Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда быел мәктәп укучыларының 55 проценты татар телен сайлаган


Татар теле дәресе, архив фотосы
Татар теле дәресе, архив фотосы

Татар балаларының 17%-ы туган тел буларак урыс телен сайлаган.

Казан мәктәпләрендә 2021-2022 уку елында татар телен туган тел буларак укучыларның 55,45%-ы укый. 44,07% укучы туган тел булып урыс телен сайлаган. Бу хакта Казан башкарма комитетының туган телләр елы йомгакларына багышланган киңәшмәдә Казан мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов белдерде.

Татар телен барлыгы 82,4 мең укучы өйрәнсә, урыс телен туган тел буларак 65,5 мең укучы укый. 695 укучы (0,48%) туган тел дәресләрендә башка телләрне өйрәнә, дип сөйләде Ризванов.

Статистикага күрә, татар балаларының 83%-ы татар телен сайлаган, 17%-ы исә урыс телен укый. Урыс балалары арасында 34% татар телен, 66% урыс телен өйрәнә.

Казанда туган тел буларак татар телен өйрәнүчеләр проценты кими бара. 2017-2018 елларда 65,19 процент (78,8 мең кеше) ата-ана туган тел дәресе буларак татар телен, 34,26 процент (41,4 мең кеше) урыс телен сайлаган. 2019-2020 уку елларында – 61 процент бала татар телен туган тел итеп сайлаган булса, урыс телен 39 процент укыган. 2020-2021 елларда бу саннар – 59 һәм 41 процент.

2018 елдан бирле мәктәпләрдә туган телләр гариза нигезендә укытыла. Татарстан мәктәпләрендә туган тел һәм әдәбият дәресләрее уртача 2-3 сәгать күләмендә укытыла.

Русиядә милли телләрне мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе 2017 елның җәендә Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң кискенләште. Шул ук елның көзендә Русия прокуратурасы Татарстан мәктәпләрен тикшерә башлады, мәктәп мөдирләре белән аерым сөйләшүләр үткәрде. Шуннан соң милли телләр ихтыяри, бары тик "туган тел" дәресе кысаларында гына укытыла башлады. 2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.

2020-2021 уку елында татар теле һәм әдәбиятын Татарстан укучыларының 65 проценты өйрәнгән. Республика мәгариф системында 3525 туган тел (урыс теле түгел) һәм әдәбият укытучысы эшли, шуларның 3,4 меңе – татар теле мөгаллиме.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG