Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларус "дус булмаган илләрдән" ит, сөт, тоз һәм башка тауарлар кертүне тыйды


Тыюлар үз көченә 2022 елның 1 гыйнварыннан керәчәк. Тыю балалар азыгына һәм илдә җитештерелми торган, әмма мөһим булган кайбер тауарларга кагылмаячак.

2022 елның 1 гыйнварыннан Беларус "илгә карата дискриминацияләү сәясәтен тормышка ашырган һәм дус булмаган гамәлләр кылган" дәүләтләрдән кайбер тауарларны кертүне тыя. Бу хакта "Белта" агентлыгына Беларус хакимиятенең матбугат хезмәтендә белдергәннәр.

Беларус хакимияте карарына күрә, импорт чикләүләре Европа дәүләтләренә һәм аның дәүләт-әгъзаларына, АКШка, Канадага, Норвегиягә, Албаниягә, Исландиягә, Төньяк Македониягә, Британиягә, Черногориягә һәм Швейцариягә кагылачак.

Эмбаргога эләккән тауарлар арасында эре мөгезле терлек, дуңгыз һәм кош-корт ите, колбаса, сөт һәм сөт ризыклары, яшелчәләр, җиләк-җимеш, чикләвекләр, кондитер эшләнмәләре, тоз һәм башкалар бар.

Беларус хакимиятенең матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, импортка кертелгән тыюның искәрмәләре дә бар. Аерым алганда, ул беларусларның шәхси куллануы өчен кертелгән тауарларга, балалар азыгына һәм илдә җитештерелми торган, әмма мөһим булган кайбер тауарларга кагылмаячак.

2 декабрьдә Европа берлеге Беларуска каршы чираттагы – санкцияләрнең бишенче тупланмасын кабул итте. Моңа АКШ, Британия һәм Канада да кушылды. Чикләүләргә Беларусның һава ширкәтләре, туристик оешмалары, химия оешмалары, башка тармаклардагы ширкәтләре, шулай ук Александр Лукашенка даирәсеннән кешеләр һәм куәт оешмасы вәкилләре эләкте.

6 декабрьдә Беларусның тышкы эшләр министрлыгы санкцияләрнең канунсыз булуын, аларның Беларус суверенитетын какшатуга һәм аның ватандашларының тормышын начарайтуга юнәлтелгән булуын белдерде. Әлеге чикләүләргә җавап буларак Беларус хакимиятләре тауарлар импортына тыю кертәчәк, чит ил ватандашларының "кара исемлекләрен" киңәйтәчәк һәм башка адымнар ясаячак дип белдергән Беларусның тышкы эшләр министрлыгы.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG