Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Колониядә иремә чиркәү җырларын тыңлаталар, намаз укыган өчен шелтә белдерәләр"


Артур Сәлимов һәм Алсу Әгаләмова балалары белән
Артур Сәлимов һәм Алсу Әгаләмова балалары белән

Башкортстаннан 35 яшьлек мөселман Артур Сәлимов Ямал-Ненец бүлгесенә колониягә күчерелгәннән бирле йә штраф изоляторында, йә камера тибындагы бүлмәдә тотыла. Һәр намаз саен аңа шелтәләр языла. Шелтәләр арткан саен җәзалар кырыслатыла. Азатлык аның хатыны белән сөйләште.

"Хизб ут-Тәхрир" (Русиядә тыелган) эше нигезендә 22 елга колониягә хөкем ителгән "Мемориал" оешмасы тарафыннан сәяси тоткын дип танылган, "Уфа егермелеге" дип аталган төркем вәкиле саналган Артур Сәлимов Ямал-Ненец автоном бүлгесенең Лабытнанги шәһәрендәге 8нче төзәтү колониясенә китерелүенә әле ярты елдан бераз артык вакыт узган. Аның хатыны Алсу Әгаләмова Азатлыкка әйтүенчә, шул ярты елда ире әле бары бер көн генә гомум камерада утырган, калган көннәрне йә штраф изоляторына (ШИЗО), йә камера тибындагы бүлмәгә (ПКТ) япканнар.

— Ирем Башкорстандагы Стәрлетамак СИЗОсыннан (тикшерү изоляторы) Лабытнангидагы 8нче колониясенә 2020 елның ноябрендә озытылды. Ул башта колониянең СИЗОсына китерелде, чөнки яңа тоткын килгәч шунда урнаштыралар икән. Ул вакытта анда инде һава торышы бик суык иде, чөнки ул якларда һава шартлары бик кырыс. Без декабрьдә җирле адвокатны табып ирем янына кереп хәлен белеп чыгуын сорадык. Адвокат иремнең нык ябыкканын һәм ул тотыла торган бүлмәдәге җылылыкның бары 13 дәрәҗә булуын, бик юеш һәм салкын икәнен әйтте.

Артур Сәлимов баласы белән
Артур Сәлимов баласы белән

Ирем СИЗОдан соң башка тоткыннар янына камерага күчәргә тиеш иде, әмма анда ул бер генә көн утырган. Намаз укыган өчен шелтә биргәннәр. Өч шелтәдән соң ШИЗОга җибәрәләр. Намазны калдырмый бит инде, шулай итеп язга кадәр ШИЗОда утырган. Һәр намаз саен шелтә җыелып бара икән. Шулай ниндидер күләмдә җыелгач Харп бистәсенә, гомерлеккә төрмәгә хөкем ителүчеләр тотылучы колониягә җибәрәләр дип әйтте. Моңа бик борчылдым.

Намазга торгач ук сакчылар ишеккә шакыйлар ди, ә бит намаз кылганда бүленергә ярамый. Көне буе тик торганда шакымыйлар, нәкъ намаз кыла башлагач борчырга тотыналар ди. Имеш режимны боза икән. Намаз укудан тыш бүлмәдә җыештырмаган, иртәнге күнегүләрне ясамаган дип тә шелтә белдергәннәр.

Моннан тыш ирем хатта язуынча, көн дәвамында христиан җырларын уйнаталар. Кайнанам белән июнь аенда ирем янына баргач колония җитәкчесе янына кердек һәм ул "дөньяви төрмәдә намаз укырга ярамый" дип әйтте, шул ук вакытта үзләре иремә христиан җырларын тыңлата. Башка колонияләрдә бит намаз уку рөхсәт ителә, мондагы тәртип һич аңлашылмый.

Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

Июнь аенда колониягә озак вакытлы очрашуга бардыгызмы?

— Юк. Дүрт сәгатьлек тәрәзә аша сөйләшә торган очрашуга гына рөхсәт бирделәр. Аннары кайнана җәмәгать яклаучысы буларак янына керергә теләгән иде. Аның җәмәгать яклаучысы статусы биргән документлары бар. Шуңа керә алсын өчен төрмә җитәкчесеннән рөхсәт көттек. Җитәкче башта безне кабул итмәде. Кабул итү көннәре чикләнгән. Килгән атнаны кабул итмәгәч тагын бер атна көтәсе булды. Ул вакытта да кабул итмәде. Мәскәүгә ФСИНга шалтыраткач кына янына керә алдык. Анысы да әле эштән тыш сәгатьләрдә булды.

Мәскәүгә ФСИНга шалтыраткач кына янына керә алдык

Кабул итсә дә ул кайнанама ирем янына керергә рөхсәт бирмәде. Чынлыкта җәмәгать яклаучылары юридик белеме булмаса да адвокат кебек үк тоткын янына керергә хокуклы. Безнең Югары мәхкәмәнең мөһере бар иде, әмма колониядә кайнанамнан юрист белеме булуын таләп иттеләр. Имеш канун шулай куша икән. Шулай итеп көтүебез юкка булды.

Озак вакытлы күрешүгә ник рөхсәт бирмәделәр?

— ШИЗОда, ПКТда утырганнарга озак вакытлы күрешү рөхсәт ителми дип аңладым. Ирем октябрьдә озак вакытлы очрашуга рөхсәт бирергә тиешләр диде. Көтәбез инде. Әмма без киткәч аны тагын 15 тәүлеккә ШИЗОга утыртканнар. Шул сәбәпле ПКТда утыруы да тагын күчә дигән сүз. Ә ПКТда булганда озак вакытлы очрашуга рөхсәт ителми.

Колониягә китерелгәч янына адвокат керде дидегез, ул бу ШИЗОда тотылу проблемы турында сөйләшкәнме?

— Адвокатны без Артурга бары кирәкле әйбер бирү һәм аннан алып чыгу өчен генә ялладык. Шуның өчен 20 мең сум алалар. Бәяләр бик кыйммәт, ирем дә шул бәягә адвокат алуыбызга каршы. Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә җибәреләсе документларны да килгәч җитәкче янына кереп үзегез алыгыз, диде.

Димәк сез Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иттегезме?

— Артур Башкортстанда Стәрлетамакта СИЗОда утырганда Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә шикаять җибәргән иде. Шул хатның мәхкәмәгә барып җитүе турында аңа хәбәр килгән булган, әмма без аны белмәдек һәм колониядән кайткач тагын бер кат шикаять җибәрдек. Әллә безнең колониягә килүебез тәэсир иткән, әллә башкасы – белмим, әмма аңа Европа мәхкәмәсеннән хатның элегрәк килгәнен әйткәннәр.

Европа мәхкәмәсе бу эшне теркәгәнне белгәч без инде тынычландык. Алайса берни белмичә яшәдек.

Ирегез белән хат аша аралашып торасызмы?

— Бу колониядә электрон хатлар язышу каралмаган. Почта аша язышабыз. Аңардан хатлар килә, ә менә минеке барып җитәме, билгесез, чөнки кайбер мәсьәләләрне ул миннән кабат-кабат сорап яза. Июнь аенда без булып кайтканнан соң Артурга хат язган идем. Аны бирмәгәннәр. Күрәсең хат килү турында тоткыннарга ниндидер белгертү килә, ә хатның үзен бирмиләр. Болай аена ике тапкыр хат язышырга тырышабыз. Мин дөнья хәлләрен язам, ул үзенекен яза.

Ислам китаплары уку рөхсәт ителәме?

— Коръән укырга ярый диде. Урысча ислам китапларын җибәрәм, төрмә җитәкчелеге аны башта бераз үзләрендә тотып торып тикшерә, аннары гына бирәләр.

Посылка белән җибәрәсезме?

— Китапларны почта аша җибәрәм. Посылка бер елга 40 килограмм ярый. Аны икегә бүлеп җибәрмәле. 20 килограмм посылка салган идем. Рамазан аенда мин җибәргән посылкадагы әйберләр белән тукланган. Тушенкалар, казылыклар җибәргән идем.

Рамазан аенда ШИЗОдан ярты елга ПКТга күчерделәр. ШИЗОда төрмә ризыгы ашау гына рөхсәт ителә. Көндәлектә төрмәдә боткалар ашый, төшке аш хәләл булмагач ашамый, кич тагын ботка ашый. Мин шуңа бозылмый торган әйберләр җибәрдем. Төрмә кибетеннән әйберләр алу өчен картага аена 1-2 мең сум җибәрәбез. Июньдә барганда шунда ук 10 мең сум салып куйддык. Хәләл колбасалар алып була диде.

Олег Сенцовны утыртканчы бу төрмә коточкыч булган дип сөйлиләр.

Элек әле бу төрмәдә ураза тотарга да рөхсәт итми торган булганнар. Соңгы елларда гына тәртипләр үзгәргән. Кырымда яшәүче Украина режиссеры Олег Сенцовны утыртканчы бу төрмә коточкыч булган дип сөйлиләр. Сенцов килгәч төрле тикшерүләр сәбәплеме, күп әйбер яхшы якка үзгәргән.

Шулай да төрмә киемнәренә килгәндә, 48нче үлчәм кигән иремә 56нчы үлчәмдәгене биргәннәр. Җиңнәре идәнгә кадәр җитә ди. Ул бит даими шикаятьләр яза, шуңа аңа күбрәк авырлыклар тудыралар бугай. Ул бит Европа мәхкәмәсеннән тыш, Лабытнангидагы Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенә һәм прокуратурага да колониядәге проблемнарны язды. Әмма алардан килгән җавапларда "барысы да тәртиптә" диелгән.

Башкортстанга якынрак колониягә күчерүне сораганыгыз юкмы?

Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте рөхсәт итсә өйгә якынрак колониягә күчерергә мөмкин диделәр.

— Адвокат яллап хат җибәргән идек, ничектер ул Мәскәүдә адвокат кулына эләкмичә кире колониягә кайткан. Ул хатны алырга теләгән идек, әмма бирмәделәр. Аның копиясен бирсеннәр өчен гариза язып калдырдык. Барыбер бирмәделәр. Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте рөхсәт итсә күчерергә мөмкин диделәр. Ә монда ФСИНга бит әле барып та җитмәде. Якынрак колониягә күчерсеннәр дип сораган идек. Әмма бу колония җибәрергә һич теләми кебек.

Ирегез янына колониягә бару ничә сумга төшә?

— Уфадан атнасына ике тапкыр очкыч йөри, билет бәясе 7,5 мең сум тора. Башта Салехардка кадәр очып аннары паромда Лабытнангига 20 минут барасы.

Күп колониядә тотканныр эшли. Сезнең ирегез ничек?

— Шелтәләр булгач эшләргә ярамый диләр. Ул әлбәттә бик теләп эшләр иде.

Үзегез эшлисезме?

— Әйе, өйләргә барып хиджамалар ясыйм. Мин белемем белән медицина хезмәткәре. Башта даруханәдә эшләгән идем, аннары балаларны (9 һәм 7 яшь) карыйсы булганга сыгылмалы эш көне булган хезмәтне сайладым.

Әтисен алып киткәндә кечкенә улыма әле дүрт кенә ай иде. Менә инде җиде ел узып киткән. Ярты ел колониядә утыра, аңа кадәр Башкортстанда СИЗОда тотылды.

"Уфа егермелеге"

2018 елның 30 июлендә Рөстәм Латыйпов 8 елга, Радмир Мәкъсүтов һәм Руслан Фәттахов — 10 елга, Фәнис Әхмәтшин һәм Фәрит Мостафаев — 11 елга, Александр Корнев, Урал Якупов — 13 елга, Илгиз Гыймалетдинов, Шамил Шәрипов һәм Ирек Таһиров — 14 елга, Азамат Каюмов — 20 елга, Радик Әхмәтов — 21 елга, Линар Вахитов, Рөстәм Галләмов, Хәлил Мостафин, Артур Сәлимов, Данис Фәйзрахманов һәм Рафаэль Фәттахов — 22 елга, Рөстәм Хәмзин — 23 елга, Ринат Нурлыгаянов — 24 елга кырыс шартлы колониягә хөкем ителде. Күпчелеге 400 мең сумнан 700 мең сумга кадәр штраф җәзасына да тартылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG