Татарстанда алимент түләмәүчеләр 20 меңгә якынлашкан. Хәзер республикада 2,6 млрд сум бурычлар җыелган. Бу хакта, бүген, 8 декабрьдә мәхкәмә тәфтишләре федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Елена Варфоломеева республика иҗтимагый пулатында узган матбугат очрашуында белдерде.
"Соңгы 11 айда мәхкәмә тәфтишләре идарәсендә 33 мең бурычны түләтү карары булган. Узган ел белән чагыштырганда, бу 954 очракка күбрәк. Быелга гына 12 меңгә якын эш ачылды. Узган елныкына караганда, әлеге күрсәткеч 13 процентка арткан. Шул ук вакытта тәфтишләр тарафыннан 13 мең эш ябылган", диде ул.
Быел барлыгы 1 088 җинаять эше ачылган. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 23 процентка күбрәк. Алимент түләтү турында карарларның 0,5 процент очрагында гына кешеләр ихтыяри төстә түли. Бурычлы кешеләрнең 13 процентын эзлиләр.
"Алимент түләмәгән кеше эшеннән китсә, аны шундук тәфтишләр игътибар үзәгенә ала. Бурычы бер айга гына җыелган булса да, аның милеген өйрәнә башлыйлар. 2021 елда 450 млн сум кайтарта алдык. Узган ел белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 71 процентка күбрәк. Шуңа да карамастан, бурычлар күп булып кала", диде ул.
Бурычлы 1 654 кешенең милкенә, шул исәптән, 44 автомобильгә арест салганнар. 2021 елда Татарстанда яшәүче 24 мең кешегә Русиядән чит илгә чыгу тыелган. Хәзерге вакытта әлеге чикләү карары 10 мең кешегә кагыла.
Бүгенгә алимент бурычларының 18 процентын гына кайтара алганнар. Хәзер Татарстанда бурычлар күләме 2,6 млрд сумнан артып китә.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!