Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның Самосырово чүплегендә электр станциясе төзеләчәк 


Самосырово чүплеге (архив фотосы)
Самосырово чүплеге (архив фотосы)

Чүплектән чыккан газдан электр энергиясе ясап, базарда сатачаклар.

2023 елда Казанның Самосырово чүплегендә электр станциясе төзеләчәк. Моңа һәм рекультивация өчен Татарстан һәм федераль бюджеттан 860 млн сум акча бүленәчәк. Бу хакта 7 декабрьдә Казан шәһәре мэры Илсур Метшин белдерде. Чүплектә электр станциясен төзү Татарстанда беренче пилот проекты булачак.

Электр станциясе 15 ел эшләр дип көтелә. Проектның егәрлеге 1,5 МВт тәшкил итәчәк. Яңа станциянең нечкәлекләре турында Казан шәһәре башкарма хакимияте җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин сөйләде. Аның сүзләренчә, чүплектән алынган электр энергиясе базарда сатылачак. Монда Ниндерланд технологиясе кулланылачак. Ул черегән чүптән метан газы алуга корылган.

Электр станциясен киләсе елдан төзи башларга җыеналар. Моннан тыш, Гыйниятуллин Осиново бистәсе янында төзелүче чүп заводы 2023 елда эшли башлаячагын әйтте. Завод янында "Экотехнопарк" чүп эшкәртүче завод салыначак. Анда калдыкларны тирәнтен аеру, азык-төлек калдыкларыннан компост җитештерү һәм калдыклардан икенче чимал ясау каралган.

Моңа кадәр Казан янындагы чүп яндыру заводы 25 процентка төзелүе билгеле булды. Татарстан парламенты заводка 2,4 миллиард сумлык ташламаны хуплады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG