Accessibility links

Кайнар хәбәр

Индус Таһиров татар конгрессына альтернатив җанисәп уздырырга тәкъдим итте


Индус Таһиров
Индус Таһиров

Тарихчы сүзләренчә, бу дөньяда күпме татар яшәвен белергә мөмкинлек бирәчәк.

Дөнья татар конгрессына альтернатив җанисәп оештырырга тәкъдим ителде. Әлеге фикер белән галим Индус Таһиров конгрессның Милли шура утырышында чыкты.

"Безгә үзебезгә җанисәпне башкарырга кирәк. Моның мисалын Самар татарлары күрсәтте. Аларның исәпләве буенча, ике җанисәп арасында татарларның саны 30 мең кешегә арткан. Ә башка урыннарда ничек? Без дөрес санны ала алабызмы? Дөнья татар оешмаларына үз-үзләрен санап чыгу кирәк. Шуннан соң гына без биш миллионмы, җидеме, унмы булуыбызны әйтә алабыз. Бәлки татар халкы 15 миллиондыр? Кайберәүләр Әфганстанда бер миллион татар бар дип әйтә. Бармы-юкмы, кем белә аны? Әгәр дә бу эшне чын-чынлап конгресс җитәкчелегендә башкарып чыга алсак, без, мисал өчен, 15 миллионлы татар халкы дип әйтә алыр идек. Бүген аны әйтә алмыйбыз. Минемчә, конгресс моны башкарырга тиеш. Безгә аны планга кертергә кирәк", диде ул.

Әлеге утырышта Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев татарлар саны сигез миллион дип атады.

Моңа кадәр Самар шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Ленар Сабиров үз җанисәпләрен уздыруы турында сөйләгән иде. Шәһәрнең һәрбер микрорайонында аерым актив төркемнәр булдырып, татарларны санап чыгарганнар.

Милли шура утырышында дөнья татар конгрессының 2021 елына нәтиҗә ясалды һәм киләсе елга план тәкъдим ителде. 2022 елда барлыгы 400 пункттан торган эш башкарып чыгарга җыеналар. Шулай ук киләсе елның июль азагы – август башында татар конгрессының VIII Корылтае узачак. 2022 ел "Без бергә! Безнең көч - бердәмлектә!" шигаре астында узачак дип игълан ителде.

Җанисәп 2021

Русиядә җанисәп 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр узды. Бу чараны оештырган Росстат белдерүенчә, беренче нәтиҗәләр 2022 елның гыйнварында игълан ителәчәк. Аннан соң акрынлап башка мәгълүмат өстәлә барачак. Милләтләр турында мәгълүмат 2022 елның октябрендә көтелә.

Җанисәп анкеталарында кешеләр үзләре теләгән милләт вәкиле булып языла алды. Бу җанисәптә беренче мәртәбә бер кешегә берничә милләтне күрсәтергә мөмкинлек бирелде.

2021 елгы җанисәп нәтиҗәләре нигезендә төбәкләр һәм аерым торак пунктлар турында демографик, социаль һәм икътисади белешмәләр, шулай ук илнең төрле төбәкләрендә яшәүчеләрнең тормыш шартлары турындагы мәгълүмат җыелып гомумиләштереләчәк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG