Accessibility links

Кайнар хәбәр

Amnesty International: пандемия тигезсезлек, дискриминация, хокук һәм ирекләрне бастыруга китерде


Кайбер илләрнең җитәкчеләре пандемияне кеше хокукларын кысу өчен кулланды диелә оешманың еллык хисабында.

Пандемия күп хөкүмәтләр тарафыннан алып барылган аңлы рәвештә эшләнгән җимергеч шаукымны ачып салды, боларның нәтиҗәсе – тигезсезлек, дискриминация, хокуклар һәм ирекләрне бастыру булды, диелә Amnesty International халыкара оешмасының еллык хисабында.

Пандемия маргиналлашкан төркемнәргә, шул исәптән хатын-кызлар һәм качакларга аеруча авыр йөк булып төште, диелә хисапта. Хатын-кызларга юнәлтелгән, шулай ук өй эчендә көч куллану артты, хатын-кызларга һәм ЛГБТ вәкилләренә, хәрәкәт итү иреге чикләнүе сәбәпле, яклау һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать итү күпкә авыррак булды, дип билгеләп үтә оешма белгечләре.

Аерым бер лидерлар пандемияне кеше хокукларына басымны көчәйтү өчен файдаланды диелә. Кытайда рәис Си Цзиньпин хөкүмәте уйгырларны һәм Синҗандагы башка мөселман азчылыкларын эзәрлекләүне дәвам итте дип белдерә хисап авторлары.

Русиядә президент Владимир Путин хакимияте вакытында башкача уйлау күренешен бастыру көчәйде: "ачыктан-ачык ялган мәгълүмат" тарату өчен иректән мәхрүм итү турында төзәтмәләр гамәлгә керде, "сәүдә белән бәйле булмаган оешмалар турында болай да соң дәрәҗәдә чикләүле кануннар кырыслатылды, оппозиция төркемнәре һәм хәрәкәтләренә һөҗүмнәр дәвам итте," диелә.

Документта Башкортстандагы Куштау шиханын яклау чаралары да телгә алына. Файдалы казылмалар табуның җирле проектына каршы тыныч экология протестына чыгучыларга хосусый саклау ширкәте хезмәткәрләре, кайчак полиция белән бергә, һөҗүм итте диелгән хисапта.

Шулай ук Түбән Новгородта хакимият эзәрлекләүләре аркасында үз-үзен яндырган журналист Ирина Славина да телгә алына. "Сеть" эше нигезендә хөкем ителгән Пенза яшьләре, "Яһвә шаһитлары" әгъзаларын экстремист маддәләр белән эзәрлекләү әйтелә, аларга чыгарылган хөкем карарлары саны артты һәм төрмә җәзалары да озаграк вакытка бирелә башлады, диелә.

Документта шулай ук Русиядә террорчылык оешмасы дип танылган һәм тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында торуда гаепләп хөкем ителгән Кырым һәм Башкорстан кешеләренә каршы эшләр дә искә алына.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG