Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара урыс соборы Казанда 34% урыс баласының татар телен сайлау хәбәрен тикшерүне сорый


Халыкара урыс соборы утырышы, архив фотосы
Халыкара урыс соборы утырышы, архив фотосы

Оешма Казан мэрыннан бу мәгълүматны җиткергән Казан мәгариф идарәсе башлыгына да бәя бирүне сорый.

Халыкара урыс соборының хокук яклау үзәге Казан мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризвановның Казан мәктәпләрендә урыс балаларының 34%-ы туган тел буларак татар телен өйрәнүе турында сүзләре уңаеннан борчылу белдерде. Бу хакта оешма "Интерфакс"ка юллаган белдерүдә әйтелә.

— Әлеге мәгълүматлар ачык төстә чынга охшамаган һәм Татарстанның урыс җәмгыятен мыскыллый, халыкара киеренкелек тудыра, — диелә хокук яклау үзәгенең белдерүендә.

Моннан тыш оешма Ризвановның "34% урыс балаларының татар телен сайлавы куандыра", "урыс телен 17% татар баласы сайлавы сораулар тудыра, бу юнәлештә эшне дәвам итү кирәк" дип янәсе әйтелгән сүзләрне ошатмаган. Хокук яклау үзәге моннан "урыс балаларының татар телен сайлау уңай күренеш, татар балаларының урыс телен сайлау проблемлы күренеш" дигән нәтиҗә чыга, дип белдерә.

Мондый риториканы Халыкара урыс соборы вәкилләре "дерусификация кушылган" украин түрәләре өчен хас дип атый. Казанны исә алар үз белдерүендә "күпчелек урыслар тәшкил иткән шәһәр" дип бәяли.

Оешма вәкилләре Русия мәгариф министрлыгыннан Казан укучыларының телләр сайлавын аерым тикшерергә сорый. Моннан тыш алар Казан мэры Илсур Метшинга Ирек Ризвановның вазифасына туры килүенә бәйле ачык бәя бирергә тәкъдим итәләр.

30 ноябрь көнне Казан башкарма комитетының туган телләр елы йомгакларына багышланган киңәшмәдә Казан мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов 2021-2022 уку елында балаларның туган тел сайлавы турында статистика китерде. Аның сүзләренчә, быел Казанда татар телен туган тел буларак укучыларның 55,45%-ы укый. 44,07% укучы туган тел булып урыс телен сайлаган.

Статистикага күрә, татар балаларының 83%-ы татар телен сайлаган, 17%-ы исә урыс телен укый. Урыс балалары арасында 34% татар телен, 66% урыс телен өйрәнә, дип сөйләде Ризванов.

2018 елдан бирле мәктәпләрдә туган телләр гариза нигезендә генә укытыла. Татарстан мәктәпләрендә туган тел һәм әдәбият дәресләре уртача 2-3 сәгать күләмендә укытыла.

Халыкара урыс соборы – 1993 елда оешкан халыкара иҗтимагый оешма. Ул Урыс православ чиркәве канаты астында эшли. Аның башлыгы вазифасын Русия патриархы үти.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG