Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә Мәскәү оештырган кырымтатар мәдәнияте көннәре сәяси чара дип бәяләнә


Истанбулда Русиянең Кырым сәясәтенә каршы протест чарасы, (архив фотосы)

10 декабрьдә Төркия башкаласы Анкарадагы Рус йортында Кырымтатар мәдәнияте көннәре ачыла. Кырымтатар активистлары Мәскәү оештырган бу чара пропагандага корылган дип саный.

Анкарада 10 декабрьдә ачылачак Кырымтатар мәдәнияте көннәре кысаларында Кырымтатар дәүләт музыка-драма театры Гаспринскийга багышланган "Ике гасыр арасында" спектаклен, "Милләт" телерадиокомпаниясе үзенең продукциясен тәкъдим итәчәк, "Хайтарма" җыр-бию ансамбле концерт куячак. Чарада Кырымтатар тарихи мирасы һәм сәнгәте музее, Кырым инженер-педагогия университеты укытучылары, Кырым мөселманнары мөфтияте вәкилләре катнашачак, кырымтатар рәссамнары, Кырымда дәүләт хисабына нәшер ителгән китаплар, матбугат, фото күргәзмәләре әзерләнгән.

Унвер Сель
Унвер Сель

Үзен Төркиядәге "Кырымтатар үзәкләре федерациясе", "Кырым тәраккыяте фонды" рәисе итеп күрсәткән Унвер Сель — әлеге чараны оештыручыларның берсе. Аннексияләнгән Кырымның Мәскәүдәге даими вәкиле, Кырым вице-премьеры Георгий Мурадов "Төркиядә иң зур кырымтатар диаспорасы яши, алар милләттәшләренең Кырымдагы хәзерге тормышлары, уңышлары белән таныша алачак, тарихи ватаннары белән бергә булуларын тоячак. Чит илләрдә яшәүче кырымтатарлар Кырымның Русиягә кушылуына елдан-ел күбрәк уңай яктан карый. Хәзер без оештыру эшләрен алып барабыз, делегациягә кемнәр керүен билгелибез", дип белдерде.

Делегациягә кемнәр керүен "билгелибез" дигәндә, аларның нәрсәгә нигезләнеп билгеләнүе сорау тудыра. Төркиядәге кырымтатар мәдәнияте көннәрендә катнашуга бары дәүләт карамагындагы оешмаларны гына җәлеп итәләр. Рәсми булмаган мәгълүматларга күрә, Төркиягә барырга теләмәгән кешеләргә алга таба эшләгән урыннарында караш үзгәрергә мөмкинлегенә ишарә иткәннәр. Шулай да, бу чарага барудан төрле сәбәпләр табып, баш тартканнар да булган.

"Азатлык" Төркиядәге кырымтатар мәдәният көннәренә карата кайбер кырымтатарларның фикерен белеште.

Бәйсез "Кырым" газеты баш мөхаррире Бекир Мамутов моның артында зур сәяси максат тора диде.

Бекир Мамутов
Бекир Мамутов

— Русия мәдәниятебезне, үзебезне "кайгыртуын" күрсәтергә тели. Безне уйнатып, җырлатып, "менә карагыз, сезнең кардәш халык ничек яши, менә болар дөрес кырымтатарлар, ә тегеләр — экстремист, террорчылар", димәкче була. Бу чараны әзерләүчеләр арасында Русия мәдәният министрлыгы, Русиянең Төркиядәге илчелеге тора. Үзен Төркиядәге "Кырымтатар үзәкләре федерациясе" рәисе итеп таныткан Унвер Сель кебек кеше аларга булыша, - дип белдерде Мамутов.

Кырымтатар корылтаеның үзәк сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляев милләтнең күпчелеге мондый провокацияләрдә катнашмый, чөнки син аларга ярамаган бер адым ясасаң, сине дәррәү үз рәтләреннән чыгаралар, да дошман итәләр, авыл шурасында түгел, тагын да югарырак вазифаларда утырганнарны бу сәбәптән җылы урыннарыннан куып чыгардылар, диде.

Заир Смедляев
Заир Смедляев

— Башкача мөмкин түгел, мәдәният көннәренә барганнар алар хәрби әсирләр. Алар нинди бәхетле булганнарын дөньяга күрсәтмәкчеләр. Русиянең төп максаты шул. Алар теләпме, мәҗбүриме, Русия кубызына бииләр. Кырымга кайткач үз гаиләләренә, туганнарына нәрсә әйтәчәкләр? Моны уйласыннар. Нәрсә, алар халыкка ясалган басымны күрмиләрме? Безнең белән бергә булырга телисез икән, үзегезнең халкыгызны юк итүгә булышкан очракта гына безнең белән бергә була аласыз дигән фикер белән аларны кулланалар. Алар үзеңне дә, милләтеңне дә беркайчан да яратмаслар. Тик син алар алдында тезләнсәң сине яратырлар, ә әгәр дә син баш күтәрәсең икән, сине экстремист, террорчылар рәтенә кертерләр, - ди Смедляев.

Сентябрь башында Заир Смедляев аннексияләнгән Кырымдагы ФСБ бинасы каршына 40лап кырымтатар белән бергә күренекле Кырым сәясәтчесе, мөгаллим һәм журналист Нариман Джелялга теләктәшлек белдерергә чыккач тоткарланган һәм 30 мең сум штрафка хөкем ителгән иде.

Кырымтатарларның сөргенлек фаҗигасенә багышланган рәсемнәр сериясе авторы Рөстәм Әминов "Кырымнан килеп Төркиядә кырымтатар мәдәнияте көннәре уздыралар икән, димәк Кырымда хәлләр начар түгел дигән хис тудырачак. Мондый очракта Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган ничек итеп дөнья алдында кырымтатарларны яклаячак? Ә менә кырымтатарлар катнашмаса, ул, бәлки, ныграк яклауга тотыныр иде, дигән фикерен белдерде.

Бу чип-чиста провокациягә охшаган

— Мин бу көннәрне Төркия үткәрә дип уйлаган идем, ә сез аны Русия оештыра дисез. Мондый очракта бу чип-чиста провокациягә охшаган. Ничек булса да, монда кешеләребезне утырталар, ә без барып чит илдә мәдәният көннәрендә катнашабыз. Мине анда чакырсалар, мин катнашмас идем. Кемдер рәсемнәр күргәзмәсендәме, башка чаралардамы катнашырга тели икән, бу аларның эше. Ә мине 2014 елда булган хәлләргә (Кырым аннексиясе - ред.) карата сөйләгәннәрем өчен университеттан китәргә мәҗбүр иттеләр, диде Әминов.

Шуны да әйтергә кирәк, югарыда телгә алынган Унвер Сель җитәкләгән федерациягә кем, нинди үзәкләр керүе хакында төгәл мәгълүмат юк. Инде күптән оешкан, Төркия буйлап кырымтатар мәдәният үзәкләрен берләштергән гомум үзәкнең аның белән эш итмәве, Унвер Сельның 2014 елгы аннексиядән соң Кырымга еш килеп активлык күрсәтүе, хакимият вәкилләре белән очраша башлавы билгеле.

Төркиядә кырымтатар мәдәният көннәренең Рус йорты залында узуы бу чараның рәсми Төркия ягыннан якланмавына ишәрә ясыйдыр. Баштарак 6 декабрьдә ачылыр дип планлаштырылган мәдәният көннәренең ачылышын 10 декабрьгә, Халыкара кеше хокуклары көненә, кичектерү махсус эшләнмәгәнме дигән сорауга җавап юк.

Мондый кырымтатар мәдәнияте көннәре Төркиядә 2018 елның декабрендә узган иде. Ул чакта Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров Мәскәү моны Кырымны аннексияләү мәсьәләсенә Төркиянең позициясен йомшарту өчен эшли диде.

Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG