Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинны "җирләгән" Кәрим Ямадаев: "Алар миннән радикал ясый"


Чаллыда Русия президенты Владимир Путин "кабере" кебек ясалган инсталляция

Чаллыда Путинга "кабер ташы" урнаштырган Кәрим Ямадаев 28 тәүлек утырып иреккә чыкты. Элек милиция хезмәткәре булган Кәрим Ямадаев сак астында тотылуы, Русия чынбарлыгына карашы һәм әлеге хәлдән соң бизнесыннан колак кагуы турында сөйләде.

Русия президенты Владимир Путинны "җирләү" чарасын оештырган өчен 28 тәүлеккә сак астына алынган Кәрим Ямадаев якшәмбе иреккә чыкты. 10 март көнне Чаллының тикшерү комитеты янында Русия президенты Владимир Путин "кабере" итеп ясалган инсталляция урнаштырылган иде. "Путин ирекле интернетны күмде – Чаллы халкы Путинны җирләде", дип аңлатты бу чараны оештыручылар. Чараны оештыруда шикләнелүче 37 яшьлек җирле активист Кәрим Ямадаев тоткарланды. Быел гыйнварда Ямадаевны Чаллыда сәяси репрессияләр корбаннары хөрмәтенә "һәйкәл" куюы өчен сигез тәүлеккә сак астына алганнар иде инде.

Idel.Реалиига ул акциясен ничек әзерләгәнен, тикшерү изоляторында булган шартлар, алга таба сәяси активлыгы турында сөйләде.

— Башта шуны әйтегез әле, Путинга кабер ташын сез куйдыгызмы?

— Әлбәттә.

— Мәхкәмәдә үз гаебегезне таныдыгызмы?

Кәрим Ямадаев
Кәрим Ямадаев

— Юк танымадым. Акцияне оештырганымны әйттем, әмма моның өчен шәһәр хакимиятеннән рөхсәт алырга тиеш түгеллегемне дә искәрттем. Мин бары тик кисәтергә тиеш идем. Мәхкәмәдә исә мин рөхсәт алырга тиеш дигән фикер әйтелгәч, гаебемне танымадым. Алдан кисәтемме-юкмы – мөһим түгел, аларның миңа рөхсәт бирмәү хокукы юк.

Акция урыны очраклы сайланмады. Бу – Тикшерү комитеты янындагы кешеләр күп йөри торган урын. Шәһәрнең 46нчы һәм 47нче санлы комплексларында кеше күп йори, алар арасында Шамил Усманов урамы бар. Анда ни авторбус, ни трамвай йөрми, кешеләргә ул араны җәяү узарга туры килә.

— Бу акциянең идеясе ничегрәк туды?

— Бу– каршылык сәнгатенең бер өлеше, инсталляция ярдәмендә фикер җиткерү ысулы.

— Аны ничек әзерләдегез?

— 2008 елдагы кризиска кадәр минем реклам агентлыгым бар иде. Боларны ясау авыр булмады. Кабер ташы полихлорвинил материалыннан эшләнде, ә чардуганны сатып алдым.

— Аны урнаштыру өчен күпме вакыт кирәк булды?

— Барысы да "ГАЗель" машинасына төяп алып киленде. Иң мөһиме – чардуганны кору иде, ә кабер ташын утырттым да куйдым.

— Тикшерү комитеты янында сакчылар да, видеокамералар да юкмы?

— Сез бит фотосурәттәге койманы күрдегез, менә шул койма артында Тикшерү комитеты бинасы. Видеокамералар бар, әмма алар икенче якта. Койма артына карасаң, барысы да төзелеш җиһазлары белән уратып алынган, ул бинада төзекләндерү эшләре бара.

— Сезнең акция өчен алты тәүлеккә Николай Переседов ябып куелды. Ул сезгә ничек булышты?

— Акциядә ул катнашмады. Мин үз хәрәкәтебездәге бер активистны да бу эшкә җәлеп итмәдем, чөнки аннан соң җинаять эше ачылу ихтималын күздә тота идем. Переседовның шәһәр читендәге гаражын арендага алып тордым. "ГАЗель"ны исә башка кешедән алдым. Барысын да гаражга алып килдем, әмма Переседов берни күрмәде, алар барысы да полиэтиленга төрелгән килеш торды. Аңа реклам максатыннан чардуган урнаштырам дидем, бу эштә булышуын сорадым. Чардуган куелды, әмма кабер ташын мин Переседов киткәч кенә куйдым. Бу иртәнге 7 белән 8 арасы иде. Шул тирәдә яшәүчеләр кабер ташы көндезге бергә кадәр торды дип сөйләде. Анда этләр белән кинологлар да килгән, тирә-якны камап алганнар, барысын да тикшергәннәр.

— Сез хәрәкәт дисез, сүз "Сары жилетлар" хәрәкәте турында барамы?

— Әйе. "Бессрочный протест" хәрәкәтенә бернинди дә катышым юк. Җылы дустанә аралашу бар, аларның элемтә каналын кулланам.

— Ни өчен сез оппозициядә? Сәбәпләре нидә?

Медицинасы, мәгарифе булмаган илдә гаилә коруның нинди мәгънәсе бар?

— Мин бернәрсә белән дә канәгать түгел. Медицинаны алсаң, барысы да начар, яхшы табиблар илдән китәргә мәҗбүр. Чаллыдан хәтта теш табиблары китү ягын карый. Хосусый хастаханәләрдә дәваландым, хезмәтләре кыйммәт. Бер теш өчен ике тапкыр түләргә туры килгән очраклар булды, ахыр чиктә аны суыртып алалар. Хәтта тешне дә дәвалый алмыйлар.

Миннән еш кына ник өйләнмисең дип сорыйлар. Сорауга сорау белән: "Ә минем хатын бу медицина системында кайда бала табачак?" дип җавап кайтарам. Ник җырчылар, депутатлар, хәлле кешеләр хатыннарын АКШка бала табарга юллыйлар соң? Чөнки алар бездәге бала тудыру йортларыннан курка. Медицинасы, мәгарифе булмаган илдә гаилә коруның нинди мәгънәсе бар? Үземнең айлык 150 мең сумлык хезмәт хакына хатынымны чит илгә бала табарга җибәрә алмыйм. Ярый, монда балам туды диик... Ә аңарда яман чир авыруы табылса? Мин дәвалануга акча түли алмаячакмын.

— Сез болар өчен президент җаваплы дип саныйсызмы?

— Мин санамыйм, бу чынында шулай. Хакимият вертикален кем оештырды соң? Путин!

— Сезне ничек тоткарладылар?

— Мин өйдә идем. Ишекне бик озак шакыдылар. Ишекне ачмадым, әмма алар күршеләр ишекләренә шакый башлады. Шуннан соң Рузил Мингалимовка (яклаучысы - ред.) шалтыраттым, ул ишекне ачу хәерлерәк, алайса алар аны каерып, йә кисеп ачарга мөмкин дип әйтте. Ишекне ачканда Рузил белән сөйләшүемне дәвам иттем, шуңа күрә дә тоткарлау вакытында басым ясалмады. Тыныч булды. Башкача да булырга мөмкин иде. Мине полиция бүлегенә алып киттеләр, 12 мартта 28 тәүлеккә яптылар.

— Сез утырган тикшерү изоляторының шартлары нинди иде?

— Минем камерага пневмония, тән тиресе чире белән интеккән сукбай ирне утырттылар. Кагыйдәләр нигезендә ул аерым камерада утырырга тиеш иде.

— Сез шулай ук сезнең яныгызга утыртылган башка ир турында, провакациясе турында да яздыгыз.

Ямадаев сәяси репрессия корбаннарына куйган "һәйкәл"
Ямадаев сәяси репрессия корбаннарына куйган "һәйкәл"

— Мин бурлар һәм башкалар белән утыра идем. Тәмәке тартмаучылар камерасында идем, гадәттә анда адекват кешеләр утыра. Гыйнвар аенда мин 8 тәүлек утырдым, анда гомумән башка шартлар иде. Бәлки мин ачлык тотканга шундый шартлар булгандыр. Бу юлы мин 10 көн ачлык тоттым, су гына эчеп тордым. Ни өчен минем белән шулай эшләгәннәрен аңлап бетермәдем. Бәлки кисәтү булып та активлыгымны туктатмавым ачуларын чыгаргандыр. Теге чакта алар үзләрен җиңүче дип хис итте, ә бу очракта куркып калганнар дигән хис калды. Аралашу инде башка иде. Камера шартлары нык үзгәрде.

Минем камерага утыртылган ир төрле дини темага сораулар бирә башлады. Бу хакта сөйләшергә теләмим, дидем. Ул грузин, чечен бурлары белән утырганын сөйли һәм минем фикерем кызык булуын әйтә. Бу хакта сөйләшмим, мин сезнең системны белмим, сезнең принципларны кабул итмим, дидем. Сорауларына җавап бирсәм, ул үзенең ризасызлыгын белдерә. Икенче көнне аны һава суларга чыгардылар. Аңлавымча, ул дустына шалтыраткан, өйлә вакытында аңа ниндидер кеше килде. 5 минут та үтмәде ул тулысынча үзгәрде һәм мине мыскыл итеп, чеченнарга афәрин, ә урыслар фәлән-төгән дип такылдый башлады. Сез бит татар, ник чеченнарны сөйлисез дип сорадым. Без камерада биш кеше – ике урыс егете бар иде, мин дә урыс.

Тикшерү изоляторы хезмәткәрләренең сезгә мөнәсәбәте ничек иде?

— Төрлечә. Шундый очрак булды. Бер 64 яшьлек бабайны алып килделәр. Ул кемнеңдер машинасына тиеп киткән. Аның кан басымы күтәрелгәч, табиб чакыруларын сорады. Табибка баргач аңа: "Ни өчен сез кан басымы төшерә торган дару алып йөрмисез?" дигәннәр. Бабай: "Улым, дарулар бит кыйммәт" дигән. "Ә сиңа Ямадаев үз җырын җырладымы инде. Ә Ямадаев Навальныйдан акча алып ята, Навальныйны исә АКШ Дәүләт департаменты финанслый, шуны беләсеңме?", дигән табиб. Минем белән утырган һәркем табиб янына чыккач шушы мәгънәсезлекне ишетә иде. Һәм бу һәрдаим кабатлана! Мине ашыгыч ярдәм машинасында алып киткәндә дә шул табиб юл буе шушы җырын җырлады. Әле гыйнварда ук шул сүзне сөйли башлаганда, мин аңарга эшмәкәр булуымны, беркемнән дә акча алмыйча үз чараларымны үзем уздыруымны әйткән идем инде.

Утырган камерада бер көнне май керттерәләр, икенче көнне юк. Мармелад бер көнне ярый, икенче көнне юк. Бер көнне минем токмачны урладылар. Бу, әлбәттә, көлке тоела, әмма чынбарлык шушы. Андагы ризыкны ашамадым, шуңа колбаса, тавык, тиз әзерләнә торган токмач алып килүләрен сорый идем.

—​ Рузил Мингалимов ачлык тотуның унынчы көнендә сезне хастаханәгә алып китүләрен әйткән иде.

— Әйе, миңа рентген ясадылар, кан, сидек анализларын алдылар. Хирург бөерләр белән ниндидер проблем бар диде. Сидектә нәрсәдер таптылар. Хәтерләмим инде... Минем беркайчан да бөерләрем авыртканы булмады. Ашказаны елына бер авыртырга мөмкин иде. Хирург ачлык тотуны туктатырга кирәк диде. Тыңладым, әмма бөерләр минем әле дә авырта. Тикшеренергә кирәк, әле барып җитеп булмады.

—​ Вконтакте сәхифәгездә бизнесыгыздан колак кагуыгыз турында яздыгыз.

— Сәүдә үзәгендә ачкычлар ясый торган урыным бар. Анда машина һәм башка ачкычлар ясыйм. Гыйнвардагы чарадан соң миңа янаулар килә башлады. Вконтактеның ялган битләреннән язучылар, әгәр каршылык чараларымны туктатмасам, бизнесымнан колак кагачагым һәм мине хәтта заводка да эшкә алмаячаклары турында яздылар. Мин бу янауларны җитди кабул итмәдем, гомумән, икенче тапкыр эләгермен дип уйламадым. Барысын да алдан уйлап куйдым: "ГАЗель" киткәндә, йөртүчегә комплекс астыннан китәргә куштым, чөнки өстә камералар тора. Әлбәттә инде ул аннан китмәгән. Шулай итеп Переседовка, ә аннары миңа чыкканнар.

Мәхкәмәдә бизнесыма бәйле янаулар булуын әйттем. Хөкемдар элегрәк кайсы җирең белән уйладың дип сорады. Мин "фейк" яңалыклар турында канунны кабул итүчеләр кайсы җирләре белән уйлаган соң дидем. Бу канун минем өчен соңгы тамчы булды. Хөкемдар моңа игътибар итмәде һәм 28 тәүлек хөкемен чыгарды. Мин Рузил Мингалимовны эштә идарәчегә барып барысын да аңлатуын сорадым. Идарәче барысы да әйбәт булачак дип ышандырган. Ләкин идарә вәкилләре минем бүлекнең кайчан ачылачагы турында мәгълүмат элмәгән. Инде чыккач шул урыннан ерак түгел башка ачкыч ясау ноктасы булдырылганын күрдем. Хәзер бөтен кеше аңа туктала. Бер көн миндә бер кеше ачкыч ясатты, ә аңарда 20-30 кеше. Аны башка урынга да утыртып була иде, әмма идарә нәкъ шушы урынны сайлаган.

Айның 25нче көнендә идарә хисап түләү турында кәгазь бирә иде. Ул юк. Мин әлегә берни белмим. Идарәдә дә миңа әлегә берни әйтмәделәр. Җитәкчелектәге хатын-кыз бүген узып киткәндә миннән кала барысы белән дә исәнләште.

—​ Изолятордан чыкканда сезгә эчке эшләр идарәсе җитәкчесе урынбасары һәм "Э" үзәге хезмәткәре янавын яздыгыз. Бу хәлне искә төшерә аласызмы?

— Иреккә чыгасы көнне иртән мине җитәкче янына чакырдылар. Анда эчке эшләр идарәсе җитәкчесе урынбасары, полковник, исеме хәтердә калмаган, һәм "Э" үзәге хезмәткәре бар иде. Урынбасар миннән киләчәктә дә каршылык эшчәнлегемне дәвам итәргә җыенаммы дип сорады. Мин аңа Русия Конституциясе нигезендә яшим дип җавап бирдем. Шуннан ул үзләрендә полиция хезмәткәрләренә янавым турында мәгълүматлары барлыгын әйтте. Эшнең кайсы якка баруын аңлап, башкача минем тарафтан каршылык эшчәнлеге булмаячагын әйттем. Шуның белән шул.

—​ Димәк, сез активлылыкны туктатасыз?

— Мин тыныч чаралар уздыра идем. Хәзер инде минем өчен рәхәт шартлар тәмам. Сәүдә үзәгеннән китәчәкмен. Шуның белән барысы да бетте. Киләчәктә кайда эшләвем – билгесез. Алар миннән радикал ясый.

—​ Сез Чаллыда калырга уйлыйсызмы?

— Белмим. Мин "сине хәтта КАМАЗга да эшкә алмаячаклар" дигән кешеләр белән аралашам. Без берләшергә тиеш. Бердәм булганда систем җиңеләчәк. Берәм-берәм без бернәрсәгә дә ирешә алмаячакбыз. Барысы да юкка булачак.

Хәзер Мәскәү өлкәсенә, Мәскәүгә күчү турында уйланам. Мәскәү тирәсендә фатирлар карадым, әмма ул бәяне күтәрә алмамдыр. Чаллыда калуның мәгънәсен күрмим. Кайда гына барсам да, каршы төшәчәкләр.

Язманың оригиналы: Idel. Реалии

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG