Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларуста һәлак булган десантчылар турында интернеттагы язмалар өчен 11 кеше тоткарланган


Алар социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда "мәсхәрәләүче һәм мыскыл итүче" сүзләр язган, диелә.

Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Русия хәрби хезмәткәрләренең Беларустагы хәрби күнегүләр вакытында һәлак булуы белән бәйле "әхлаксыз" комментарлар язган өчен Беларуста 11 кешене тоткарлап вакытлыча тотылу изоляторларына утыртканнар.

Алар социаль дошманлык һәм ызгыш тудыруга бәйле җинаять эшендә шикләнелүчеләр булып тора дип хәбәр ителгән Беларус эчке эшләр министрлыгының Telegram-каналында.

Беларусның Оешкан җинаятьчелек һәм коррупция белән көрәш баш идарәсе 50дән артык кешене тапкан, алар "мәсхәрәләүче һәм мыскыл итүче сүзләр язган" диелә.

Кайберләре "АКШ, Польша, Литвада булган килеш әхлаксыз сүзләр язуын дәвам итә" дигән ведомство.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, бу комментарларны язучылар экстремист Telegram-каналларның язылучылары булган. "Нигездә бу – тормышта үз урыннарын тапмаган шәхесләр: эшләмәүчеләр, хроник сәрхушләр, элегрәк хөкем ителгәннәр", дип белдергәннәр Эчке эшләр министрлыгында.

12 ноябрьдә Беларусның Гродно шәһәре янындагы хәрби полигонга төшеп утырган вакытта ике Русия хәрби хезмәткәре һәлак булган иде. Кинәт көчле җил чыгу аркасында аларның парашютлары бәрелешкән. Хәрбиләрнең берсе икесен дә коткарырга һәм үзенең запастагы парашютын кулланырга теләгән. Әмма биеклек җитмәү сәбәпле парашют системы эшләп китәргә җитешмәгән. Җиргә килеп төшкәннән соң десантчыларны күпсанлы җәрәхәтләр белән һоспитальгә озатканнар, әмма коткарып кала алмаганнар.

Беларуста хәрби күнегүләр вакытында үлгән десантчылар арасында Уфадан 36 яшьлек Руслан Смирнов та булган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG