Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада пенсионер хастаханә янында үзенә ут төрткән


Ул яшәргә теләмәве турында кычкырган.

Уфада пенсионер хатын-кыз хастаханә янында үз-үзен үтермәкче булган дип хәбәр итә Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

9 декабрьдә 9:36 сәгатьтә шаһитләр Октябрь проспектында урнашкан хастаханә бинасы янында кеше януы турында хәбәр иткән. Хастаханәнең янгын иминлеге инженеры ашыгыч хезмәтләргә шалтыраткан, соңрак янгын сүндерү җайланмасы алып, хатын-кызны коткарырга ашыккан.

64 яшьлек пенсионерны II дәрәҗәдәге пешүләр белән хастаханәгә урнаштырганнар. Шаһит аның яшәргә теләмәве турында кычкыруын ишеткән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчесе хатын-кызның үзенә сыекча сибүен һәм киеменә ут төртүен ачыклаган.

Әлегә пенсионерның ни өчен бу адымга баруы сәбәпләре төгәл ачыкланмаган.

Бу Идел буе төбәгендә һәм Башкортстанда үз-үзен яндыручыларның беренче очрагы гына түгел.

2020 елның 2 октябрендә Түбән Новгород журналисты Ирина Славина Түбән Новгород өлкәсенең Эчке эшләр министрлыгы бинасы каршында үз-үзен яндырып үтергән иде. Очраклы үтеп баручы аны коткарырга тырышты, ләкин журналист аны этеп җибәрде. Ирина Славина "Үлемемдә Русия Федерациясен гаепләвегезне сорыйм" дигән язу калдырган иде.

2019 елның 10 сентябрендә галим, фәлсәфәче, удмурт теле өчен көрәшүче активист Альберт Разин туган телен яклау чарасы вакытында үз-үзен яндырып үтергән иде.

2018 елның гыйнварында Ишембайның мэрия каршындагы мәйданында Дмитрий Рудов үз-үзенә ут төртте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG