Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хакимият "Мемориал"ны яба ала, ләкин халык хәрәкәте буларак туктата алмый"


Пермь. 1989 елдагы 1 май демонстрациясе
Пермь. 1989 елдагы 1 май демонстрациясе

Русиядә "Мемориал" оешмасына ябылу куркынычы яный. Оешма нигездә Сталин репрессиясе корбаннары истәлекләрен саклау белән шөгыльләнә. Шулай ук "Мемориал" күп кенә мөселманнарны сәяси тоткын дип таныды. 

Русия югары мәхкәмәсендә "Халыкара Мемориал"га (Русия хакимияте "ят агент" дип саный) каршы утырышлар башланды. Аның беренчесе 25 ноябрьдә узды. Киләсе утырыш 14 декабрьгә билгеләнгән.

Ноябрь башында Русия баш прокуратурасы "Мемориал" хокук яклау оешмасын һәм "Халыкара Мемориал"ны ябуны сорап, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Прокуратура оешманы "ят агент" турында канунны даими бозуда гаепли. Русия баш прокуроры Игорь Краснов әйтүенчә, оешма "ят агент" турындагы канунны даими рәвештә бозган, ягъни үз язмаларына тиешле тамганы куймаган. Кеше хокукларын яклаучылар бу Русия хакимиятенең сәяси басымы дип саный һәм оешманы бетерү өчен бернинди хокукый нигез юклыгын әйтә.

Сталин терроры заманында якыннары репрессияләнгән кешеләр үз туганнары турында мәгълүмат табып аларның хәтерен мәңгеләштерергә тели. Аларга бу эштә ярдәм итеп килүче "Халыкара Мемориал" оешмасы хәзер ябылу алдында. Аның белән бергә "Мемориал"ның структура бүлеге булган Пермь филиалы да ябылырга мөмкин.

Пермьдәге бүлекнең җитәкчесе Роберт Латыйпов Азатлыкка әйтүенчә, бу оешма сәяси золымнан зыян күргәннәрне үзенә туплаучы хәрәкәт буларак инде 1988 елда ук оешкан.

Роберт Латыйпов
Роберт Латыйпов

— Пермьдә "Мемориал" оештыру инициативасы белән журналистлар чыкты. "Звезда" газетының баш мөхәррире урынбасары Александр Калих 1988 елда Пермь өлкәсе прокурорыннан интервью алды. Алар анда кешеләрне реабилитацияләү турында сөйләште. Бу мәкалә шок тудырды. Ул бу эшләрнең кайда саклануы, реабилитациянең ничек баруы турында сөйләште. Калих соңрак искә алуынча, ул үз журналистик эшчәнлегендә беркайчан да шулкадәр күп хат алганы булмаган. Капчыклап килгән. Анда фотолар, истәлекләр һәм башка күп төрле мәгълүмат булган.

Шуннан ул Сталин золымы белән бәйле кешеләргә җыелырга тәкъдим иткән. Мәдәният сараенда очрашу узган. Күп кешеләр җыелган, зал тулган. Һәркайсы үз хәтирәсе белән уртаклашкан. Нәтиҗәдә берәр оешма оештыру турында килешкәннәр.

1989 елның 1 май демонстрациясендә инде Пермь "Мемориал"ының аерым колоннасы булган. Хәзерге "Бессмертный полк"та сугышта катнашучыларның фотолары белән барсалар, ул вакытта атылган кешеләр ясалган транспорантлар тотканнар. Мин ул вакытта әле Пермьдә яшәми идем.

"Мемориал" турында мин 1990 елда Пермьдә университетның тарих факультетында укый башлагач кына белдем. Очраклы рәвештә "Мемориал"га эләктем дияргә була. Волонтерларның җәйге лагерена чакырдылар. Элекке тоткыннар лагерен музейга әйләндергәннәр иде. Ул Пермьнән 100 чакрымда урнашкан. 1995-2000 елда бу эштә төрле илләрдән килгән кешеләр катнашты һәм тарихны торгызу белән шөгыльләнде. Бу тема мине бик дулкынландырды. Музей җитәкчелегенә экскурсияләр алып барырга теләвемне әйттем. Иртән төрле эштә эшли, ә төштән соң экскурсияләр уздыра идем. Бу лагерьда элек утырган тоткыннар, диссидентлар белән очрашу бәхетенә ирештем. Алар белән аралаштым, бик дулкынландыргыч иде. Диссертация яклармын дип уйладым, әмма аннары "Мемориал" эшчәнлеге үзенә суырып алды. 2010 елда "Мемориал"ның ветераннар оешмасы мине хәрәкәткә рәис итеп сайлап куйды.

— Оешма рәисе булганда нинди проектлар иң истә калганы булды?

— Александр Калих миңа эшен тапшырганда "Мемориал"ның кайбер юнәлешләренең һичшиксез саклануын сорады. Беренче чиратта безнең төбәктә "Краевая книга памяти" (Хәтер китабы") чыгып килә. Күптән түгел аның 18нче томы басылды. Соңгысы дәүләт архивы белән әзерләнде. Монда кешеләрнең исемнәрен генә язып узмыйча төрле тарихлар китерелә. Бу китап төбәк бюджеты хисабына чыга.

Гаҗәп булса да, Пермьдә әле дәүләт оешмалары белән берлектәге эшчәнлек алып барыла. "Мемориал" - безнең мөһим партнер, дип сөйләүче түрәләр бар. Проектларыбыз күп. Күп кешеләргә консультацияләр бирәбез. Үз туганнарын эзләүчеләр шактый. Безнең сайтта кешеләрнең фамилияләрен күрәләр дә өстәмә мәгълүмат сорыйлар. Бөтен дөньядан мөрәҗәгать итәләр.

Без ел саен эзләү экспедицияләре уздырабыз һәм ГУЛАГ белән бәйле урыннарга истәлек билгеләре куябыз. 2000 елдан бирле яшьләр экспедициясе белән мин җитәкчелек итәм һәм инде якынча 150гә якын истәлек билгесе куйдык. Бу эштә теләге булган һәр кешене катнаштырырга тырышабыз, ягъни эшне "Мемориал" гына алып бармый.

— "Мемориал"да ничә кеше эшли?

— Даими дүрт кеше. Без күп эшләргә волонтерлар, активистларны җәлеп итәбез. Төрле күчмә күргәзмәләр оештырсак, партнерлар белән хезмәттәшлектә эшлибез. Мәдәният йортлары, музейлар белән хезмәттәшлектә. Әгәр безгә гади кешеләр булышмаса, шулкадәр эш башкара алмас идек.

Пермь
Пермь

— Хакимият белән ничек уртак тел таба алдыгыз?

— Русия иле бик төрле. Кайбер төбәкләрдә мондый эшләр бөтенләй алып барылмый. Мисал өчен, Чечняда "Хәтер китабы" юк. Бөтен чечен халкы 1944 елда сөргенгә җибәрелгән, аның өчтән бере үлгән. Ә "Хәтер китабы" юк. Пермьдә совет заманыннан соң гражданлык җәмгыяте көчле булды. Алар хакимият белән хезмәттәшлек тигез дәрәҗәдә барырга тиеш дип санады. Шуңа проектлар да күп барлыкка килде. Әлбәттә хәзер барысы да үзгәрә һәм бары начар якка. Безгә дә тентүләр белән килделәр.

— Куәт органнарыннан басым кайчан башланды?

— Басым 2012 елда "ят агент" канунын кабул иткәч башланды. Үзгәрешләр Кырымны анексияләгәннән соң китте. Хөкүмәтнеке булмаган оешмалар тарафыннан катгый тәнкыйди фикерләр яңгырарга тотынгач, алар төрле юллар белән бастырыла башлады. Без медиага чыга алмавыбызны сиздек. Үз фикерләребез җиткерсәк тә, кайбер медиа безнең белән эшләми. Бу административ ресурс белән бәйле. "Пермь Мемориалы" халыкара "Мемориал"дан бернәрсә дә, акча да алмый, алар безгә бернинди боерык та бирә алмый. Без мөстәкыйль горизонатль рәвештә эш итәбез. Моның өстенлекле яклары да, кимчелекләре дә бар. Мондый очракта һәрбер оешманы да бастыру бик җиңел. Безнең бюджет кечкенә, үз репутациябездә яшибез. Әгәр безне төбәктә япсалар, бу тоталитаризмга каршы риториканы юк итү булачак. Репрессияләр, гаммәви террор нормаль хәл, әмма бөек ил төзиячәкбез, империя оештырачакбыз, дигән сигнал булачак. Мин әлегә моны үз төбәгебездәге мисалында күрмим. Шулай да илдә барган вазгыять, халыкара "Мемориал"га куркыныч янау мантыйклы хәлләр кебек тоела. Бу Русия дәүләте алып барган сәясәт белән туры килә. Мәскәүдә булмасак та, моның тәэсире безгә дә кагылачак. Әлегә кануни шартларда эшләргә тырышабыз.

— Ниндидер кинаялар, тәкъдимнәр булмаган дип аңлыйм.

— Без даими рәвештә моны ишетеп торабыз. Хакимият, хокук саклау органнарында эшләүче кайбер кешеләргә безнең эшчәнлек ошамый. Кайвакыт без җәмәгать алдында бу турыда әйткәннәрен ишетәбез дә. Без моңа тыныч карыйбыз.

— Әгәр дә "Мемориал"ны япсалар, бу нинди нәтиҗәләргә китерәчәк?

Хакимият "Мемориал"ны юридик яктан яба ала, ләкин халык хәрәкәте буларак аны туктата алмый

— Миңа "Мемориал"ның булмавын күз алдына китерү авыр. Минемчә, хакимият "Мемориал"ны юридик яктан яба ала, ләкин халык хәрәкәте буларак аны туктата алмый. Без тарих белән генә эш итмибез, бүгенге көн, күпмедер дәрәҗәдә киләчәк белән дә эшлибез. Шуңа күрә безгә халык килә, алар ышана, ярдәм итәргә әзер. Оешманы япсалар да, бу эшчәнлек туктамаячак. Бу үзенә күрә сигнал булачак. Дәүләт үзенең уңайсыз тарихы белән шөгыльләнергә, шул турыда сорау бирергә рөхсәт бирмәячәген күрсәтәчәк. Кешеләр бүгенге көнне 30нчы еллардагы Сталин чоры белән чагыштыра һәм охшашлыгын күрә. Бу илдә авторитар режим гына түгел, тоталитар режимның билгеләре дә күренүе хакында сөйли. Миңа моннан бик моңсу булып китә.

Миңа калса, дәүләт әлеге сәяси режимы белән үзенә зыян китерә. Бу аның халыкара аренадагы абруена гына бәйле түгел, гәрчә Путин режимы эшли инде. Мин бу режимны Путин режимы дип түгел, сәяси режим дип атыйсым килә. Мин Путиннан куркам дигән сүз түгел. Әлеге режимны Путин белән генә бәйләү дөрес булмый, башка кешеләр дә бар. Русия өчен бу репутацион режим гына түгел, ә җитди социаль мәсьәләләрне дә кискенләштерәчәк. Төрле сәбәпләр аркасында Русия җәмгыяте һаман да таркау. Бу җәмгыятьтә таркаулыкны арттырачак һәм ниндидер салкын сугышка китерәчәк. Дәүләт белән идарә итүдә зур проблемнар тудырачак. Хөкүмәтнеке булмаган оешмаларны япкан вакытта, провокация ясаганда алар үзләренә үк кабер казыйлар.

— Өлкәдән финанслар аерым проектлар өчен генә биреләме?

— Әйе, аерым проектларга гына. Бу зур сумма түгел. Без төбәк, край, федераль дәрәҗәдәге төрле грантларда катнашабыз. Хәзер безнең гаризалар кабул ителми диярлек. Соңгы тапкыр президент грантын без 2018 елда алдык. 30 октябрьдә репрессия корбаннарын искә алу көненә бәйле чаралар өчен бирелде ул. Төбәк дәрәҗәсендә без күптәннән акча алмыйбыз. Бары тик Пермь шәһәрендә генә өч ел рәттән грант алабыз. Бу зур эшләр алып барырга җитәрлек акчалар түгел, ләкин эшебез күп.

Без буш урында проблемнар тудырырга тырышмыйбыз. Әгәр без ятышсыз хәлләр күрсәк тә, без тавыш куптарырга тырышмыйбыз. Без төбәктә хакимият белән тыныч юл аша хәл итәргә тырышабыз. Күп очракта бу килеп чыга. Без "Мемориал" оешмасы репрессия корбаннарын мәңгеләштерүдә дәүләт сәясәтен тормышка ашыра дип ачыктан-ачык әйтәбез. Пермь хакимияте моның белән килешә. Русия Югары мәхкәмәсе чыгарачак карардан соң нәрсә булачагын мин белмим. Төбәкләрдәге "Мемориал" оешмаларына бу йогынты ясармы – белмим. Әйе, тискәре якка үзгәреш булачак. Безгә кайбер ишекләр ябылачак. Шулай да төбәктәге хакимияттә аек акыл өстенлек итәр дип уйлыйм. Хөкүмәтнеке булмаган оешма белән җылы мөнәсәбәтләрне өзү беркемгә дә отышлы түгел. Мин төбәк хакимиятендә утырган кешеләрдә моны аңлау барлыгын күрәм. Федераль дәрәҗәдә алып барылган реакцион сәясәт көчәюе белән нәрсә булып бетәр – белмим.

Соңгы елларда "Мемориал"да мөселман тоткыннары да яклау тапты. Хокук яклау үзәге Русиядә тыелган "Хизб-ут Тәхрир" эшчәнлегендә гаепләнеп күп елларга төрмәләргә утыртылучы мөселманнарның шактыен сәяси тоткын дип таныды. Әлеге мөселманнарның якыннары "Мемориал"ның ярдәме бәяләп бетергесез булуын әйтә.

Шуларның берсе – Татарстаннан 19 елга ирегеннән мәхрүм ителгән Илнар Зиннәтовның хатыны Гөлназ Зиннәтова әйтүенчә, "Мемориал" аларга үз хокуклары өчен көрәшергә көч биргән.

Гөлназ Зиннәтова
Гөлназ Зиннәтова

— Без юлыккан бөтен гаделсезлекләр вакытында, эшнең асылына төшенмәгән яки төшенергә теләмәгән күп кенә кешеләр безне аңламаганда, "Мемориал"ның безгә ярдәме зур булды, бу безгә алга таба хәрәкәт итәргә көч бирде. Минем иремне "Мемориал" сәяси тоткын дип таныды һәм бу безгә таяныч һәм өмет бирде. Бу оешма артында гаять зур йөрәкле һәм хәзерге вакытта халыкка кирәк булган кешеләр тора. Мин хәзер "Мемориал"га каршы барган эшләрне зур борчылу белән күзәтәм. Бу эш уңай тәмамланыр дип өмет итәм, ди Зиннәтова.

"Уфа егермелеге" ата-аналары төркеме һәм сәяси тоткын туганнарын берләштерүче "Ата-аналар теләктәшлеге ("Родительская солидарность") кураторы, 24 елга ирегеннән мәхрүм ителгән Ринат Нурлыгаяновның әнисе Миләүшә Нурлыгаянова оешманы ябарга теләүнең төп сәбәбе – аның сәяси тоткыннарны яклау белән шөгыльләнүе дип саный.

Миләүшә Нурлыгаянова
Миләүшә Нурлыгаянова

— "Мемориал" – хакимиятнең актив позицияле үз гражданнарына каршы кабызган репрессия катогы астына эләккән кешеләргә чын ярдәм күрсәтүче оешма. "Мемориал"ны террорчыларга һәм экстремистларга булышуда гаеплиләр. Террорчылык маддәләре нигезендә гаепләнүчеләр – җинаять составы булмый торып, зур мөддәтләргә төрмәләргә ябылган безнең улларыбыз.

"Мемориал" экстремистлык һәм террорчылык маддәләре нигезендә кузгатылган һәр җинаять эшен җентекләп өйрәнеп, аларны сәяси тоткыннар дип таныды, ләкин бу әлеге оешманың сугышка өндәүче, кеше үтерүче, көч кулланучы, талаучы, шәһәр һәм авылларны юк итүче террорчыларны яклый дигән сүз түгел. Русия террорчы оешма дип танылган "Талибан" хәрәкәте белән дусларча сөйләшүләр алып бара һәм аларны Кремльдә шәрәфле кунаклар буларак кабул итә. Ә безнең улларыбызны дини карашлары аркасында гына да җинаять эшләре ачып төрмәләргә яптылар.

"Мемориал"дан үз эшенә бирелгән, абруйлы, мәрхәмәтле, югары профессионализмга ия бик күп кешеләрне беләм. Алар беркайчан да җәмгыятькә куркыныч тудыручы чын террорчыларны якламас иде. Хәрәкәтне гаделсез рәвештә юк итәргә телиләр, чөнки алар хакимият зинданнарга япкан сәяси тоткыннарны яклый. Лев Пономарев җитәкчелегендәге "Кеше хокуклары өчен" хәрәкәте бетерелде, Андрей Бабушкин җитәкчелегендәге "Гражданнар хокуклары өчен" комитет үз офисыннан куып чыгарылды, бүгенге көндә дөресен язган һәм әйткән бик күп журналистлар һәм хокук яклаучыларны ят агентлар дип игълан ителде, хәзер "Мемориал"ны юкка чыгарырга омтылу – бу инде бөтен хокук яклау хәрәкәтен тулысынча томалау. Оешма бүгенге сәяси тоткыннар проблемы белән генә түгел, безнең тарихыбыз, хәтеребезне саклау эше белән дә шөгыльләнә. Үткәнне онытсак, киләчәгебез юк.

Бу оешманы бетерергә тырышкан кешеләр үзләренең ата-бабаларына хыянәт кыла, бер уңайдан үзләренең оныкларына хыянәт итә. Тормыш бумеранг кебек, тормышта барысы да кире әйләнеп кайта. Һич кенә дә мондый мәсхәрәгә юл куярга ярамый, ди Миләүшә Нурлыгаянова.

Белешмә: "Мемориал"

"Мемориал" — тарихи-агарту, хәйрия һәм хокук яклау халыкара җәмгыяте — Совет берлегендәге һәм хәзерге Русиядәге сәяси репрессияләрне тикшерү белән шөгыльләнүче, сәүдәгә корылмаган оешма. 1989 елда оешкан.

Баштарак оешма эшчәнлегенең төп юнәлеше совет респрессияләре корбаннары истәлеген мәңгеләштерү иде, соңрак башка проектлар да өстәлде.

Русия юстиция министрлыгы 2014 елда "Мемориал" хокук яклау үзәген "ят агент" дип атады. "Мемориал" тарихи-агарту җәмгыяте исә "ят агент" дип 2016 елда аталды.

2021 елның декабрендә Русия хакимияте "Халыкара Мемориал"ның һәм "Мемориал" хокук яклау үзәгенең юридик затларын юк итте. Оешма вәкилләре эш юридик затлардан башка дәвам итәчәк, дип белдерде.

2022 елның 5 апрелендә — Русия Украинага бәреп кергәннән соң — "Мемориал"ның эшчәнлеге Русия территориясендә тыелды. Хәзерге вакытта оешманың эшчәнлеген Русиядән тыш эшләүче берничә бәйсез эксперт алып бара.

2022 елның 7 октябрендә Нобель комитеты "Мемориал"га (Алесь Беляцкий һәм Гражданлык ирекләре үзәге белән бергә) Тынычлык премиясен бирде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG