Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Зачем мне ваш татарский?!" Татар телен ихтыярига калдыруга 4 ел


Иллюстратив фото

Ихтыярига калдырылган татар теленә игътибарны арттыру җиңел түгел, барыбер балалар җәмгыятьтә татар теленә карата тискәре мөнәсәбәтне белә, сизә, телгә мәхәббәт уяту авыр. Бу хакта татар теле укытучылары әйтә.

Русия прокуратурасының мәктәпләрдә тикшерүләр уздырып, Татарстан балаларга татар телен канунсыз укытып ята дип белдерүенә 4 ел тулды. Бу вакыйгалар Русиянең башка милли төбәкләрендә дә барды, әмма бары Татарстанда гына прокуратура зур җинаятьне фаш иткән кебек эш итте. Җәмгыятьтә бу көчле ризасызлык уятты. Халык басымы белән — монда төрледән-төрле видео мөрәҗәгатьләр, мәйданнарга чыгып "Туган тел"не җырлау, Татарстан Дәүләт шурасы каршында яшьләрнең депутатларга "Әлифба" китапларын таратуы да керә — республика хакимияте дә федераль үзәккә сүзен җиткерергә тырышты. Ахыр чиктә Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков кырт кисте: татар теле мәҗбүри укытылмаячак, дәресләргә атнасына 3 сәгать вакыт аерыла, ә татар телен яклап ризасызлык белдерүләр экстремизмга тиңләнәчәк. Татар теле, татар әдәбияты төшенчәсе юкка чыкты, кулланышка "туган тел" төшенчәсе кереп китте.

Беренче елларда татар телен туган тел итеп сайлаучылар күп диелде. Хакимият шуның белән тынычландырды, бу аңлашыла да: татар телен уку күнегелгән, аннары татар теле өчен көрәш тә кешеләрдә татар телен укыйм дигән дулкынны уятты. Бу башта протест булды һәм әлегәчә инерция белән шулай дәвам итә дә.

2020-2021 уку елында республикада татар телен туган тел буларак 286,3 мең бала укыган, 144,4 мең бала— рус телен. Бу саннарны 25 ноябрьдә Татарстан депутатлары каршында чыгыш ясаган Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин яңгыратты. Түрәләр киләсе елда балалар дәүләт татар теле һәм дәүләт татар әдәбияты дәресләренә йөри башлачак дип тә әйтте. Әмма бу да сайланачак, ул мәҗбүри түгел. Ата-аналарга йә туган телне (анда татар, рус, башкорт, чуаш, удмурт һәм башка телләр керә), йә дәүләт татар теле дип сайлау мөмкинлеге туачак. Әмма икесен бергә уку каралмаган. Дәресләр саны исә мәктәп сайлаган програм нигезендә булачак.

Күп очракта туган тел итеп татар телен сайлаучыларның кинәт кимемәве татар теле укытучыларының һәм мәктәп мөдирләренең абруена бәйле. Укучылар, аларның ата-аналары белән туган тел буларак татар телен сайлауның әлегәчә бернинди дә дәүләт стратегиясе юк. Ничек бар, шулай дәвам итә. Ә шул ук вакытта татар укытучылары телгә мәхәббәт уятырга да, балаларга белем бирергә дә тиеш. Таләп кимемәде.

Казандагы 180нче гимназиянең татар теле укытучысы Заһир Хәсәнов, мөгалимнәр татар теле тирәсендәге вазгыятьне тынычрак кабул итә башлады, дип аңлатты Азатлыкка. Укытучылар бернинди дә уңай якка үзгәрешләр булачагына ышанмый, кечкенә хезмәт хакына эшләп тә, алар әле һөнәрләренә тугры калырга тырыша, ди ул.

Заһир Хәсәнов
Заһир Хәсәнов

— Татар телен укыту тискәре якка бара, мәҗбүри булганда караш башка иде. Ихтыярига калдыргач, бу үзен сиздерә. Укытучыларга авыр. Мин инглиз телен дә укытам, анда балалар белән бернинди проблем юк, билге өчен укыйлар. Татар теле дәресенә керәсең дә, балалар вакыт уздырыр өчен утырам дигән кыяфәт белән утыра. Әле ул аны тел белән дә әйтә. Дустым бу төркемдә булгач, монда кердем, әмма укыйсым килми дия ала. Укытучыларның кәефе шундый гына.

Хакимият нишли — әйтә алмыйм. Әмма татар телен инкарь итми, бусы да яхшы. Рус телле балалар өчен "Сәлам" кебек дәреслекләр бар, аның кебек дәрәҗәдә кызыклы, шәһәр балаларын кызыксындырырлык дәреслекләрне күргәнем булмады. Татар телле балалар читтә кала. Алар рус телле балалар өчен әзерләнгән дәреслекләрне куллана. Бу артка чигенеш дип саныйм, - дип фикерләре белән уртаклаша Хәсәнов.

Мөгаллим татар телен куллануны мәктәпләргә генә кайтарып калдыру дөрес түгел дип саный. Татар телен уку кирәк дигән фикер булган очракта гына ата-аналарда, балаларда мотивация туачак. "Татар — практик халык, алар, теге яки бу эш файда китерми икән, аннан баш тарта", дип аңлата.

Хәсәнов атнасына 27 сәгать укыта, шуларның 6 сәгате – татар теле. Моннан кергән хезмәт хакы белән яшәп булмый, репетиторлык, тәрҗемә эшләре белән шөгыльләнергә туры килә, ди ул.

Күп очракта татар теле укытучылары — үз эшләренең фанатлары

— Күп очракта татар теле укытучылары — үз эшләренең фанатлары, алар туган телгә ихтирам, мәхәббәт аркасында эшкә йөри. Энтузиазм. Әмма бу озак дәвам итә алмый. Дәүләт күбрәк милли мәгариф өлкәсендәге заманча проектларга игътибар итсә иде. Мәсәлән, Татар теле комиссиясе бар. Укытучылар, укучылар өчен төгәл нинди эшләр башкарылды — белмим, - ди ул.

"СолНЦе" һәм башка хосусый мәктәпләрдә татар телен укыткан Ләйсән Гәрәева, киресенчә, соңгы елларда дәүләт тарафыннан татар теле, укытучылар өчен мөһим чаралар шактый дип саный. Ул монда "ШаянТВ" проектының тормышка ашуын да, интернетта эчтәлекле видеороликлар барлыкка килүен дә, укытучыларга кирәкле мәгълүмат тупланган порталлар булуын да атады. "Телләр елы булганга да, телгә игътибар зур булды, бу безгә, укытучыларга татар теленең абруе бар дигәнне аңлатырга җиңелрәк булды", дип аңлата ул.

Ләйсән Гәрәева
Ләйсән Гәрәева

— Дәүләт кул кушырып утыра дип санамыйм, киресенчә, Русия масштабларында карасаң, Татарстан бу теманы даими күтәреп тора. Республика җитәкчелеге дә борчыла. Әлегә аларның эш нәтиҗәсе күренмәскә дә мөмкин, еллар күрсәтер. Әмма укытучыларның, дәүләтнең, татар теленең абруен күтәрү — дәүләт эше. Безнең укытучыларның гына моңа көче җитми.

Татар телен укыту җиңел түгел. Балалар арасында "Зачем мне ваш татарский?!" дип курыкмыйча әйтүчеләр саны артты. Алар аны җәмгыятьтәге фикерләрне сеңдерү нәтиҗәсендә җиткерә. Бүген иң кадерле нәрсә — вакыт. Вакытны сарыф итәбез дип әйтәләр. Һәм көн саен, һәр дәрес — көрәш. Ни өчен татар теле кирәк икәнен аңлату белән йә башлана, йә тәмамлана. Кемдер укый, кемдер демонстартив рәвештә рәсем ясарга мөмкин. Моның барысын да уйласаң, тискәре якны сеңдереп барсаң, эшләп булмый. Авыр, - ди Ләйсән Гәрәева.

Ләйсән "татар теленең әлеге булган дәрәҗәсен булса да саклап калырга кирәк, чөнки зурга өмет итәрлек самимилек чорым узды", дип әйтә. Татар теле укытучылары арасында грантлар булдыру, хезмәт хакы коэффициентын арттыру, төрле көчле укытучылар белән тәҗрибәләр уртаклашу мөһим дип саный ул.

Аерым татар укытучыларын туплап, яңа вазгыятьтә татар телен укытуның заманча ысулларына өйрәтү, мөгаллимнәргә дә эшләргә стимул табу кебек җыеннар әлегә дәүләт тарафыннан системга салынмады. Бу эшне Казан муниципалитеты белән "Унбер" лицее башлады. "Татар телен укытуда заманча һәм нәтиҗәле ысуллар" дип исемләнгән ике семинар узды, анда Казанның 250ләп татар теле укытучысы катнаша. Казанның мәгариф бүлеге мәгълүматына караганда, тагын бер семинар узарга тиеш.

Әлегәчә Татарстан мәктәпләрендә татар теле укытучылары, татар теленә карата балаларның, ата-аналарның мөнәсәбәте турында киң социологик тикшеренү булмады. Шулай да быел Казанда татар мәктәпләре, балалар бакчаларындагы хәлләрне өйрәнү башлаган. Бу эш Казан мэриясе соравы белән башкарыла.

Әлегә нәтиҗәләр ясарга иртәрәк, шулай да укытучылар белән ясаган интервьюларга караганда, мөгалимнәрнең хәле төрле мәктәпләрдә төрлечә дип әйтә тикшеренүчеләр.

Алар әйтүенчә, мәктәп мәктәптән аерыла, татар мәктәпләрендә татар теле белән мәсьәлә ничек бар, шулай калган. Сәгатьләр киметелмәгән, укытучыларга мөнәсәбәт уңай. Моны татар мөгаллимнәре үзләре әйтә. Аларга белгеч, кеше буларак ихтирам белән карыйлар. Башкалар да аларны кешелекле, балаларга мәрхәмәтле дип билгелиләр. Башка мәктәпләрдә исә хәлләр башкача, татар теле укытучыларына мөнәсәбәт тискәре якка үзгәрде.

Яңа дәреслекләр барлыкка килде һәм укытучыларга телне укытканда иреклек бирелгән. Мәсәлән, дәреслекләр, методиканы үзләре сайлый ала, төрле материаллар куллана алалар.

Телне өйрәнүдә мотивация кимеде, әмма бу коточкыч хәлләр дип әйтерлек түгел.

Укытучылар дәреслекләрдәге текстлар иске, заманча түгел, тел һәм әдәбият бер-берсен тулыландырмый, шәһәр темасы юк, авыл, фольклор артык күп дип әйттеләр.

Татар теленә басым. 2017 ел

  • 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады
  • 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады
  • 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде. Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде
  • 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды
  • 11 сентябрь Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып документлар җибәрде.
  • 15 сентябрь Татар ата-аналары Русия президеты Путинга Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп ачык хат юллады​. Бу хатка меңнән артык имза җыелды
  • 20 сентябрь Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Татарстан ата-аналарыннан мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калу турында бернинди хат та алмауларын белдерде
  • 21 сентябрь Татар язучылары Татарстанда телләр балансын бозмауны, республика мәгариф министрына Русия һәм Татарстан кануннары кысаларында үз вәкаләтләрен башкарырга рөхсәт бирүне сорап мөрәҗәгать юллады
  • 2 октябрь Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты
  • 17 октябрь милли мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең "Мәгариф" берлеге татар теленнән баш тартмауны сорап, ата-аналарга мөрәҗәгать чыгарды
  • 22 октябрь Миңнехановның социаль челтәрдәге битләренә татар теле язмышы турында сораулар, аны саклап калу хакында ялварулар агылды
  • 23 октябрь Бөтендөнья татар конгрессы татар теленең дәүләт статусын сакларга чакырып белдерү бастырды​
  • 24 октябрь Татар теле укытучылары татар телен яклауны сорап Татарстан депутатларына мөрәҗәгать итте
  • 24 октябрь Татар җырчылары телне яклап Казанда флешмоб оештырды
  • 24 октябрь Казанда узган киңәшмә​дә "компромисс вариант" тәкъдим ителде: татар телен 1-9нчы сыйныфта мәҗбүри, 10-11дә ихтыяри итү​
  • 26 октябрь Татарстан ​Дәүләт шурасы утырышында ана телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе күтәрелде
  • 27 октябрь татар теле укытучыларын эштән алу турында хәбәрләр килә башлады
  • 5 ноябрь Татарстан прокуратурасы Татарстан мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән яңа укыту планын да ("компромисс вариант") канунсыз дип кире кагарга таләп итте
  • 8 ноябрь Татарстан парламенты утырышында Мәскәү белән компромисска ирешү –​татар телен дәүләт теле буларак атнасына ике сәгать калдыру турында әйтелде
  • 24 ноябрь Путинның Идел буендагы вәкиле Михаил Бабич Казанга килгәч, республика дәүләт телен өйрәнүгә ике сәгатькә кадәр вакыт бирү мөмкинлеге каралган методик күрсәтмәләр әзерләнүе турында әйтте.
  • 29 ноябрь Дәүләт шурасы утырышында Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков татар теленең бары тик ихтыяри укытылачагын белдерде.
  • 4 декабрь Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттаховның вазифасыннан китүе, аның урынына Дәүләт шурасы депутаты Рәфис Борһановның билгеләнүе хәбәр ителде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (11)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG