Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Улыбыз — террорчы" дигән сүзләр белән килешә алмыйбыз"


Хәлил Мостафин (уртада)

21 сентябрь Русия Югары мәхкәмәсендә "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә гаепләнгән "Уфа егермелеге" мөселманнарының апелляциясе каралды. Мәхкәмә хөкем карарларының барысын да диярлек үзгәрешсез калдырды. Гаепләнүчеләр 10 елдан алып 24 елга кадәр төрмәгә хөкем ителде. Бары Хәлил Мостафинга гына төрмә җәзасы бер елга киметелеп, 21 елга калдырылды. Утырышларның берсендә Азатлык аның әти-әнисе белән сөйләшкән иде.

"Уфа егермелеге"

2018 елның 30 июлендә Рөстәм Латыйпов 8 елга, Радмир Мәкъсүтов һәм Руслан Фәттахов — 10 елга, Фәнис Әхмәтшин һәм Фәрит Мостафаев — 11 елга, Александр Корнев, Урал Якупов — 13 елга, Илгиз Гыймалетдинов, Шамил Шәрипов һәм Ирек Таһиров — 14 елга, Азамат Каюмов — 20 елга, Радик Әхмәтов — 21 елга, Линар Вахитов, Рөстәм Галләмов, Хәлил Мостафин, Артур Сәлимов, Данис Фәйзрахманов һәм Рафаэль Фәттахов — 22 елга, Рөстәм Хәмзин — 23 елга, Ринат Нурлыгаянов — 24 елга кырыс шартлы колониягә хөкем ителде. Күпчелеге 400 мең сумнан 700 мең сумга кадәр штраф җәзасына да тартылды.

Хәлил Мостафин — 1984 елның 19 августында туган, көнчыгыш көрәштә Русия һәм дөнья чемпионы, көнкүреш техникасын ремонтлау остасы

Хәлилнең әти-әнисе Гөлүсә һәм Фәнәви Мостафиннар Уфада яши. Алар улларының апелляция утырышындагы чыгышын, башка ата-аналар кебек, гарнизон мәхкәмәсендә видеотрансляция аша күзәтте. Утырышларның берсенә Миякә районыннан Хәлилнең дусты Илһам да килгән иде, күптән күрмәгән дустын хәзер башкача күрү мөмкинлеге юк ди. "Хәлилне бик яхшы кеше дип кенә языгыз" диде ул, камерага сөйләүдән тыйнак кына баш тартып.

Хәлилнең әтисе Фәнәви әфәндегә җитмеш өч, Гөлүсә ханымга җитмеш яшь. Улы турында аның медаль-грамоталарын күрсәтә-күрсәтә күбрәк Гөлүсә ханым сөйли:

"Безнең улыбыз террорчы түгел"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:41 0:00

— Улыбызны 2015 елның 15 февралендә кулга алдылар. Алдан ФСБлар килеп өйне астын өскә китерделәр: бөтен әйберләрне актардылар, шкафтагы әйберләрне идәнгә ыргытып тараттылар. Без нәрсә эшләргә дә белмичә карап тордык. Шул көнне аны алып киттеләр, ике көннән “беркая да чыгып китмә” дип, шәһәрдән чыкмау турында имза алып, өйгә кайтарып җибәрделәр. Ул вакытта аның тормыш иптәше бар иде, алар икенче фатирда яшәделәр, көн дә хәбәрләшеп тора идек. Бермәлне бернинди дә хәбәре килми башлады, шалтыратмый да безгә. Ул безнең көн дә иртәле-кичле “Әти-әни, хәлләрегез ничек?” дип шалтырата торган иде. Аптыраштык. Киленгә “Хәлил кая, ник шалтыратмый?” дип шалтыратам, “Эштә ул, соң кайтты, фәлән-төгән”, дип безне бер атна билгесезлектә тотты. Ул вакытта аны тоткарлап алып киткән булганнар икән.

Президентларга хатлар да язып карадык, безгә җавап бирмәделәр

Президентларга хатлар да язып карадык, безгә җавап бирмәделәрЙокысыз төннәр яшь аша уза торды. Артыннан йөрдек, карадык, бардык, ФСБлар белән аралаштык - бернинди дә нәтиҗәсе булмады. Президентларга хатлар да язып карадык, безгә җавап бирмәделәр. Бик зур срок - егерме ике ел бирделәр. Алтынчы ел китте инде. Үзебезнең Русия өчен бит ул үзенең көчләрен биреп, күпме нервларын бетереп спортта җиңүләр яулады. Аңа спорттан бернинди ярдәм булмады. Төнге ике булсынмы, өч булсынмы - без үзебез аны озатып җибәрдек, каршы алдык. Шатланып, әлбәттә - ул беркайчан да беренче урын алмыйча кайтмады.

Ул бала ничек террорчы булсын? Ул бит кешеләргә авыр итеп тә эндәшә белми иде

Ул бала ничек террорчы булсын? Ул бит кешеләргә авыр итеп тә эндәшә белми иде, менә миңа мәсәлән ул “Әни, авыр пакет күтәреп йөрмә, нәрсә кирәк - мин сиңа китереп бирермен. Авыр күтәрмәгез, үзегезне саклагыз” ди торган иде. Ул шулкадәр итәгатьле бала иде бит. Бик чиста мөселман баласы ул, бик тәртипле. Тәртипсезлекне яратмады. “Әни, әти” дип кенә торды. Изоляторда алар бик интегеп кенә инде - шартлары юк бит, шулай булса да ай буена калдырмыйча ураза тота ул, намазларын укый. Безнең гаилә аракы эчеп, тәмәке тартып тәртипсез кыланган гаилә түгел, без аны бик итәгатьле итеп үстердек. Бик акыллы булып үсте ул. Өйдәге эшләрне дә “ир бала эше” дип тормады ул, кирәк икән, идән дә юды, кирәк икән, ашарга да пешерде. Хәтта мин чирләгәндә миңа өй токмачы да эшләп куя иде. Мин "бу — террорчы, экстремист" дигән сүзләр белән һич кенә дә риза түгелмен. Кадерле балабызны картайган көнебездә бездән аердылар. Безгә хәзер җитмеш яшь, мин - ун мең, иптәшем унбиш-уналты мең пенсия алабыз, без шушы пенсия акчасыннан аларга передача алып барабыз, безгә еракка барырга бензины да кирәк. Шулай әкрен генә яшибез, өмет итәбез, гаделлек булыр дип уйлыйбыз. Безнең президентыбызның моңа берничек тә реакциясе булмас микәнни? Барыбер өмет итәбез - аларның үзләренең җаннары булса, әти-әни күңеленең нинди икәнен аңласалар, ярдәм итәрләр.

Хәлил Мостафин турында язма
Хәлил Мостафин турында язма

Ә адвокатлар?

—​ Фәнәви әфәнде:

— Алар үзләре куркып йөрделәр.

Гөлүсә ханым:

— Безнең Башкортстанда адвокатлар аларның эшен алырга курыктылар. Берсе дә аларга ярдәм итмәделәр. “Коридорный” адвокатлар булды, бер ярдәмнәре дә тимәде. Менә Югары мәхкәмәгә биргәч, ярый, аллага шөкер, “Мемориал” бар, хокук яклаучылар бар - алар ярдәм итеп торалар, аларны яклыйлар. Ә мондагы адвокатлар безгә берсе дә ярдәм итмәделәр, чөнки курыктылар. Берсе яклап чыгышлар ясый башлагач, аны ФСБлар “шәһәрдән китмәсәң, үзеңне ябабыз” дип шәһәрдән җибәрделәр.

—​ Эш Югары мәхкәмәгә эләккәч, ышанычыгыз арттымы?

— Югары мәхкәмәгә ышанабыз, барыбер балаларга җиңеллек булыр дип уйлыйбыз. Апелляция һәм гаделлек барыбер булырга тиеш. Аларның җаны юкмыни?

Фәнәви әфәнде:

— Безнең улыбызны дөрес хөкем итмәделәр, исбатланган бернинди гаепләре табылмады - корал юк, бернәрсә юк.

Гөлүсә ханым:

— Ислам китапларын урам буйлап таратып йөриләр, аны без дә укыйбыз - шул китаплар өчен егерме ике елга утыртырга буламы?

Фәнәви әфәнде күбрәк күңелле чакларны искә төшерергә ярата:

— Безнең Хәлил балачактан спортка бирелде инде. Тугыз яшендә үзе барып каратэга язылды. Бездән башка, мөстәкыйль рәвештә. Мәктәпне дүртле-бишлегә бетерде. Казанышлары, дипломнары күп булды.

Гөлүсә ханым улының балалар тренеры булып эшләгән чагын да искә алды:

— Ата-аналар аннан бик канәгать иде. Аны бик нык яраталар иде. Спортка җанын биреп эшләде ул. Спортны нык яратты. Ул бала бик тырышып йөрсә дә, хөкүмәтебез бик игътибар итмәде. Дуслары да бик ярата иде, “Хәлил, Хәлил” дип кенә йөриләр иде. Бергә спорт белән шөгыльләнгән кайбер дуслары хакимияттә дә эшли. Ярдәм дигәндә - ярдәм бар, чын дуслары ярдәм итә, “акча күчерәләр, әни” диде Хәлил. Алар арасында чын дуслары да, болай гына дус булып йөргәннәре дә булгандыр инде. Аннан бит мондый хәлгә эләккәч, алар бәлки карьераларын бозудан куркалардыр да. Дуслар гына түгел, туганнар да бит читкәрәк борылдылар. Бернинди гаебе булмаса да, алама итеп күрәләр. Бөтенесе дә аны аңлап бетерми бит.

“Куркыныч элемент буларак шәхсән минем үземнән түгел, ә минем белән контакттан соң ихтимал булган нәтиҗәләрдән куркалар”, дип Хәлил үзе дә туганнарының һәм якыннарының читләшүе белән очрашуын Югары мәхкәмәдәге апелляция утырышындагы соңгы сүзендә искә алды.

Ә гарнизон мәхкәмәсендәге утырыштан кайтышлый Гөлүсә ханым мәхкәмә алдыннан улының төшенә керүен сөйли: “Моңарчы төшемә керми иде. Фатирда алтын бизәкле чаршау эләбез, имеш. Мин элә алмаганын Хәлил элә инде аның, ул матур итеп элеп куяр, дим. Хәлил дә шунда, имеш”. Яхшыга юрый.

“Хизб-ут Тәхрир” фиркасе террористик оешма дип игълан ителгәннән соң, Русиядә бу оешмада катнашуда гаепләнеп кулга алынучылар саны өч йөзгә җитте. Бер җинаять эше тирәсендә гаепләнеп кулга алынучылар үзләрен шәһәрләр исеме белән атый - “Казан унлыгы”, “Салават бишлеге, “Уфа егермелеге” һ.б. “Мемориал” аларны сәяси тоткыннар дип таныды.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя һәм күп кенә илләрдә тыелмаган. Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

фикерләр (8)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG