Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радий Хәбиров Башкортстанда вакциналау планының 80 проценты үтәлде дип белдерде 


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Күмәк иммунитет өчен тагын 480 мең кешегә вакцина ясатырга кирәк, диелә.

Башкортстанда COVID-19дан вакциналау планының 80 проценты үтәлгән дип хәбәр итте республика башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә.

"Башкортстанда коронавирус инфекциясеннән 2 миллионнан артык кеше вакцина ясатты. 2 миллион 3 мең 946 кеше вакцинаның беренче дозасын алды, без планның 80 процентын үтәдек", дип язган ул.

Радий Хәбиров белдерүенчә, вакцина ясату һәм чикләүләр аркасында кергән кагыйдәләрне үтәү нәтиҗәсендә Башкортстанда коронавирустан үлем-китем очраклары азая башлаган. COVID-19 белән авыручылар өчен әзерләнгән ятакларның саны сигез меңнән 2985 урынга кадәр киметелгән.
"Бушаган урыннарны без башка авыруларны дәвалау өчен бүлгәләдек", дип язган Хәбиров.

Шул ук вакытта республика башлыгы күмәк иммунитет барлыкка китерү өчен Башкортстанда тагын 480 мең кешене вакциналарга кирәклеген искәрткән.

Стопкоронавирус сайты хәбәренә күрә, 26 ноябрьгә Башкортстанда COVID-19дан 1 миллион 681 мең 393 кеше тулысынча вакциналанган. Вакцинаның беренче компонентын 1 млн 681 мең 393 кеше ясаткан. Күмәк иммунитет 45,9 процентка җиткән.

Рәсми саннарга күрә, Башкортстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 662 яңа очрагы теркәлгән, коронавирустан 34 кеше үлгән.
Оператив штаб мәгълүматына күрә республикада пандемия башыннан бирле 107 696 кешедә COVID-19 ачыкланган, авырудан 3617 кеше үлгән.

Октябрь уртасында Башкортстанда коронавирус белән бәйле вазгыять начараю һәм халык иминлегенә санитар-эпидемиологик куркыныч янау сәбәпле мәҗбүри вакцина ясау кертелде.

Коронавирус вакцинасы: кемгә ышанырга һәм ничек тәвәккәлләргә
please wait

No media source currently available

0:00 0:55:18 0:00

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG