Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда һәм Башкортстанда күмәк иммунитет 70 проценттан арткан


Татарстанда 60 яшьтән өлкәнрәкләрне вакциналау әле дә акрын бара.

Татарстанда күмәк иммунитет 72 процентка диярлек җиткән. Бу хакта "Бердәм Русия"нең төбәктәге штабы Instagram-ында коронавируска каршы чикләүләр уңаеннан уздырылган туры элемтәдә Роспотребнадзорның республикадагы идарәсе башлыгы Марина Патяшина белдерде. "Бүгенге көнгә без өлкән халыкның 72 процентын вакциналадык, тагын 300 мең тирәсе кешегә вакцина ясатасы калды", диде җитәкче.

Шул ук вакытта ул 60 яшьтән өлкәнрәкләрне вакциналау акрын баруын искәртте. Халыкның бу категориясендә вакциналану дәрәҗәсе – 60 процент. Шул ук вакытта 60 яшьтән өлкәннәр арасында үлү очраклары өч мәртәбә югарырак, диде Патяшина.

Республиканың коронавируска каршы көрәш оператив штабы мәгълүматына күрә 8 декабрьгә Татарстанда 2 141 824 кеше вакцина ясаткан, шуларның 1 654 785сы вакцинаның икенче дозасын алган.

Рәсми саннарга күрә, Башкортстанда күмәк иммунитет 74,2 процентка җиткән. 9 декабрьгә коронавируска каршы вакцинаның беренче дозасы 2 059 482 кешегә ясалган, тулысынча 1 842 592 кеше вакциналанган.

Хәзерге вакытта кайбер категория гражданнарын мәҗбүри вакциналау Русиянең бөтен төбәкләрендә дә гамәлдә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG