Accessibility links

Кайнар хәбәр

HRW-ның еллык дөнья хисабында Азатлык күтәргән проблемнар да урын алган


Human Rights Watch оешмасы 2020 ел вакыйгаларына багышлаган Дөнья хисабын чыгарды. Аның Русиягә багышланган бүлегендә Азатлык радиосы күтәргән проблемнар белән бәйле булган өлешләр күп. 

Аерым алганда, фикер белдерү иреге турында бүлектә Чаллы активисты Кәрим Ямадаев телгә алына. Аны террорчылыкны аклау маддәсе нигезендә гаеплиләр. Ямадаев "Хөкемдар Грэмм" веб-сериалы төшереп, YouTube та чыгарды. Беренче һәм бердәнбер сериясында билгесез хөкемдар Дмитрий Песков һәм Юрий Сечинны үлемгә хөкем итә һәм җәзаны тормышка ашыра. Өченче "гаепләнүче" Владимир Путинны бу сериядә җәзалап өлгерми. 2019 елда Ямадаев сәяси тоткыннарга һәйкәл урнаштырган өчен, Путинны "җирләгән" өчен дә административ җәзалар алган иде.

Human Rights Watch хисабында шулай ук Мәскәү муниципаль депутаты Юлия Галямина эше турында да әйтелә. 2019 елда протест акцияләрендә катнашкан өчен һәм 2020 ел җәендә Конституциягә үзгәрешләр кертүгә каршы имза җыю акциясе өчен Галямина ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде.

Хисапның террорчылыкка каршы тору турындагы бүлегендә Human Rights Watch Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы әгъзасы дип саналучыларга каршы җинаять эшләре турында әйтелә.

Русия бу оешманы 2003 елда тыйды, 2020 елның февралендә ике аерым эш нигезендә 11 гаепләнүче 11 елдан 23 елга кадәр төрмәгә хөкем ителде диелә хисапта.

Хөкем ителгәннәрнең ким дигәндә берсе гаебен таныттырыр өчен газаплауга дучар ителгәнен белдергән. Татарстанда ноябрьдә "Хизб ут-Тәхрир"гә катнашы булуда гаепләнеп биш ир-ат тоткарланганы да әйтелә.

Шул ук бүлектә Башкортстан сәясәтчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Айрат Дилмөхәммәтов эше дә искә алына. Августта хәрби мәхкәмә оппозиция активистын 9 ел колониягә хөкем итте.

Документта шулай ук төрек тәгълиматчысы Сәет Нурси тарафдарларын эзәрлекләүләр турында да әйтелә. "Нурчылар" ягыннан көч куллану яки котырту очраклары булмауга карамастан, Русиядә 2008 елдан бу оешма экстремист дип табылды һәм тыелды дип искәртелә текстта.

Хисапта Азатык радиосы күтәргән темалар исемлеген Башкортстан активистларының Куштау шиханы өчен көрәшен тасвирлау йомгаклый. Куштауны саклап калуга карамастан, аны яклап көрәшкән активистларның кайберләре хакимият тарафыннан эзәрлекләнә диелә.

фикерләр

XS
SM
MD
LG