Accessibility links

Чаллыда Русия җитәкчеләрен хөкем итү турында веб-сериал чыгаручыны кулга алдылар


“Грэмм хөкемдар” веб-сериалыннан күренеш
“Грэмм хөкемдар” веб-сериалыннан күренеш

Тоткарланган Кәрим Ямадаевның адвокаты мәгълүматны чыгармау турында документ имзаларга мәҗбүр булган.

Чаллыда активист Кәрим Ямадаевны интернетта террорчылыкка чакыруда (Русия җинаять кодексындагы 205.2 маддәсенең 2нче бүлеге) гаепләп тоткарладылар. Аны Халыкара Агора оешмасы адвокаты Павел Терентьев яклый.

Хокук яклау оешмасы белдерүенчә, тикшерүче адвокаттан эш барышы турында мәгълүматны чыгармау турында документ имзалаткан. Аңа кадәр Терентьев бу эшнең Русия сәясәтчеләре өчен җәза билгеләүче хөкемдар турында видео чыгару белән бәйле булуын әйтеп өлгергән.

Кәрим Ямадаев “Грэмм хөкемдар” исемле веб-сериалның беренче сериясен чыгарды. Бу проектның идея авторы да ул үзе. Видеоязмада карадан киенгән һәм башына капчык кигерелгән өч кеше, аларның түшләренә "Игорь Сечин", "Дмитрий Песков", "Владимир Путин" дигән язулар эленгән. Ямадаев Роснефть дәүләт ширкәте башлыгы Сечин һәм Русия президенты сүзчесе Песковның җинаятьләрен санап уза, аннары аларга карата үлем карары чыгара һәм шунда ук бу карарларны тормышка ашыра. Видео ахырында аның дәвамы булачагы әйтелә.

Видео башында күрсәтелгән язуда “веб-сериалның авторлары һәм актерлары — иҗат кешеләре төркеме, алар бары сәнгать идеясе белән генә тупланган һәм көч куллануны пропагандалауны яки нинди дә булса социаль төркемгә карата нәфрәт уятуны максат итеп куймый диелә.

Видео чыкканнан соң 31 декабрьдә Ямадаевны полициягә аңлатма язарга чакырдылар, аннары аны иреккә җибәрделәр.

12 март Чаллы мәхкәмәсе 37 яшьлек Ямадаевны Русия президенты Владимир Путинны "җирләү чарасын" оештырган өчен 28 тәүлеккә сак астына алу карары чыгарган иде.

Ямадаев Административ хокук бозулар кодексының митинглар оештыру яки уздыру тәртибен кабат бозу маддәсе нигезендә гаепле дип табылды.
2019 елның гыйнварында Ямадаевны Чаллыда сәяси репрессияләр корбаннары истәлегенә "һәйкәл" куюы өчен сигез тәүлеккә сак астына алдылар.

Ямадаев мәхкәмә карары белән килешмичә, ике очракта да Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте.

Элек милиция хезмәткәре булган Кәрим Ямадаев сак астында тотылуы, Русия чынбарлыгына карашы һәм әлеге хәлдән соң бизнесыннан колак кагуы турында Азатлыкка сөйләде.

XS
SM
MD
LG