Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кремль Зеленскийның Кырым турындагы сүзләрен "Русиягә турыдан-туры янау" дип саный 


Дмитрий Песков
Дмитрий Песков

Югары рададагы чыгышы вакытында Зеленский Кырым һәм Донбасс темаларына кагылган иде. Кырым турында сөйләгәндә ул аны кире кайтару – Украина сәясәтенең максаты дигән. 

Украина президенты Владимир Зеленскийның Кырым мәсьәләсендә әйтелгән соңгы белдерүләрен Кремльдә "Русиягә турыдан-туры янау" дип саныйлар. Бу хакта 2 декабрьдә Русия президенты Владимир Путинның сүзчесе Дмитрий Песков белдергән.

Песков сүзләренчә, Кремльдә Зеленскиның чәршәмбе көнне Югары радада ясаган чыгышын анализлыйлар. Украина президентының Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырымны кире кайтару "Украинаның төп максаты һәм фәлсәфәсе булырга тиеш" дигән сүзләрен Кремльдә "Русия төбәгенә кул сузу өчен бөтен мөмкинлекләрне, шул исәптән куәт мөмкинлекләрен кулланырга" ниятләү буларак кабул иткәннәр.

Шул ук вакытта Песков "Киев режимы" дигән сүзтезмә кулланган. Украина хакимиятләре турында сөйләгәндә Мәскәүдә бу сүзне 2014 елда, Виктор Янукович хакимияттән читләштерелгән һәм качканнан соң, яңа Украина җитәкчелегенең легитимлыгын берникадәр вакыт танымаган вакытта кулланганнар иде.

Песков шулай ук "Украинада хәрби хәрәкәтләр ихтималы элеккечә үк югары" дип белдергән һәм Киевны Донбасстагы Русия хуплаган сепаратистларга һөҗүм әзерләүдә гаепләгән.

Югары рададагы чыгышы вакытында Зеленский Кырым һәм Донбасс темаларына кагылган иде. Ул, Русия белән турыдан-туры сөйләшүләр алып бармый торып, Украинаның бербөтенлеген торгызу мөмкинлеге икеле дип искәртте.

Кырым турында сөйләгәндә ул аны кире кайтару – Украина сәясәтенең максаты диде. Шул ук вакытта ул Кырым белән Донбасс проблемнарын көч кулланып хәл итү ихтималы турында әйтмәде.

Шулай ук кичә Украинаның тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба Украина хәрбиләренең Донбасска һөҗүм итәргә ниятләмәве турында белдергән.

Украина һәм Көнбатыш илләре Русияне Украина белән чиктә хәрби төркемнәрне арттыруда һәм хәрби һөҗүмгә әзерләнү ихтималында гаепли. Үз чиратында, Мәскәү Киев һәм НАТО илләренең гамәлләреннән куркыныч янавын белдерде.

Кичә АКШның дәүләт секретаре Энтони Блинкен, әгәр Русия Украинага бәреп керергә җөрьәт итсә, Көнбатыш куәтле икътисади чараларын эшкә җигәчәк дип белдергән иде.

Бүген Блинкенның Стокһольмдә Русиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашу башланды. Очрашу алдыннан ул Мәскәүне Украина тирәсендәге вазгыятьне киеренке итмәскә өндәде һәм "Кризистан качуның иң яхшы ысулы – дипломатия" дип искәртте. Шулай ук ул Русияне дә, Украинаны да Мински килешүен үтәргә чакырды. "Әгәр Русия конфронтацияне дәвам итсә, моның нәтиҗәләре дә булачак" диде дәүләт секретаре.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG