Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә "ят агент" медиа чаралары исемлегенә "Idel.Реалии"ның хәзерге һәм элекке 4 хәбәрчесе кертелгән


Хәзерге вакытта исемлектә 103 кеше һәм оешма бар. 

3 декабрь кичендә Русия юстиция министрлыгы "ят агент" мәгълүмат чаралары реестрына тагын дүрт кешене кертте. Бу хакта министрлык сайтында хәбәр ителә.

Исемлеккә "Idel.Реалии"ның 4 хәзерге һәм элекке хәбәрчесе: Регина Хисамова, Регина Гималова, Андрей Григорьев һәм Алинә Григорьева кертелгән. Регина Гималова "Idel.Реалии" белән инде ярты еллап хезмәттәшлек итми.

— Кремль Украинага каршы янауларын көчәйткән вакытта да, Путин режимы Русиянең үзендә фактларны хәбәр итәргә кыюлыгы булган журналистларга басымын арттыра. Бүгенге тамгага карамастан, Азатлык радиосының татар-башкорт хезмәте журналистлары Русиядәге үз аудиториясенә хезмәтен дәвам итәчәк. Редакциянең эше хәзер моңарчы беркайчан да булмаган дәрәҗәдә әһәмиятле. — дип белдерде бу уңайдан RFE/RL президенты Джейми Флай.

Русия хакимияте Азат Европа радиосының татар-башкорт хезмәте, шул исәптән Азатлык радиосы һәм "Idel.Реалии" порталы, шулай ук "Настоящее Время" телеканалы һәм RFE/RL-ның башка хезмәтләренә "ят агент" мәгълүмат чаралары канунын үтәмәү өчен штрафлар сала. Гомуми штрафлар күләме 100 миллион сумнан арта. Май аенда RFE/RL вәкилләре бу уңайдан Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә Русия хакимиятенә каршы мөрәҗәгать итте.

Хәзерге вакытта Русия юстиция министрлыгының "ят агентлар" исемлегендә 103 кеше һәм оешма бар.

  • Русия юстиция министрлыгы "ят агент" мәгълүмат чаралары исемлегендә Азат Европа/Азатлык Радиосы проектлары, "Медуза" сайты, "Дождь" телеканалы, "Голос" хәрәкәте бар. "Ят агент" дип танылган кайбер редакцияләр эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр булды, башкалары икътисади проблемнар барлыкка килүе турында белдерде.
  • 2017 елның 5 декабрендә Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын, Idel.Реалии, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясен, барлыгы тугыз мәгълүмат чарасын "ят агент функцияләрен башкаручы мәгълүмат чаралары" исемлегенә кертте. Азат Европа/Азатлык Радиосы медиакорпорациясе Русия хакимиятләренең әлеге карары белән килешми. Мәскәү моны Кремль тарафыннан финансланучы RT телеканалын АКШта "чит ил агенты" буларак теркәүгә җавап дип атады.
  • RFE/RL президенты Джейми Флай медиаоешманың Русиядә эшчәнлеген дәвам итәчәген күп тапкыр белдерде. "Безнең эшне цензуралауның һәм журналистларны дәшмәскә мәҗбүр итүнең теләсә нинди омтылышларын кире кагабыз. Без Русия аудиториясенә хезмәт итүне дәвам итәчәкбез", диде Флай.
  • Беренче тапкыр Русия юстиция министрлыгы "ят агент" мәгълүмат чаралары реестрына физик затларны 2020 елның декабрендә кертте. Исемлеккә хокук яклаучы Лев Пономарёв, активист Дарья Апахончич, "Псковская губерния" мөхәррире Денис Камалягин, "Радио Свобода" белән хезмәттәшлек итүче журналистлар Людмила Савицкая белән Сергей Маркелов кертелгән иде.
  • Русиядә "ят агент" дип танылган матбугат чаралары Русия җирлегендә юридик зат теркәргә, юстиция министрлыгында теркәләрегә һәм финанс операцияләрен әлеге министрлык аша уздырырга мәҗбүр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG