Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Бөтентатар иҗтимагый үзәген яклап ялгыз пикет узды


Рамил Хөсәенов "Руки прочь от ВТОЦ" дип язылган шигарь тотып тора
Рамил Хөсәенов "Руки прочь от ВТОЦ" дип язылган шигарь тотып тора

Пикетчы Рамил Хөсәенов фикеренчә, ТИҮгә кизәнү урыс булмаган барлык халыкларга кизәнү булып тора.

30 ноябрьдә Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Рамил Хөсәенов "Руки прочь от ВТОЦ" ягъни, "ТИҮдән кулыңны ал!" дигән шигарь тотып чыкты. Каршылык чарасы башкаланың Тукай мәйданында узды. Хөсәенов фикеренчә, Бөтентатар иҗтимагый үзәгенә (ТИҮ) кизәнү урыс булмаган барлык халыкларга кизәнү булып тора.

"Бөтентатар иҗтимагый үзәген ябу – милләтләрне мыскыл итү булып тора. Бу башка милләтләр арасында да ризасызлык тудыра. Татар иҗтимагый үзәгеннән соң башка милли оешмаларны да яба башлаулары ихтимал. Бу хөкүмәтнең милли оешмаларга мөнәсәбәте. Дәүләт оешмалары, киресенчә, андый оешмаларга ярдәм итәргә тиеш. Барлык милләтләрдә дә бу ризалык уятыр иде. Алар хакимияткә ышаныч белән карар иде. Шуның өчен БТИҮне ябу омтылышына каршы чыктым", диде Рамил Хөсәенов.

Октябрь ахырында Русия юстиция министрлыгы "экстремист эшчәнлек алып бару белән бәйле рәвештә" Татар иҗтимагый үзәгенең эшчәнлеген туктатты.

Быел узган Хәтер көне митингыннан соң, 20 октябрьдә Казанның Вахитов районы прокуратурасы Татар иҗтимагый үзәгенә юридик зат буларак экстремизм турында административ эш ачкан иде (Русиянең административ хокук бозулар кодексының 20.3.1 маддәсе – нәфрәт яки дошманлык тудыру, кешелек дәрәҗәсен түбәнсетү).

2021 елның 15 гыйнварында Татарстан прокуратурасы ТИҮне экстремистик оешма дип тануны сорап Татарстан Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән иде. Әлегә мәхкәмә эше төгәлләнмәде.

  • Башкортстан татар иҗтимагый үзәге 1989 елның 15 октябрендә оештырылды. Соңгы елларда зур чаралар уздырганы юк, ул фикер алышу, бәхәс клубына әйләнеп бара. Шулай да көнүзәк мәсьәләләр буенча оешма ялгыз пикетлар уздырып килә.

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ)

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) — татар милли хәрәкәтенең иң карт һәм абруйлы оешмасы. Оештыру корылтае 1989 елның февралендә уза. Беренче рәисе — Марат Мөлеков (1930-1997).

Оешманың максатлары — татар дәүләтчелеген торгызу, Русия һәм башка илләр белән тигез дәүләтара мөнәсәбәтләр урнаштыру, татар телен чын дәүләт теле итү, башка төбәкләрдә яшәүче татарларга милли-мәдәни һәм үзбилгеләнү хокукларын гамәлгә ашыруда ярдәм итү.

80нче еллар ахыры–90нчы еллар башында ТИҮ үз таләпләрен куеп мәйданнарда меңләрчә кеше катнашында митинглар оештыра. Татарстан хакимияте халык күтәрелешен Мәскәү белән сатулашуларда куллана.

Соңгы елларда оешманың активлыгы кими, төрле ысуллар, мәхкәмәләр, акчалата җәзалар белән ул көчсезләндерелә.

2021 елның октябрендә Русия юстиция министрлыгы ТИҮне экстремистик эшчәнлек алып баручы оешма дип танып, аның эшчәнлеген туктатты. ТИҮ аппеляция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итсә дә, мәхкәмә аны канәгатьләндермәде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG