Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондон мәхкәмәсе Ассанжны АКШка экстрадицияләргә рөхсәт итте


Джулиан Ассанж
Джулиан Ассанж

Хәзерге вакытта Британия төрмәсендә утырган Ассанжга ашыгыч рәвештә экстрадацияләнү янамый. Аппеляция мәхкәмәсенең карары Британиянең Югары мәхкәмәсенә шикаять ителә ала.

Лондон мәхкәмәсе АКШ юстиция министрлыгының түбән инстанция мәхкәмәсе карарына апелляциясен канәгатьләндерде һәм WikiLeaks проектына нигез салучы Джулиан Ассанж Кушма штатларга тапшырыла ала дип карар чыгарды.

Алданрак АКШ хакимиятләренең Ассанжга тиешле мөнәсәбәттә булу һәм аның хокукларын яклау турында биргән гарантиясен мәхкәмә игътибарга алган.

Аппеляция мәхкәмәсенең карары, үз чиратында Британиянең Югары мәхкәмәсенә шикаять ителә ала, ягъни хәзерге вакытта Британия төрмәсендә утырган Ассанжга ашыгыч рәвештә экстрадацияләнү янамый.

Аппеляция уңаеннан тыңлаулар Лондон мәхкәмәсендә октябрьдә узды. Кушма штатларның позициясен тәкъдим иткән юристлар, аерым алганда, Америка төрмәсендә Ассанжка карата махсус административ чарлар күрелмәячәге турында гарантия биргән иде, ягъни аның күрешүләргә хакы булачак һәм ул ялгыз камерага урнаштырылмаячак диелде.

АКШ хакимиятләре, шулай ук яңа хокук бозулар эшләмәгән очракта, аның Колорадо штатында урнашкан иң кырыс тәртипле төрмәгә җибәрелмәячәген вәгъдә итә. Шулай ук АКШ Америка мәхкәмәсе Ассанжны ирегеннән мәхрүм итү турындагы карар чыгарган очракта, ул җәза мөддәтен үз ватанында – Австралиядә үтәргә тиеш булуы белән килешкән.

Ассанжның юристлары, шулай ук Amnesty International хокук яклау оешмасы вәкилләре тыңлаулар барышында бу гарантияләрне кире каккан. Бу гарантияләрне алар җитәрлек түгел дип атаган, шулай ук АКШның аларны гамәлдән чыгару хокукы кала бирә дип белдергән.

Алданрак табиблар сылтанып адвокатлар Ассанжның психологик хәлате шундый - эскстрадиция булган очракта, ул үз-үзенә кул салырга тырышырга мөмкин дип әйткән.

Мондый гарантияләр барлыкка килгәннән соң, экстрадицияләү өчен бернинди каршылыклар калмаган.

АКШта Ассанжка тулаем алганда 18 гаепләү белдерелгән, шул исәптән шымчылык турындагы канунны бозуы хакында да. Бу – WikiLeaks-ның төрле Америка дәүләт оешмадарының яшерен документларын бастыруы белән бәйле.

АКШта Ассанжка 100 елдан артык төрмә мөддәте яный. Шулай да, АКШ хакимияте вәкилләре элегрәк моңа охшаш гаепләүләр нигезендә чагыштырмача йомшаграк карарлар чыгарылуын искәртә.

Джулиан Ассанж 2012 елдан бирле Лондондагы Эквадор илчелегеннән чыкмый яшәде. Ул чакта Ассанж Британиядә йорт сагында утыра иде. Көчләү эше нигезендә гаепләнгән Ассанж Швециягә экстрадицияләү мәсьәләсендә мәхкәмә карарын көтә иде. Эквадор аңа сәяси сыену бирде.

Нәтиҗәдә Швеция Ассанжка карата гаепләүләрдән баш тартты, әмма экстрадицияләүне АКШ таләп итә башлады.

2019 елда Эквадор Ассанжны сыену урыныннан мәхрүм итте һәм ул Британия хакимиятләре тарафыннан кулга алынды. Шул вакыттан башлап ул төрмәдә утыра, ә мәхкәмә аны экстрадицияләү турындагы эшне карый. Беренче инстанциядә эш аның файдасына булган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG