Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә кырымтатар мәдәният көннәре програмы кыскартылды

Кырымтатар мәдәнияте көннәре бары бер көн генә узды. Програм Төркия хакимиятләре карашы сәбәпле кыскартылды. Кырымтатар активистлары Төркиядәге мәдәният көннәрен сәяси чара, ул пропагандага корылган, дип бәяләде.

Анкарада узучы кырымтатар мәдәнияте көннәре урыны Украинаның тышкы эшләр министрлыгының таләбе белән үзгәртелгән. Бу хакта үзен Төркиядәге кырымтатар үзәкләре федерациясе рәисе итеп күрсәткән Унвер Сель әйтте.

"Без Анкара шәһәрендәге Яшьләр паркында бәйрәмне башлап, өч көн дәвамында Кырымтатар мәдәнияте көннәрен үткәрергә җыендык. Әмма, кызганычка каршы, Украина тышкы эшләр министрлыгы һәм илчелеге таләбе белән Төркия тышкы эшләр министрлыгы ул башка урында үтсен дигән теләк белдерде", диде Унвер Сель чараны ачу тантанасында.

Аның сүзләренчә, оештыручылар чараны бер көн генә уздырырга һәм аны Анкарадагы Россотрудничество вәкиллегендәге Рус йортына күчерергә мәҗбүр булган.

Кырымтатар мәдәният көннәрен яшьләр паркында үткәрергә ризалыкны Анкара шәһәре муниципалитеты бирмәгән.

Кырымдагы кырымтатар активистлары Төркиядәге мәдәният көннәрен сәяси чара, ул пропагандага корылган, дип бәяләде.

Анкарада кырымтатар мәдәният көннәре барганда Төркиядәге кырымтатар оешмалары мәйданчыгында, аерым алганда Анкарадагы милли китапхәнәдә Кеше хокуклары көне кысаларында "Оккупацияләнгән Кырымда кеше хокуклары һәм Кырым татарлары" панеле узды. Аның эшендә Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров, Украинаның Анкарадагы илчесе Василь Боднар, Бөтендөнья кырымтатар конгрессының баш сәркәтибе Намык Кемаль Баяр, Украина президентының Кырымдагы даими вәкиле Антон Кориневич, Украина-Төркия парламентара элемтәләр төркеме башлыгы Рустем Умеров, Истанбул кырымтатар үзәге җитәкчесе Джелял Ичтен һәм башкалар катнашты. Бу хакта Төркиядәге "ZAFER" газеты хәбәр итте.

"Русия аннексиясе дәвам итә икән кырымтатарларның киләчәге дә, хокуклары да юк", диде Чубаров бу чарада.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG