Театр бинасында 4 декабрьдә узган тантаналы чарада Татарстан һәм Оренбурдан килгән кунаклар да катнашты. Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев театрга Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән 2,5 млн сум бүләк итте. Миңнеханов исеменнән дип игълан ителсә дә, чынлыкта бу акча барлык Татарстан халкыннан бирелә. Акча сәхнә өчен кирәкле җиһазлар сатып алуга кулланылачак.
Котлау сүзләрен әйткәндә, Милли шура рәисе Уфада татар театры тарихы чынлыкта 30 ел түгел, ә 110 ел тәшкил итә, дип ассызыклап үтте.
Кичәдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров исеменнән республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйкова чыгыш ясады. Ул татар театрына гастрольләргә йөрер өчен автобус бүләк итте.
Уфада татар театрының беренче тамашасы 1912 елда узган. "Нур" исемле татар труппасын "Сәйяр" труппасыннан аерылып чыккан 19 яшьлек Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская оештырган.
Волжская – татар театр сәхнәсенең беренче хатын-кыз артисты. Театрда ул режиссер да, беренче профессионал артист та була. 1912 елдан 1918 елга кадәр яшь театр труппасы бөтен Урал, Идел буе, Үзәк Азия, Төньяк Кавказ, Кырым һәм Себер буйлап гастрольләрдә йөри. Әмма ватандашлар сугышы елларында труппа таркала.
Уфада 1912-1922 елларда булган татар драма театрын яңадан ачу таләбе белән 1989 елда Башкортстан татар иҗтимагый үзәге чыга. Бу таләп ТИҮнең оештыру корылтае резолюциясенә дә кертелә. 1991 елда татар театрын торгызу идеясе Уфа шәһәр башкарма комитеты тарафыннан хуплана. Шул ук елда "Нур" татар студиясе оеша. Ике елдан соң студиягә "Уфа дәүләт татар театры" статусы бирелә. 1994 елда элекке "Пламя" кинотеатры нигезенә татар театры бинасы салына башлый. 1998 елның октябрендә театр труппасы бинаның төзелгән бер өлешенә күчә. Театрның кече залы 2000 елның июнендә ачыла. Театр бинасы 2007 елда гына төзелеп бетә.
2019 елда "Нур" театры каршындагы мәйданда Габдулла Тукайга һәйкәл ачтылар. Театрның 30 еллыгына багышланган концерт башланыр алдыннан Шәйхразиев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе татар шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салды.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!