Accessibility links

Европа берлеге Баш прокуратураны "Мемориал"ны ябуны туктатырга өнди 


Дунья Миятович
Дунья Миятович

Шулай ук оешма "ят агентлар" турындагы канунны кеше хокуклары өлкәсендә Европа стандартларына ярашлы хәлгә китерүне сорый.

Европа берлегенең кеше хокуклары комиссиясе башлыгы Русиянең баш прокуратурасын "Мемориал" хокук яклау үзәгенең һәм "Халыкара Мемориал"ның (ике оешма да Русиядә "ят агент" дип танылды) эшчәнлеген бетерү процессын туктатырга өндәгән.

Дунья Миятович баш прокурор Игорь Красновка юллаган хатында ике дәрәҗәле хокук яклау оешмасының, Русиянең "ят агентлар" турындагы кануны нигезендә, эзәрлекләнүенә борчылу белдергән.
Комиссия башлыгы ликвидацияләү процессын туктатуны һәм "ят агентлар" турындагы канунны кеше хокуклары өлкәсендә Европа стандартларына ярашлы хәлгә китерүне сораган.

Миятович Европа берлегендәге төрле оешмаларның алданрак Русия канунын сивил җәмгыять шартларына каршы килүче дип тануын искә төшергән. Әлеге канун ассоциациянең ирегенә һәм фикер белдерү хокукына тыкшына диелгән хатта.

Миятович Русия хакимиятләренең сүз иреген һәм сивил җәмгыять эшчәнлеген чикләвен дәвам итүенә борчылу белдергән.

"Мемориал" тарихи-агарту, хәйрия һәм хокук яклау халыкара җәмгыяте – Совет берлегендәге һәм хәзерге Русиядәге сәяси репрессияләрне тикшерү белән шөгыльләнүче, сәүдәгә корылмаган оешма. Русия юстиция министрлыгы 2014 елда хокук яклау үзәген "ят агент" дип таныды. Тарихи-агарту җәмгыяте исә 2016 елда "ят агент" дип танылды.

Ноябрь башында Русия баш прокуратурасы "Мемориал" хокук яклау оешмасын һәм "Халыкара Мемориал"ны ликвидацияләүне сорап, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Прокуратура оешманы "ят агентлар" турында канунны даими рәвештә бозуда гаепли.

Хокук яклаучыларга карата беренче мәхкәмә утырышлары узды инде, әмма алар күчерелде.

Кеше хокукларын яклаучылар бу Русия хакимиятенең сәяси басымы дип саный һәм оешманы бетерү өчен бернинди хокукый нигез юклыгын әйтә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG