Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бастрыкин төбәкләрдә, шул исәптән Татарстанда, аклау карарларының саны артуы белән канәгать түгел


Александр Бастрыкин
Александр Бастрыкин

Русиянең тикшерү комитеты башлыгы аклау карарларының артуын тикшерүнең, аеруча дәлилләр туплау этабында, эш сыйфаты җитәрлек дәрәҗәдә булмавы белән бәйләгән.

Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин җинаять эшләрендә аклау карарларының саны арту сәбәпле, комитетның төбәкләрдәге идарәләре эшчәнлеген тәнкыйтьләгән. Бу хакта Тикшерү комитетының сайтында хәбәр ителгән.

Киңәшмә вакытында Бастрыкин "җинаять эшләрендә акланган затларның саны аеруча борчу уятырдай" идарәләрдәге җитәкчеләрнең чыгышларын тыңлаган. Бу – Татарстан, Хакасия, Краснояр крае, Калуга һәм Кострома өлкәләре, диелә.

Русиянең тикшерү комитеты башлыгы аклау карарларының артуын тикшерүнең, аеруча дәлилләр туплау этабында, эш сыйфаты җитәрлек дәрәҗәдә булмавы белән бәйләгән.

Бастрыкин мәгълүматына күрә, күпчелек аклау карарлары шәхескә каршы җинаятьләр турындагы эшләргә кагыла һәм аларны "присяжныйлар" чыгара.

Очрашу нәтиҗәләренә күрә, Бастрыкин хөкем ителүчеләрне аклауның һәр очрагын аерым карауны һәм аклау турындагы карар чыгуга сәбәпче булырлык хокук бозулар ясаган тикшерүчеләргә карата кырыс дисциплинар чаралар күрүне таләп иткән.

2021 елда Русия мәхкәмәләре хөкем ителүчеләрнең бер проценттан азрагын гына аклаган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG