Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәяси тоткыннарның аналары "Мемориал"ны эзәрлекләүне туктатырга чакыра


"Ата-аналар теләктәшлеге" вәкилләре "Мемориал" әгъзалары белән
"Ата-аналар теләктәшлеге" вәкилләре "Мемориал" әгъзалары белән

Иҗтимагый оешма әгъзалары “Мемориал”ның 30 елдан артык кеше хокукларын яклау сагында торуын искәрә.

"Ата-аналар теләктәшлеге" ("Родительская солидарность") һәм "Сәяси репрессияләргә каршы аналар" ("Матери против политических репрессий") иҗтимагый оешмалары "Мемориал" хокук яклау үзәген (Русиядә "ят агент" дип танылды) яклап чыкты. Бу хактагы мөрәҗәгать оешманың Facebook битендә урын алган.

"Без - җинаять кылмаган, беркемгә зыян салмаган, явызлык эшләмәгән, хәзерге хакимиятнең юнәлешен тәнкыйтьләгән, фикерләрен курыкмыйча әйткән, бары дини карашлары өчен генә төрмәгә утыртылган тоткыннарның аналары. Бу гаепләүләрнең берсе дә Русия Конституциясенә каршы килми. Без сәясәттә катнашмыйбыз, ләкин тормыш безне аның белән кызыксынырга мәҗбүр итә.

"Мемориал" хокук яклау үзәге балаларыбызның җинаять эше материалларын җентекләп өйрәнеп, ул эшләрнең сәясиләшкән булуын, ә гаепләнүчеләрнең сәяси тоткын булуын таныды. Моның өчен без аларга рәхмәтле һәм ике "Мемориал"ны да яклыйбыз һәм хуплыйбыз" диелә мөрәҗәгатьтә.

Иҗтимагый оешма әгъзалары "Мемориал"га каршы эзәрлекләүләрне туктатырга чакыра.

"Мәхкәмә объектив була алыр һәм "Мемориал" үзенең фидакарь эшләрен дәвам итәр дигән өметне белдерәсебез килә! Без халыктан "Мемориал"ны яклауны сорыйбыз! Репрессия кичергән һәм хәзер дә шул юлны үтүчеләр буларак Русия халкының тарихын юкка чыгаруны туктатуны таләп итәбез" диелә мөрәҗәгатьтә.

Соңгы елларда "Мемориал"да мөселман тоткыннары да яклау тапты. Хокук яклау үзәге Русиядә тыелган "Хизб-ут Тәхрир" эшчәнлегендә гаепләнеп күп елларга төрмәләргә утыртылучы мөселманнарның шактыен сәяси тоткын дип таныды. Әлеге мөселманнарның якыннары "Мемориал"ның ярдәме бәяләп бетергесез булуын әйтә.

"Уфа егермелеге" ата-аналары төркеме һәм сәяси тоткын туганнарын берләштерүче "Ата-аналар теләктәшлеге" ("Родительская солидарность") кураторы, 24 елга ирегеннән мәхрүм ителгән Ринат Нурлыгаяновның әнисе Миләүшә Нурлыгаянова оешманы ябарга теләүнең төп сәбәбе – аның сәяси тоткыннарны яклау белән шөгыльләнүе дип санавын әйткән иде.

Ноябрь башында Русия баш прокуратурасы "Мемориал" хокук яклау оешмасын һәм "Халыкара Мемориал"ны ябуны сорап, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Прокуратура оешманы "ят агент" турында канунны даими бозуда гаепли. Русия баш прокуроры Игорь Краснов әйтүенчә, оешма "ят агент" турындагы канунны даими рәвештә бозган, ягъни үз язмаларына тиешле тамганы куймаган. Кеше хокукларын яклаучылар бу Русия хакимиятенең сәяси басымы дип саный һәм оешманы бетерү өчен бернинди хокукый нигез юклыгын әйтә.


Исемнәре дөньяга билгеле булган берничә Нобель премиясе лауреаты, галимнәр, язучылар һәм музыкантлар оешманы яклап чыкты.

Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы "Халыкара Мемориал"ны һәм "Мемориал" хокук яклау үзәген тыю таләбен гаделсез дип атады.

Русия югары мәхкәмәсендә "Халыкара Мемориал"га (Русия хакимияте "ят агент" дип саный) каршы утырышлар башланды. Аның беренчесе 25 ноябрьдә узды. Киләсе утырыш 14 декабрьгә билгеләнгән.

Белешмә: "Мемориал"

"Мемориал" — тарихи-агарту, хәйрия һәм хокук яклау халыкара җәмгыяте — Совет берлегендәге һәм хәзерге Русиядәге сәяси репрессияләрне тикшерү белән шөгыльләнүче, сәүдәгә корылмаган оешма. 1989 елда оешкан.

Баштарак оешма эшчәнлегенең төп юнәлеше совет респрессияләре корбаннары истәлеген мәңгеләштерү иде, соңрак башка проектлар да өстәлде.

Русия юстиция министрлыгы 2014 елда "Мемориал" хокук яклау үзәген "ят агент" дип атады. "Мемориал" тарихи-агарту җәмгыяте исә "ят агент" дип 2016 елда аталды.

2021 елның декабрендә Русия хакимияте "Халыкара Мемориал"ның һәм "Мемориал" хокук яклау үзәгенең юридик затларын юк итте. Оешма вәкилләре эш юридик затлардан башка дәвам итәчәк, дип белдерде.

2022 елның 5 апрелендә — Русия Украинага бәреп кергәннән соң — "Мемориал"ның эшчәнлеге Русия территориясендә тыелды. Хәзерге вакытта оешманың эшчәнлеген Русиядән тыш эшләүче берничә бәйсез эксперт алып бара.

2022 елның 7 октябрендә Нобель комитеты "Мемориал"га (Алесь Беляцкий һәм Гражданлык ирекләре үзәге белән бергә) Тынычлык премиясен бирде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG