Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда мәхкәмә Коръән тәфсирен һәм хәдисләр җыентыкларын экстремист материал дип таныды


Аерым алганда, Габдерахман әс-Сәгыйдинең Коръән тәфсире "Сәхих әл-Бохари", "Бүлүк әл-Мәрам" китаплары тыелган әдәбият исемлегендә булырга тиеш дип табылган.

Татарстанда Лаеш районы мәхкәмәсе 9 декабрьдә узган утырышында ислам тәгълиматына караган алты хезмәтнең берничәсен экстремист материал дип тану турында карар чыгарган. Бу турыда адвокат Руслан Нәгыев хәбәр итә.

Мәхкәмәдә дүрт ел элек Казан һава аланында Руслан Хәйретдиновтан алынган китаплар каралган. Шикле әдәбият буларак Габдерахман әс-Сәгыйдинең "Изге Коръән тәфсире"ның өч томы, һәм өч хәдисләр җыентыгы – "Сәхыйх әл-Бохари", "Изгеләр бакчасы" һәм "Булүк әл-Мәрам" китаплары тикшерелгән.

Бу басмаларны тыюны таләп итеп Идел буе районы транспорт прокуратурасы шикаять биргән иде. Мәхкәмә бу таләпне өлешчә генә канәгатьләндерде. Мәхкәмә карарына ярашлы, өч басма – "Тәфсир"нең беренче томы, һәм ике хәдисләр җыентыгы - "Сәхих әл-Бохари" һәм "Бүлүк әл-Мәрам" экстремист материал дип танылган.

Прокуратура бу басмаларга каршы көрәшне 2017 елда ук башлаган иде. Аның соравы нигезендә Казандагы төбәкара эспертизалар үзәге бәяләмә әзерләп бирде. Бу белешмәдә әлеге әдәбиятта "бүгенге дәүләтнең дөньяви системын танымау белән бәйле аерым тезислар", башка дин кешеләренә дошманлык уяту билгеләре, исламның өстенлеген пропагандалау һәм мөселманнарны көч куллану гамәлләренә этәрү бар диелгән.

2019 елда бу китапларны нәшер итүчеләрнең вәкилләре булган адвокатлар әлеге экспертизаны тиешенчә башкарылмаганлыгын ачыклады һәм экспертизаны яңадан уздыруны таләп итте. Мәхкәмә аларның таләбен үтәде. Икенче экспертизаны Мәскәү ислам институты башкарды. 2021 елда өченче экспертиза ясалды, һәм мәхкәмә аның нигезендә ахыргы карарын чыгарды.

Адвокат Нәгыев бу карарны да шикаять итәчәген әйтә.

"Безнең карашка, хәдисләр җентыкларын тыярга маташу, шул исәптән иң абруйлы "Сәхих әл-Бохари" җыентыгына һөҗүм итү хакимиятнең чираттагы ялгышуы булып тора, һәм мөселманнар алдында дәүләтнең дәрәҗәсен төшерә. Без инде күп мәртәбәләр игътибарны юнәлтеп килдек: урта гасырга караган мөселман әдәбиятында толерантлык турында бүгенге көндәгечә күзаллаулар булуын башка да китереп булмый, чөнки ул әдәбият дини сугышлар чорын һәм шул вакытлар өчен хас булган принципларны тасвирлый. Исламның башлангыч чорлары тарихын, шулай ук аңа нигез салучы, Мөхәммәд пәйгамбәрнең идеологиясен яңадан язып булмый, ул билгеле бер сыйфатта дини гореф-гадәткә кереп калган. Шул ук вакытта бу катлам белемнәрне хәзерге көндә яшәүче Русия мөселманнарыннан яшереп тә булмый. Безнең күзлектән чыгып караганда, тәрҗемәләр һәм барлык өч хәдисләр җыентыкларындагы аңлатмалар шактый дәрәҗәдә нейтраль һәм бу басмаларны экстремист дип тану өчен нигез була алмый, - дип белдерделәр "Сова" мәгълүмат-аналитика үзәге экспертлары (үзәк Русиядә "ят агент" дип танылган).

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG