Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Путинны җирләү" акциясе Чаллыдан соң башка шәһәрләргә җәелдерелә


"Бессрочка" активистлары урнаштырган "кабер ташы"
"Бессрочка" активистлары урнаштырган "кабер ташы"

"Бессрочный протест" активистлары "Үз шәһәреңдә Путинны җирлә, үзеңдә дәүләтне үтер" ("Похорони Путина в своем городе, убей в себе государство") чарасын башлады. Бу хакта "Бессрочка | Москва" Telegram-каналында хәбәр ителә.

Шулай итеп, "Бессрочный протест" активистлары Чаллыда узган чараны дәвам итәргә ниятли. 10 март Чаллының тикшерү комитеты янында Русия президенты Владимир Путин кабере итеп ясалган инсталляция урнаштырылган иде.

"Чаллыдагы "Бессрочный протест" активисты Кәрим Ямадаев Путинны "җирләде" һәм 28 тәүлеккә сак астына ябылды. "Бессрочка" эшчәнлегендә бу - иң озак вакытка сак астына ябу. "Путин кабере" инсталяциясен алып килергә ярдәм итүчегә килештерелмәгән митинг оештыру маддәсе нигезендә алты тәүлеккә иректән мәхрүм итү җәзасы билгеләнде.

Чараны матбугатта киң яктырттылар, "Путин кабере" фотосы Вконтактедан да алып куя башладылар. Чаллы егетләре жулик һәм каракларны нык кына ачуландырган, күрәсең, димәк, безгә ул егетләрдән үрнәк алырга кирәк", диелә "Бессрочка | Москва" Telegram-каналында. Каналда "Путин кабере" фотосы да бар. Активистлар ул Мәскәүдә куелды дип белдерелә.

Чаллыда "Путин кабере" урнаштыруда шикләнелеп тоткарланган Кәрим Ямадаев әлеге вакытта сак астында. Ул административ хокук бозулар кодексының митинглар оештыру яки уздыру тәртибен кабат бозу маддәсе нигезендә гаепле дип табылды. Ямадаевның мәхкәмәдәге яклаучысы Рузил Мингалимов ул кулга алынганнан бирле су эчеп кенә тора, изоляторда ачлык тота дип сөйләде.

XS
SM
MD
LG