Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Зәкиев дөреслекне Мәскәүдә эзләргә мәҗбүр: Баш прокурорга шикаять тапшырды


Фәрит Зәкиев Русия баш прокуратурасы бинасы каршында
Фәрит Зәкиев Русия баш прокуратурасы бинасы каршында

Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковның Татар иҗтимагый үзәге эшчәнлеген туктату турындагы карарын Мәскәүдә Русия баш прокуратурасына шикаять итте.

2 декабрьдә Бөтентатар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе Фәрит Зәкиев, Мәскәүгә килеп, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковның ТИҮ эшчәнлеген туктату турындагы карарын Русия баш прокуратурасына шикаять итте. Зәкиев фикеренчә, ТИҮ эшчәнлеген туктату карары канунсыз.

Фәрит Зәкиев Татарстан прокурорын Русия баш прокуратурасына шикаять итте
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:28 0:00

— Нәфыйковның ТИҮ эшчәнлеген нәрсәгә нигезләнеп вакытлыча туктатуы аңлашылмый. Беренчедән, әле ул вакытта бернинди дә эш ачылмаган, бернинди экспертиза да юк иде. Без бүген менә шушы канунсыз карарны гамәлдән чыгару өчен Русия баш прокуратурасына шикаять иттек. Анда шәхси кабул итү хезмәте бар, шунда баш прокурор ярдәмчесе белән сөйләштек һәм шикаять калдырдык. Баш прокурорга Нәфыйков өстеннән шикаять яздык, чөнки безне экстремистик дип санау һәм экстремистик дип ябу дөрес түгел, - дип белдерде ул Азатлыкка.

Зәкиев Татарстан прокурорының карарын иң элек 29 октябрьдә Татарстан Югары мәхкәмәсенә шикаять итүләрен, мәхкәмәнең бу шикаятьне кабул итмәвен әйтте.

— Югары мәхкәмә кабул итүдән баш тарткач, без бу карарны 10 ноябрьдә Түбән Новгородтагы апелляция мәхкәмәсенә шикаять иттек. Әле аннан бернинди дә җавап килмәде. Илдус Нәфыйковның хыялы ТИҮне бөтенләй ябу. Бу хыялын гамәлгә ашырганчы дип, без аның карарын Мәскәүдә Русия баш прокуратурасына шикаять итәргә булдык, башка юл калмады, - дип белдерде ТИҮ рәисе.

Фәрит Зәкиев ТИҮ эшчәнлеген вакытлыча туктаткан Татарстан прокуроры карарында, беренчедән даталарда ук канунсызлык булуын әйтте.

Башта безнең оешманың эшчәнлеге тыелган һәм аннан соң гына аның эшчәнлегенә экспертиза ясалган

— Нәфыйков карарының датасы 17 октябрь. Ул вакытта әле ТИҮгә каршы эш тә ачылмаган иде. ТИҮгә карата эш ачылу турында документны 20 октябрьдә генә минем кулга бирделәр. Ә прокуратура ТИҮ эшчәнлеген туктату карарын 17 октябрьдә үк чыгарып куйган. Һәм шулай ук янәсе нәрсәдер бар дигән экспертизаның да датасы 27 октябрь генә. Прокуратураның ТИҮ эшчәнлеген туктату турындагы карары, әйткәнемчә, 17 октябрьдә үк чыккан. Ягъни башта безнең оешманың эшчәнлеге тыелган һәм аннан соң гына аның эшчәнлегенә экспертиза ясалган, - дип белдерде ул.

ТИҮ рәисе Татарстан прокуратурасы әлеге карарны, үз вәкаләтләре кысаларыннан чыгып, атап үтелгән канун бозулар белән кабул иткән, дип саный.

— Берәр иҗтимагый оешманы ябу, аның эшчәнлеген туктату өчен башта мәхкәмә карар чыгарырга итергә тиеш. Аннан соң гына бу оешманың эше туктатылырга тиеш. Татарстан прокурорының канунсыз эш итүе баш прокуратура тарафыннан туктатылырга тиеш. Чөнки Татарстан эчендә кануннар үтәлми, - дип белдерде Фәрит Зәкиев Азатлыкка.

Иртән прокуратурга шикаять тапшырганнан соң, ТИҮ рәисе "Генпрокурор Краснов! Прекратите преследование Всетатарского общественного центра прокурором Татарстана!" ("Баш прокурор Краснов! Татарстан прокурорының татар иҗтимагый үзәген эзәрлекләвен туктатыгыз!") дигән шигар күтәреп, Русия баш прокуратура бинасы каршына ялгыз пикетка чыкты.

Бина каршында тагын бер кеше ялгыз пикет белән басып тору сәбәпле, берничә минуттан Зәкиев читкәрәк китеп басты. Чөнки канун нигезендә ялгыз пикетка чыгучыларга бер-берсенә якын тору тыела. Аның әйтүенчә, ТИҮ – дөньяда татар теле, татар мәгарифе, татар дәүләтчелеге, татар халкы өчен көрәшүче бердәнбер рәсми иҗтимагый оешма һәм шуңа күрә аны ябу берничек тә мөмкин түгел.

Красновтан Татарстандагы башбаштаклыкка игътибар итүен сорыйм

— Баш прокурор Игорь Красновтан Татарстандагы башбаштаклыкка игътибар итүен сорыйм, чөнки республикада бернинди канунга карамыйлар. Шул ук Югары мәхкәмә безнең шикаятьне кабул итәргә тиеш иде – кабул итмәде, гәрчә административ мәхкәмә эшләре кодексында берәр оешманы япсалар, шикаятьне төбәкнең Югары мәхкәмәсе кабул итәргә тиешлеге туп-туры язып куелган. Әмма безнең Югары мәхкәмәгә барыбер, аңлашылмый торган нәрсә.

Без анда никадәр мөрәҗәгать итеп бары бер тапкыр гына җиңә алдык. Казан мэриясе безнең митингларны уздыртмый, мин инде шуңа каршы бик күптәннән көрәшәм. Бары 2020 елда гына без, мәхкәмәдә җиңеп, митинг (Хәтер көне) уздыруга рөхсәт ала алдык.

Мәскәүгә килеп пикетка чыгуымның да сәбәбе шул прокурор Нәфыйковның ТИҮ эшчәнлеген нәрсәгә нигезләнеп вакытлыча туктатуы аңлашылмаудан, - диде Фәрит Зәкиев.

Көн салкын булу сәбәпле, Зәкиев прокуратура бинасы каршында озак басып тора алмады. Янына полиция вәкиле килеп аның пикетны тагын күпме дәвам итәргә җыенуы белән кызыксынды, прокуратура бинасыннан чыгучылар булмады.

Зәкиевне Мәскәүдәге берничә татар озата йөрде.

Элегрәк, 30 ноябрьдә, Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Рамил Хөсәенов Уфада "Руки прочь от ВТОЦ" ягъни, "ТИҮдән кулыңны ал!" дигән плакат белән ялгыз пикетка чыккан иде.

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ)

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) — татар милли хәрәкәтенең иң карт һәм абруйлы оешмасы. Оештыру корылтае 1989 елның февралендә уза. Беренче рәисе — Марат Мөлеков (1930-1997).

Оешманың максатлары — татар дәүләтчелеген торгызу, Русия һәм башка илләр белән тигез дәүләтара мөнәсәбәтләр урнаштыру, татар телен чын дәүләт теле итү, башка төбәкләрдә яшәүче татарларга милли-мәдәни һәм үзбилгеләнү хокукларын гамәлгә ашыруда ярдәм итү.

80нче еллар ахыры–90нчы еллар башында ТИҮ үз таләпләрен куеп мәйданнарда меңләрчә кеше катнашында митинглар оештыра. Татарстан хакимияте халык күтәрелешен Мәскәү белән сатулашуларда куллана.

Соңгы елларда оешманың активлыгы кими, төрле ысуллар, мәхкәмәләр, акчалата җәзалар белән ул көчсезләндерелә.

2021 елның октябрендә Русия юстиция министрлыгы ТИҮне экстремистик эшчәнлек алып баручы оешма дип танып, аның эшчәнлеген туктатты. ТИҮ аппеляция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итсә дә, мәхкәмә аны канәгатьләндермәде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG