Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Зәкиев Татарстан прокурорын Русия Баш прокуратурасына шикаять итте


Фәрит Зәкиев Баш прокуратура янында

ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковның Татар иҗтимагый үзәге эшчәнлеген туктату турындагы карарын Мәскәүдә Русия генераль прокуратурасына шикаять итте.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев шикаять гаризасын 2 декабрьдә Мәскәүдә Русия баш прокуратурасына шәхсән илтеп тапшырган. Бу турыда Азатлыкка Зәкиев үзе белдерде.

ТИҮ рәисе шикаять гаризасын бирү сәбәбе итеп, быелның 17 октябрендә Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковның ТИҮ эшчәнлеген туктату карарының канунсыз булуын атады.

"Нәфыйковның ТИҮ эшчәнлеген нәрсәгә нигезләнеп вакытлыча туктатуы аңлашылмый. Беренчедән әле ул вакытта бернинди дә эш ачылмаган, бернинди экспертиза да юк иде. Без менә шушы канунсыз карарны гамәлдән чыгару өчен Русия Баш прокуратурасына бүген шикаять иттек", дип белдерде ул.

Зәкиев, Татарстан прокурорының карарын иң элек 29 октябрьдә Татарстан Югары мәхкәмәсенә шикаят итүләрен, мәхкәмәнең бу шикаятьне кабул итмәвен әйтте.

"Югары мәхкәмә кабул итүдән баш тарткач без бу карарны 10 ноябрьдә Түбән Новгородтагы апелляция мәхкәмәсенә шикаять иттек. Әле аннан бернинди дә җавап килмәде. Илдус Нәфыйковның хыялы ТИҮне бөтенләй ябу. Бу хыялын гамәлгә ашырганчы дип, без аның карарын Мәскәүдә генераль прокуратурага шикаять итергә булдык, башка юл калмады", дип белдерде ТИҮ рәисе.

Фәрит Зәкиев ТИҮ эшчәнлеген вакытлыча туктаткан Татарстан прокуроры карарында даталарда ук канунсызлык булуын әйтте.

"Нәфыйков карарының датасы 17 октябрь. Ул вакытта әле ТИҮгә каршы эш тә ачылмаган иде. Миңа ТИҮгә карата эш ачылу турында документны 20 октябрьдә генә кулга бирделәр. Ә прокуратура ТИҮ эшчәнлеген туктату карарын 17 октябрьдә үк чыгарып куйган", дип белдерде ул.

ТИҮ рәисе бу канунсызлыклар белән бергә Татарстан прокуратурасы үз вәкаләтләре кысаларыннан чыгып әлеге карарны кабул иткән дип саный.

"Бер иҗтимагый оешманы ябу, аның эшчәнлеген туктату өчен башта мәхкәмә карар кабул итергә тиеш. Аннан соң гына бу оешманың эше туктатылырга тиеш.

Татарстан прокурорының канунсыз эш итүе генераль прокуратура тарафыннан туктатылырга тиеш. Чөнки кануннар Татарстан эчендә үтәлми", дип белдерде Фәрит Зәкиев Азатлыкка.

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ)

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) — татар милли хәрәкәтенең иң карт һәм абруйлы оешмасы. Оештыру корылтае 1989 елның февралендә уза. Беренче рәисе — Марат Мөлеков (1930-1997).

Оешманың максатлары — татар дәүләтчелеген торгызу, Русия һәм башка илләр белән тигез дәүләтара мөнәсәбәтләр урнаштыру, татар телен чын дәүләт теле итү, башка төбәкләрдә яшәүче татарларга милли-мәдәни һәм үзбилгеләнү хокукларын гамәлгә ашыруда ярдәм итү.

80нче еллар ахыры–90нчы еллар башында ТИҮ үз таләпләрен куеп мәйданнарда меңләрчә кеше катнашында митинглар оештыра. Татарстан хакимияте халык күтәрелешен Мәскәү белән сатулашуларда куллана.

Соңгы елларда оешманың активлыгы кими, төрле ысуллар, мәхкәмәләр, акчалата җәзалар белән ул көчсезләндерелә.

2021 елның 15 гыйнварында Татарстан прокуратурасы ТИҮне экстремистик оешма дип тануны сорап Татарстан Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG