Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мэриясе: башка милләт балаларының татар телен сайлавына без чыннан да куанабыз


Архив фотосы
Архив фотосы

Казан мэриясе Казан мәгариф башлыгының чыгыш кайбер медиа чараларында дөрес аңлатылмаган, алар чыгышта максатчан җәберләү төсмерен эзләп тапкан дип белдерде.

Казан мэриясе башка милләт балаларының татар телен сайлавын куанычлы факт буларак кабул итүен белдерде. Моны мэрия Халыкара урыс соборының мөрәҗәгате уңаеннан үз аңлатмасында язып чыкты. Аңлатма Казан хакимиятенең рәсми аккаунтында чыкты.

1 декабрь көнне Халыкара урыс соборының хокук яклау үзәге Казан мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризвановның Казан мәктәпләрендә урыс балаларының 34%-ы туган тел буларак татар телен өйрәнүе турында сүзләре уңаеннан борчылу белдерде, моның хакта бер төркем медиа чаралары язып чыкты.

Казан башкарма комитеты белдерүендә шул медиа чараларының Ризванов чыгыш ясаган чарада гомумән булмавын искәртте. "Бер төркем медиа чарасы мәгълүматны бөтенләй башкача аңлатылган, аларда чыгышта максатчан җәберләү төсмерен эзләп табу омтылышы булган", диелә аңлатмада.

— Безне чыннан да башка милләт балалары һәм катнаш гаиләләр балаларының өстәмә өйрәнү өчен татар телен сайлавы куандыра. Бу Русиядә таралышы белән икенче урында булган телгә ихлас кызыксыну булуын дәлилли, — дип яза Казан мэриясе.

Казан хакимияте шәһәрдә барлык балалар тарафыннан урыс телен өйрәнү өчен барлык шартлар тудырганын, аның барлык мәктәпләрдә федераль белем бирү стандарты нигезендә укытылуын искә ала. Шәһәрдә саны ягыннан иң зур ике милләтнең тыныч яшәве, диалог булуы искәртелә.

Мэрия татар телен туган тел буларак саклау омтылышы һәм балаларны "татарчалаштыру" арасында тигезлек билгесен кую дөрес түгел һәм җавапсыз дип саный. Әлеге вазгыятьтә детальләрне аңламаган һәм контексттан тартып алынган сүзләргә карап, "тавышлы провокацион белдерүләр" ясау аңлашылмаучанлыкка китерә, диелә белдерүдә.

30 ноябрь көнне Казан башкарма комитетының туган телләр елы йомгакларына багышланган киңәшмәдә Казан мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов 2021-2022 уку елында балаларның туган тел сайлавы турында статистика китерде. Аның сүзләренчә, быел Казанда татар телен туган тел буларак укучыларның 55,45%-ы укый. 44,07% укучы туган тел булып урыс телен сайлаган.

Статистикага күрә, татар балаларының 83%-ы татар телен сайлаган, 17%-ы исә урыс телен укый. Урыс балалары арасында 34% татар телен, 66% урыс телен өйрәнә, дип сөйләде Ризванов.

Шуннан соң Халыкара урыс соборының хокук яклау үзәге Ризвановның чыгышы уңаеннан борчылу белдерде. "Әлеге мәгълүматлар ачык төстә чынга охшамаган һәм Татарстанның урыс җәмгыятен мыскыллый, халыкара киеренкелек тудыра", дип белдерде алар. Оешма вәкилләре Русия мәгариф министрлыгыннан Казан укучыларының телләр сайлавын аерым тикшерергә сорый. Моннан тыш алар Казан мэры Илсур Метшинга Ирек Ризвановның вазифасына туры килүенә бәйле ачык бәя бирергә тәкъдим итәләр.

2018 елдан бирле мәктәпләрдә туган телләр гариза нигезендә генә укытыла. Татарстан мәктәпләрендә туган тел һәм әдәбият дәресләре уртача 2-3 сәгать күләмендә укытыла.

Халыкара урыс соборы – 1993 елда оешкан халыкара иҗтимагый оешма. Ул Урыс православ чиркәве канаты астында эшли. Аның башлыгы вазифасын Русия патриархы үти.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG