Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Важные истории" "Медуза"ны яклаган өчен "ят агент" дип танылган 


"Важные истории" журналисты Ирина Долинина
"Важные истории" журналисты Ирина Долинина

Юстиция министрлыгы шулай ук редакция хезмәткәрләренең төп өлеше Русиядән читтә - Ригада эшләвен искәрткән. "Важные истории" әйтүенчә, бу дөрес сүз түгел һәм редакция хезмәткәрләренең 80 проценты Мәскәүдә яши һәм эшли.

Русиянең Юстиция министрлыгы "Важные истории"ның "ят агент" мәгълүмат чаралары реестрына ни сәбәпле кертелүен ачыклаган. Бу хакта әлеге статус белән килешмәү уңаеннан барган юридик процедуралар вакытында министрлыкның басмага җибәргән рәсми каршы килү хатларыннан билгеле булган.

Нигезләрнең берсе – керемнәренең шактый өлешен югалткан "Медуза"ны (Русиядә "ят агент" дип танылды) донатлар җибәреп хупларга өндәгән твит (твитта "Медуза" сайтына сылтама да булган). Икенче нигез - шулай ук Русиядә ят агент дип танылган "Азатлык радиосы"ның һәм аның төбәктәге редакцияләренең сайтларында "Важные истории"нең журналист тикшерүләренә таянып чыгарган яңалыклары.

Юстиция министрлыгы шулай ук редакция хезмәткәрләренең төп өлеше Русиядән читтә - Ригада эшләвен искәрткән. "Важные истории" әйтүенчә, бу дөрес сүз түгел һәм редакция хезмәткәрләренең 80 проценты Мәскәүдә яши һәм эшли.

Ноябрьдә "Медуза" һәм VTimes-ны хуплаганы өчен "ят агентлар" дип, "Проект" басмасының (Русиядә "теләнмәгән оешма" дип танылды һәм эшчәнлеген туктатты) дүрт журналисты да игълан ителгән иде.

3 декабрь кичендә Русия юстиция министрлыгы "ят агент" мәгълүмат чаралары реестрына тагын дүрт кешене кертте. Исемлеккә "Idel.Реалии"ның 4 хәзерге һәм элекке хәбәрчесе: Регина Хисамова, Регина Гималова, Андрей Григорьев һәм Алинә Григорьева кертелде. Регина Гималова "Idel.Реалии" белән инде ярты еллап хезмәттәшлек итми.

— Кремль Украинага каршы янауларын көчәйткән вакытта да, Путин режимы Русиянең үзендә фактларны хәбәр итәргә кыюлыгы булган журналистларга басымын арттыра. Бүгенге тамгага карамастан, Азатлык радиосының татар-башкорт хезмәте журналистлары Русиядәге үз аудиториясенә хезмәтен дәвам итәчәк. Редакциянең эше хәзер моңарчы беркайчан да булмаган дәрәҗәдә әһәмиятле — дип белдерде бу уңайдан RFE/RL президенты Джейми Флай.

Русия хакимияте Азат Европа радиосының татар-башкорт хезмәте, шул исәптән Азатлык радиосы һәм "Idel.Реалии" порталы, шулай ук "Настоящее Время" телеканалы һәм RFE/RL-ның башка хезмәтләренә "ят агент" мәгълүмат чаралары канунын үтәмәү өчен штрафлар сала. Гомуми штрафлар күләме 100 миллион сумнан арта. Май аенда RFE/RL вәкилләре бу уңайдан Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә Русия хакимиятенә каршы мөрәҗәгать итте.

Хәзерге вакытта Русия юстиция министрлыгының "ят агентлар" исемлегендә 103 кеше һәм оешма бар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG