкыр чыгыш ясады, октябрьдә мәхкәмәдә аудиоязмалар тыңланды. Бер айлык тәнәфестән соң мәхкәмә эше кабат яңартылды, яңа утырышлар 8 һәм 10 ноябрьдә ноябрьдә узды. Мәхкәмә Мәскәү адвокатына видеоконференция аша катнашырга рөхсәт итмәде. Безгә билгеләнгән адвокат белән сөйләшкәндә улымның гамәлләре берничек тә террорчылыкка туры килми, бу чиста хулиганлык гамәлләре дип аңлатты. Террорчылык маддәсе белән көрәшү авыр булачак, көчле адвокат ялларга киңәш итте.

Яңа адвокат эзлисезме?

— Уфадан таптык. Тагын бер адвокат белән күптән түгел Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә (ЕСПЧ) сак астына алуларын шикаять итеп җибәрдек.

— ​Хокук яклаучы оешмаларга мөрәҗәгать иткәнегез бармы?

"Агора" бер җирле адвокатны табып бирде, әмма ул кыйбат сорады – безнең андый акча юк

— Әйе, "Мемориал"га да, "Агора"га да, хокук яклаучы Бахром Хамроевка да, башка оешмаларга да язып карадым. Җаваплар да килде, сөйләшүләр дә булды. Әлегә бернинди ярдәм булмады. Бердәнбер ярдәм шул – "Агора" бер җирле адвокатны табып бирде, әмма ул кыйбат сорады – безнең андый акча юк. Бушлай якларга риза булмадылар. Әлегә сәяси тоткын итеп таный алмыйбыз, мәхкәмә карары юк, диделәр. Мәхкәмә карар чыгаргач кына тикшерә алабыз, диделәр.

— ​Тикшерү хәзер нинди стадиядә, туганнарын янына кертәләрме? Ике сәгатьлек очрашудан соң кабат күрешә алдыгызмы?

— Инде соңгы стадиядә, әле карар чыгарылмаган. Тоткарлангач, хатыны Рәмзиягә бер тапкыр очрашырга, пыяла аша телефоннан сөйләшергә рөхсәт иттеләр. Тикшерү тәмамлангач, Екатеринбурга алып киттеләр, хәзер телефон аша сөйләшәбез, атнага унбиш минут бирәләр.

— ​Улыгыз эшендә тикшерүчеләрне ислам темасы ныграк кызыксындыра дидегез. Сәбәбе нәрсәдә?

Дингә килүенең беренче сәбәбе — бу хәлләр эчендә күңел тынычлыгы табарга теләү булгандыр

— Улым дини түгел иде, дини белеме дә юк. Беркайда да дингә укымады. СИЗОда исламны кабул итте. 2020 ел азагындамы – 2021 ел башындамы, төгәл әйтә алмыйм, изоляторда утырганда шәригатьчә көн күрүгә күчте. Дингә килүенең беренче сәбәбе — бу хәлләр эчендә күңел тынычлыгы табарга теләү булгандыр. Аларны бит хатыны белән аерылу дәрәҗәсенә җиткерделәр. Эрнестны тоткарлаган көнне хатыныннан дүрт сәгать, миннән биш сәгать буе сорау алдылар.

"Кызыгызны тартып алырга да мөмкиннәр, әбиегез олы яшьтә, әтиегез менә шундый авыр маддә нигезендә гаепләнә, әнисенең рәсми эше юк" дип турыдан туры әйткәннәре дә булды. Улым тоткарланып ярты ел узгач, килен аерылды.

ФСБ миңа гына "Ислам дәүләте" оешмасы (Русиядә тыелган оешма) белән кызыксынуы турында әйтте, янәсе ниндидер видеоязмалар караган, ниндидер чатларга шул видеоларны җибәргән. Тикшерү эшендә бусы искә алынмый.

— ​Изоляторда мөселманнарга караш нинди? Намаз уку, ураза тоту мөмкинлеге бармы?

— Зарланмый, тыюлар да, кысрыклаулар да юк, диде. Намазын укый, уразасын тота. Екатеринбурда яшәү шартлары Уфаныкыннан күпкә яхшырак, ди. Уфада нинди авыр шартларда торуын мин белмәгән дә идем, ул соңыннан "Мин анда үләр хәлгә җиткән идем" дип сөйләде. Бер ел буе 2,5х2,5 метрлы бер кешелек камерада утырды. Юкса, Екатеринбурда да уңайсызлыклар җитәрлек – камера тибындагы бүлмәдә утыра, мораль яктан да кыен – берни күрми, һава да юк. Шуңа да карамастан, чагыштырмача яхшырак, ди.​

Эрнест Шәмсияров 2020 елның 22 июлендә тоткарлана һәм шуннан бирле, рәсми гаеп белдерелмәсә дә, сак астында тотыла. 2020 елда Башкортстанның УФСБ идарәсе Нефтекамски шәһәрендә теракт булдырмый калу турында игълан итә. Тикшерү версиясенә ярашлы, 30 яшьлек ир кеше шәһәр идарәсе бинасына ут төртергә планлаштыра, бинага таба "Молотов коктейле" тутырылган шешәләр ыргыта. "Тоткарланучы митинг оештырырга планлаштыруын, митинг барышында "хәзерге режимга карата нәфрәт" йөзеннән ялкынланучы матдә кулланырга җыенуын белдерде. Һөҗүм өчен ул тагын бер объектны – Башкортстан җылылык челтәрләре офисын күздә тоткан. Гаепләнүче фикеренчә, әлеге ширкәт җылылык өчен түләүләрне нигезсез арттыра. Ир-атка карата ут төртүдә шикләнеп җинаять эше кузгатылды", дип хәбәр итте үз вакытында куәт хезмәтенең матбугат бүлеге.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG