Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәктәпләрдә татар телен сайлаучылар кими бара. Нишләргә?


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Белгечләр фикеренчә, берничә елдан Татарстан мәктәпләрендә татар телен сайлаучылар кимергә мөмкин. Кешеләрнең миңа татар теле ни өчен кирәк, ул миңа, балама нинди өстенлекләр бирә дигән сорауларга җавабы булмыйча татар теленә игътибар артмаячак. Белгечләр берничә ысул тәкъдим итә.

2017 елда тел низагы башланганда түрәләр туган тел итеп татар телен сайлаучылар күп дип әйтте. Татарстанда татар телен туган тел итеп сайлаучылар саны 70ләп процент иде. Яхшы һәм матур сан. Әмма ул вакытта мондый санның булуы табигый иде. Татарстанда татар теле өчен көрәш куәтле барды, җәмәгатьчелек республика депутатларын уята алды, хакимияткә тәэсир итә алды. Халыкта, телне ничек тә кыссагыз да, без аны барыбер укыячакбыз дигән фикер яшәде. Тик мондый каршылык озакка сузыла алмый. Татарның да, хәер, башка милләт кешеләренең дә бу мәсьәләгә практик карашы өстенлек итә башлый. Татар теле – туган телем, шуңа татар мәктәпләренә бирәбез, татар теле – нәселем теле, шуңа без мәктәптә татар телен сайлыйбыз дип фикер йөртүчеләр саны артмый. Мохит рус телле, бар җирдә дә рус теленә өстенлек бирелә, рус теленнән БДИ бирәсе бар, югары уку йортына керәсе, кеше буласы бар, ә татар телен өйдә дә сөйләшәбез, әле инглиз теле бар, аны өйрәнү файдалырак, аңа күбрәк игътибар бирик һәм башкалар. Сәбәпләр исемлеген әллә никадәр дәвам итәргә мөмкин. Моның өстенә әле татар теле, милли мәгариф темасы артык сәясиләштерелгәнгә күрә ата-аналарда рус телен уку хәерлерәк, татар теле барыбер бетәчәк дигән фикер дә өстәлде.

2018 елдан бирле мәктәпләрдә туган телләр гариза нигезендә укытыла. Хакимият Татарстан буйлап туган тел буларак татар телен сайлаучылар саннары турында сөйләргә яратмый. 2017 елдагы тел низагыннан соң нинди динамика күзәтелүен шул саннар күрсәтер иде. Әмма без Казан шәһәре буйлап тенденция кая таба барганын күрә алабыз. 2017-2018 елларда 65,19 процент (78 816 кеше) ата-ана туган тел дәресе буларак татар телен, 34,26 процент (41 416 кеше) рус телен сайлаган. 2019-2020 уку елларында – 61 процент бала татар телен туган тел итеп сайлаган булса, рус телен 39 процент укыган. 2020-2021 елларда бу саннар – 59 һәм 41 процент. Әмма белгечләр, моны артык күпертелгән саннар дип саный һәм туган телне татар теле итеп сайлаучыларның зур өлеше татар теле рус телле балалар өчен укытыла торган програмны сайлый. Ягъни чатнатып татарча сөйләшүче балалар өчен дә ата-аналар җиңеләйтелгән програмны сайлый. Татар мәктәпләрендә исә татар телле балалар өчен програм нигезендә укыйлар. Әмма бу башка тема. Бүген без ни өчен рус мәктәпләрендә татар телен туган тел итеп сайлаучылар кими барганы, ата-аналар белән нинди эш алып барылуы турында сөйләшик.

Иң тәүдә гап-гади мәктәптә балаларын укыткан ике әни фикерен тыңлыйк. "Ритм" лицее Азино бистәсендә урнашкан, якынча 1300 бала укый. Бу – рус телендә белем бирә торган уку йорты.

Айгөл Тимербулатова – өч бала әнисе. Олы кызы 2нче сыйныфта белем ала. "Баламны татар мәктәбенә йөртер идем, әмма якын тирәдә юк алар. Нәрсә бар шуны сайладым", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Айгөл Тимербулатова
Айгөл Тимербулатова

— Мәктәп рус телле булгач, кимендә мин ана буларак балама татар телен туган тел итеп сайлый алдым һәм шуңа сөенәм. Сыйныфта 32 бала укый, шуларның 20се татар телен сайлады. Ата-аналар җыелышлары булды, татар теленә бирегез дип киңәш иттеләр, чөнки укытучы көчле, аның дәресләрендә кызык диделәр. Алай дип кыстамасалар да, барыбер татар телен сайлар идем. Кызым яратып укый, чыннан да кызык аңа. Әле рус телен сайлаучылар төркеменнән тагын өч кызны үзе артыннан ияртте. Сөйли дә илһамланып, дуслары да кызыга. Рус телен үзләштерүенә комачаулый дип уйламыйм, киресенчә, баш мие тизрәк эшли баланың. Рус телен сайлаган булсак, көн саен рус телен укыр идек. Бала арый бит ул, киресенчә, нәфрәт тудыра ала. Ә татар телендә алар башка дөньяга чума. Үкенмибез. Төркемдә бала да аз булгач, һәрберсенә укытучының игътибары тия, - дип сөйләде Айгөл.

Дөрес, "Ритм" лицеенда, татар телле балалар өчен аерым төркемнәр юк, татарча ярыйсы белүчеләр дә, начар белүчеләр дә – барысы да бер програм нигезендә укый. Айгөл һичьюгы сөйләм теле үзләштерелсә, хәерле дип саный.

Шул ук мәктәптә баласын укыткан Ләйсән Чанышеваның фикере башка. Аның ике баласы "Ритм" лицеенда белем ала. Берсе 7нче сыйныфта, кечкенәсе – 2нче сыйныфта белем ала. Олысы башлангыч сыйныфларда татар телен укыган, "әмма бу кирәксез тәҗрибә" иде дип сөйләде Азатлыкка Ләйсән. Ике баласы да хәзер туган тел буларак рус телен укый. "Бу уйлап ясалган адым", дип аңлата әни кеше.

Ләйсән Чанышева
Ләйсән Чанышева

— Мин дә, ирем дә татарчаны яхшы беләбез, татар авылларында үстек. Олы балам 1-4нче сыйныфларда татар телен укыды, әмма 4 ел дәвамында аның өчен өй эшләрен үзем эшләдем. Уку програмы миңа - татар авылында туып-үскән кешегә дә катлаулы иде. Мәгънәсез вакыт уздыру кебек кабул иттем, белем бирелми иде. Моннан тыш балаларыбызның рус теленнән надан булып калуларын теләмәдек. Кайбер кешеләр белән аралашабыз, шыр хаталы язалар. Безнең лицейда балаларга рус, инглиз, алман телләре укытыла, әле татар теле дә өстәлсә, бала башында ботка барлыкка киләчәк. Кирәкми дидек. Атнасына 6 дәрес рус теле керүе хәерлерәк. Әле БДИ бирәсе бар. Татар теленнән БДИны да бирдертәләр, бу да өстәмә эш, стресс. Бала үзе теләсә, өйрәнер телне. Әмма әлегә мине татар төркеменә күчерегез дигәне булмады, күчермәс тә идем.

7нче сыйныфта 35 бала укый, бары тик 7-8 бала гына татар телен туган тел буларак өйрәнә. Бәләкәй кызым укый торган 2нче сыйныфта 37 бала белем ала. Ел башында татар телен туган тел итеп сайлаучылар 8-9 бала иде, берничәсе рус төркеменә күчте, - дип сөйләде ул.

Озак еллар дәвамында Казан мәгариф идарәсендә эшләүче, милли мәгариф белгече, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәре Марат Лотфуллин татар телен сайлаучылар кимүе табигый хәл дип саный. Ата-аналар белән эшләү туктаса, татар теленә игътибар кимесә, бу тискәре тенденция дәвам итәчәк, ди ул, әмма ФГОСка үзгәрешләр кертелүе (Татарстан аны кабул итсә, 2022 елда татар теле рус балалары өчен дәүләт теле буларак укытыла башлаячак - ред.) бу хәлне туктата алыр дигән өметтә. Аның фикеренчә, мәктәпләр җитәкчелеге авыр хәлдә, алар татар телен сайлаттыра алмый, чөнки прокуратура күзәтүен туктатмый.

Марат Лотфуллин
Марат Лотфуллин

— Мәктәп мөдирләре, укытучылары татар телен өчен агитация бик тә алып барыр иде, әмма җыелышлардан соң прокуратура татар телен сайлаган ата-анадан "Сезгә басым булдымы?" дип сорый ала. Шуннан бетте-китте. Шуңа күрә ата-аналар белән башкача эшләргә кирәк. Мәсәлән, Татарстан президенты каршындагы Татар теле комиссиясе бар, аны мәртәбәле Марат Әхмәтов җитәкли. Әлегәчә татар телен сайлау мәсьәләсендә ата-аналар белән системлы эш күренми. Кайда матбугатта аңлату эшләре? Берничә тел белү мөһим дип сөйләп торуы да күренми. Моның белән бергә татар теленнән заманча фикерли торган, татар теленә мәхәббәт тә уятырлык, нәтиҗәле белем дә бирә торган укытучыларны әзерләү, методиканы яхшырту эшләре туктамаска тиеш, - дип сөйләде Марат Лотфуллин.

Белгеч фикеренчә, рус телле мәктәпләрдә зур проблемнарның берсе – сыйныфларны икегә генә бүлү. Ягъни туган тел икән, йә рус теле, йә татар теле. Әмма чынлыкта татар теле тагын ике төркемгә бүленергә тиеш: рус телле балалар өчен һәм татар телле балалар өчен. "Бу бүленеш бетеп бара. Мин бу мәсьәләне Татарстан Дәүләт шурасында күтәреп карадым, әмма аңа игътибар итүче булмады", ди ул.

Казанның быел ачылган "Унбер" лицее мөдире Алмаз Хәмидуллин җитәкләгән мәктәптә 929 бала белем ала, 60 процент тирәсе бала туган тел итеп татар телен сайлаган.

Алмаз Хәмидуллин
Алмаз Хәмидуллин

— Ата-аналар белән аралашканда татар теле дәресләреннән тискәре хис калулары турында әйттеләр: кызыксыз укыталар, авыр, катлаулы програм һәм башкалар. Безнең башкача ысул, башкача караш дип аңлаттык, күбесе күнде. Бездә чыннан да татар теленнән шәп укытучылар эшли башлады. Казанда яшь һәм көчле белгечләрне табу авыр. Беләсезме, сентябрьдә рус теле төркеменнән татар теленә күчүчеләр күзәтелде. Балалар сыйныфташларының татар теле дәресеннән куанып чыкканын күрә дә, мин дә күчәм дип әти-әниләреннән гаризаны кире яздыртты. Октябрь-ноябрь айларында бу сан тагын үсәр дип өметләнәм. Укытучылардан һәм заманча методика, китаплар, әсбаплардан да тора. Ул вакытта ата-аналар белән аерым эшләү дә кирәкмәячәк, - дигән фикердә мәктәп мөдире.

Казанның "Адымнар" мәктәбенең полилингваль өлешендә бөтен балалар татар телен тирәнтен укый (атнасына 5 сәгать), ә билингваль өлешендә (татар теле дәресләренең програмын мәктәп үзе сайлый) ул туган тел кысаларында укытылмый, рус балалары татар телен дәүләт теле буларак өйрәнә, татар баласы исә програм нигезендә 3 сәгать укый. Тагын бер сәгать туган тел буларак аны сайлый ала. Мәктәп мөдире Айдар Шәмсетдинов, бу өлештә мәктәп җитәкчелеге игътибар белән эшләргә туры килә, дип аңлатты Азатлыкка. Ул ата-аналар белән эшләү мөһим, ди.

Айдар Шәмсетдинов
Айдар Шәмсетдинов

— Бездә әлегәчә туган тел итеп татар телен сайлыйлар, принципиаль кешеләр табыла, алар өчен бер сәгать рус теле укытыла, без моңа каршы килә алмыйбыз. Тирәнтен инглиз телен өйрәнүче сыйныфлар бар, алар күп түгел, анда татар теле мәҗбүри түгел. Баламны сездә укытасым килә дип килүче һәр ата-анага мәктәп концепциясен аңлатам, татар теленә игътибар бирелгәнен кат-кат аңлатам, тәрбия дә татарча икәнен сөйлим. Риза булучылар укый. 3600 бала икән бездә, 3500е татар телен туган тел итеп сайлаган яки дәүләт теле буларак укый.

Системлы эш барса, туган тел итеп сайлаучылар саны кимемәячәк

Рус балалары арасында да татар телен туган тел итеп сайлаучылар бар. Ата-аналар ризасызлык күрсәтә икән, аның аңлату чаралары җитәрлек. Миңа калса, системлы эш барса, туган тел итеп сайлаучылар саны кимемәячәк. Мәктәпләр эшләсен, уңышлы эшләсен, җөйләр, таплар эзләргә кирәкми. Мәктәп – ул зур механизм, балалар белән эшләү иҗади процесс, - диде ул.

2017 елдан соң әлегә татар теленең торышы турында фундаменталь тикшерүләр, фәнни хезмәтләр башкарылмады. Шулай да Тарих институты шушы көннәрдә Татарстанның кайбер районнар, шәһәрләрендә мәктәпләрдә татар теленең торышы, шулай ук мәктәпләрдә татар теленең сайланышы, уку-укыту мәсьәләсе тикшереләчәк 6 шәһәр, 6 район җирлеге сайлап алынган. Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәре, социологик фәннәр докторы Гөлнара Габдрахманова, түрәләрнең саннарына, статистикасына ышанырга ярамый, ди. "Әлегә фундаменталь социологик тикшеренү уздырылмаган булса да, туган телне татар теле дип сайлаучылар саны кимү ягына бара", дип әйтә Габдрахманова.

Гөлнара Габдрахманова
Гөлнара Габдрахманова

— Казанны гына алсак, саннар кими, бу алга таба да дәвам итәчәк. Бу саннар да чынында чынбарлыкны күрсәтә дигәнне аңлатмый. Рус телен туган тел буларак сайлаган очракта да, татар телен сайлаганда да бу әле дәресләрдә сыйфатлы белем бирелә дигән сүз түгел. Рус телендә туган тел дәресендә ниләр укытырга дигән проблем бар. Татар теле дәресләрендә күп очракта бию-җырга кала бара, кайбер дәресләрдә башка фәннәргә БДИга әзерләнәләр. Формаль татар теле дәресе бар, ә чынында фән укытылмый. Мәктәпкә башка фәннәрдән БДИ баллары кадерлерәк. Андый күренешләр бар. Шуңа түрәләр статистикасына ышанырга ярамый.

Татар теле кеше үсешенә ярдәм итүче ресурс буларак кабул ителми

Ни өчен татар телен сайлау кими? БДИ бирәсе бар дип куркалар. Капитализм шаукымы: татар теле миңа нәрсә бирә, мин аның белән нәрсәгә ирешәм дип фикерли кешеләр. Татар теле кеше үсешенә ярдәм итүче ресурс буларак кабул ителми. Аннары дәүләт тарафыннан татар теле үсеше буенча, мәктәпләр, ата-аналар белән эшләү системга салынмады. Татар теле икенче, өченче дәрәҗәгә калды. Сәясәт тә, мөнәсәбәт тә анык түгел. Бу федераль, төбәк дәрәҗәләрендә дә шулай ук.

Кешеләрнең татар теле миңа ни өчен кирәк, ул миңа, балама нинди өстенлекләр бирә дигән сорауга җавабы булырга тиеш. Әлегә җавап юк. Бу системлы эш, әзер рецепт та юк. Комплекслы эштә дәүләт тә, иҗтимагый оешмалар да, мәктәп, югары уку йортлары, галимнәр, гаилә институтлары да катнашырга тиеш, дип аңлатты галимә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG