Accessibility links

Кайнар хәбәр

Росстат: Русиядә октябрь аенда коронавирус йоктырган 74,8 мең кеше үлгән


Бу пандемия башыннан яңа рекорд булып тора.

2021 елның октябрь аенда Русиядә коронавирус йоктырган 74 893 кеше вафат булган. Бу хакта Росстат хәбәр итә.

Шул үлемнәр арасында 68,7 мең очракта COVID-19 төгәл яки югары ихтимал белән үлем сәбәбе булган. 1,1 мең очракта ковид үлемне тизәйткән авырлыкларга сәбәпче булган, 5 мең кешедә коронавирус үлем сәбәбе булмаган, диелә статистик мәгълүматта.

РБК билгеләгәнчә, COVID-19дан үлем һәм аны йоктырган кешеләрнең үлем саннары белән октябрь ае пандемия башыннан яңа рекорд куйган (ноябрь саннары әлегә игълан ителмәгән). Элекке максимум 2021 елның июлендә булган, ул айда Русиядә коронавирус йоктырган 50,4 мең кеше үлгән.

Октябрь саннарын исәпкә алганда, Русиядә бөтен пандемия дәвамында COVID-19 йоктырган 538 мең кеше үлгән. Аларның 460 мең очрагында ковид үлемнең төп сәбәбе санала.

Медуза (Русия хакимияте аны ят агент дип таный) язуынча, чынбарлыкта Русиядә коронавирустан тагын да күбрәк кеше үлүе ихтимал, чөнки рәсми статистика коронавирус белән авырып чыгучыларны исәпкә алмый. Октябрьдә чамадан тыш үлем-китем 100 меңнән арткан, бу да пандемия башыннан бирле максимум булып тора. Пандемия башыннан Русиядә чамадан тыш үлем-китем бер миллион чамасы тәшкил итә.

Русиядә җәй башыннан коронавирус белән авыручылар саны һәм үлемнәр саны артуы күзәтелә. Эпидемиологик вазгыять начарлану сәбәпле 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ил буйлап "ял көннәре" игълан ителде.

Русиянең коронавирус белән көрәш штабы китергән мәгълүматка күрә, соңгы тәүлектә Русиядә 32 974 кеше коронавирус йоктырган. Соңгы тәүлектә 1 215 үлем теркәлгән, дип хәбәр итә рәсмиләр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG