Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия федераль канцлеры итеп Олаф Шольц сайланды 


Олаф Шольц һәм Ангела Меркель
Олаф Шольц һәм Ангела Меркель

63 яшьлек Шольц Германиянең тугызынчы канцлеры булачак.

8 декабрьдә социал-демократ Олаф Шольц Гермния федераль канцлеры итеп сайланды. Аның намзәте өчен Бундестагның 395 депутаты тавыш бирде. Ул 16 ел дәвамында хөкүмәт башлыгы булган Ангела Меркельне алыштырды.

Германиядә федераль канцлер башкарма хакимият башлыгы булып тора. Алданрак сәясәтчене канцлер вазифасына билгеләү турында сентябрьдә узган сайлаулардан соң социал демократлар фиркасе, "Яшелләр" һәм Азат демократик фирка килешкән иде.

63 яшьлек Шольц Германиянең тугызынчы канцлеры булачак. Сәясәтче 1958 елда Оснабрюкта туган, юриспруденцияне өйрәнгән, альтернатив хәрби хезмәт узган һәм адвокат булып эшләгән.

Ул ике мәртәбә: 1998 елдан 2001 елга кадәр һәм 2002 елдан 2011 елга кадәр Бундестагның депутаты булган. Германия хөкүмәтендә ике ел буе хезмәт министры вазифасында эшләгән, җиде елга якын Һамбургның беренче бургомистры булган. 2018 елның мартыннан Германия финанс министрлыгын җитәкләгән һәм бер үк вакытта вице-канцлер вазифасында эшләгән, дип яза DW.

Басма YouGov-ның 8 декабрьдә чыгарган сораштыруын да китергән, аның нәтиҗәләренә күрә, алманнарның өчтән икесе яңа канцлер үз вазифасында дүрт елдан да артык тормас дип саный. Сораштыруда катнашканнарның 20 проценты Шольц җитәкләгән өч фирка коалициясе, 2025 елда ниятләнгән Бундестагка киләсе сайлаулар булганчы ук, таркалыр дип фаразлый.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG