Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымның асаба халкы һәм аның почмакларга куелган һәйкәлләре


Кырымның Бакчасарай районында сөрген корбаннары истәлегенә куелган һәйкәлдә "асаба кырымтатар халкы" дигән сүзләр бар
Кырымның Бакчасарай районында сөрген корбаннары истәлегенә куелган һәйкәлдә "асаба кырымтатар халкы" дигән сүзләр бар

Бу атнада БМОның махсус комитеты кырымтатарларны Кырымның асаба халкы дип таныган резолюция өлгесен хуплады. Русия каршы тавыш бирде. Аннексияләнгән Кырымда исә сөрген корбаннары истәлегенә куелган һәйкәлдән "асаба кырымтатар халкы" дигән сүзләрдән "асаба" сүзен алып ташларга таләп итәләр.

17 ноябрь Берләшкән милләтләр оешмасы Гомум җыенының Өченче комитеты Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырымда кеше хокуклары хакында резолюция өлгесен хуплады. Кырымтатарларны Кырымның асаба халкы дип таныган документка каршы чыккан 20 ил арасында Русия дә бар. Кабул ителгән очракта, бу документ Кырым статусын "вакытлыча оккупацияләнгән ярымутрау" буларак билгеләгән беренче резолюция булачак.

Ул арада Кырымның Бакчасарай районында сөрген корбаннары истәлегенә төзелгән мемориаль комплекстагы һәйкәл өстенә язылган "асаба кырымтатар халкы" дигән сүзтезмәдән "асаба" сүзен алып ташларга таләп иткәннәр. Бу хакта Азатлыкка әлеге комплексны төзүдә катнашкан кырымтатар эшмәкәрләренең берсе (исемен язмаска үтенде) сөйләде.

Кырымтатарларның 1944 ел сөрген корбаннары истәлегенә Бакчасарай районы Сюрень (Танковое) тимер юл станциясендә хакимият акчасына төзелгән бу комплекс 2021 елда ачылды.

Бакчасарай районында сөрген корбаннары истәлегенә төзелгән мемориаль комплекс
Бакчасарай районында сөрген корбаннары истәлегенә төзелгән мемориаль комплекс

Гайре рәсми мәгълүматка күрә, Кырымның җәмәгать пулаты рәисе Александр Форманчук, "асаба" сүзе алынмаса, хакимият һәйкәлне үзенең химаясенә алмаячак дип янаган. Түрәгә һәйкәлгә язылган "асаба кырымтатар халкы" дигән сүзләр ошамаган. "Асаба" сүзен алып ташламасагыз, һәйкәлнең кабул ителү икеле, Кырымда кырымтатарлар асаба халык дип танылмаган, миңа алман, грек җәмгыятьләре җитәкчеләре бу хакта даими сөйләп тора, дигән пулат рәисе.

Моңа җавап итеп эшмәкәр түрәгә Украина чорында Кырымда өч халык: кырымтатарлар, караимнар һәм кырымчаклар асаба халык дип танылганын хәтерләткән. Эшмәкәр Азатлыкка әйтүенчә, хәзер алар бу мәсьәләне артык күпертмичә "асаба"сүзен калдырырга, бу эшкә тарихчыларны, галимнәрне җәлеп итергә җыеналар.

* * *

Кырымда соңгы вакытта куелган кырымтатарлар белән бәйле һәйкәлләр бер яктан сөендерсә, икенче яктан хакимиятнең аларны урнаштыруга төрле почмаклар бирүе, ниндидер шикле таләпләр куюы кырымтатар җәмгыятендә сораулар тудыра.

Карасубазарда Абдурешит Медиевка халык акчасына ачылган һәйкәл
Карасубазарда Абдурешит Медиевка халык акчасына ачылган һәйкәл

Карасубазарда (Белогорски) II Дәүләт Думасы депутаты, 1907-1912 елларда шәһәр башлыгы булган Абдурешит Медиевка халык акчасына ачылган һәйкәл моңа чираттагы мисал булды. 12 елга сузылган язышудан соң хакимият бу һәйкәлне бер кырымтатар эшмәкәре төзегән сәүдә-күңел ачу үзәге янындагы мәйданчыкта урнаштырырга ризалык бирде. Өч яктан дивар белән капланган урында ачылган һәйкәлне халыкта "яшерелгән һәйкәл" дип йөртәләр.

Чыннан да, аны күрергә теләгән кеше башта мондый һәйкәл барлыгын белергә һәм аны эзләргә тиеш булачак. Гәдәттә һәйкәлләр ачык, күзгә күренгән урыннарда куела. Монда исә бөтенләй башка максат күздә тотылган булса кирәк. Гәрчә Медиев шәһәр башлыгы булып эшләгән бина каршында шундый урын да, бакча да бар.

Мемет Кемалетдинов
Мемет Кемалетдинов

Кырымтатар активисты, "Илери" ("Алга") этно-мәдәни үзәге җитәкчесе Мемет Кемалетдинов шушы бакчаның бер ягында булган буш урынны һәм башка лаеклы урыннарны сорап еллар буе төрле хакимият ишекләрен кагып йөрсә дә, хакимият бу урыннарны Медиев һәйкәленә ни өчендер лаек күрмәде.

"Һәйкәлне ачу тантанасында катнашкан, кул чабып торган җирле хакимият вәкилләренә, ни өчен Медиев кебек шәһәргә хезмәт иткән кешеләрнең истәлеген халык акчасына мәнгеләштерү өчен һәйкәлгә хакимият 12 ел урын аермады, дип сорадым, мондый эшне алга таба тиз хәл итергә кирәклеген әйттем" диде Мемет әфәнде.

Азатлыкның, моның сәбәбе нәрсәдә, дигән соравына Мемет Кемалетдинов "алар чарага килеп, тасманы кисеп, кул чабып торды, ләкин аларның күбесе моны чын күңелдән теләми", диде. Сүзен дәвам итеп ул, без Медиев һәйкәле торган урынны шәһәрнең матур бер урыны итәрбез, диде.

Акмәчеттә Аметхан Султанга ачылган һәйкәл, 25 октябрь 2020
Акмәчеттә Аметхан Султанга ачылган һәйкәл, 25 октябрь 2020

Тагын бер мисал. 2020 елда Акмәчет шәһәр хакимияте ике тапкыр Совет берлеге каһарманы Аметхан Султанның 100 еллыгына һәйкәлне 2009 елда билгеләнгән мәйданга түгел, ә Пионерский урамындагы бер почмакка куйдыртты. Бу хәл зур шау-шу һәм ризасызлыкка китергән иде. Ә бит һәйкәл куеласы урын 2009 елда ук билгеләнеп, "Монда Аметхан Султанның һәйкәле куелачак" дигән таш та урнаштырылган иде.

2018 елда Русиядә һава аланнарына исем сайлау бәйгесендә Акмәчет һава аланына тавыш бирүдә иң күп тавыш җыйган Кырымның мактаулы гражданы Аметхан Султан исемен Махачкала һава аланы инде йөртә дип, дүртенче турга кертмәделәр. Ә менә Юрий Гагарин исемен (Оренбурның мактаулы гражданы) Оренбур һава аланы 2011 елдан бирле йөртсә дә, 2019 елда аны Сарытау һава аланына да биререгә ни өчендер бу комачауламады.

Шулай итеп, Кырымда кырымтатарлар белән бәйле һәйкәлләр почмакларга яшерелә, аларга төрле шикле таләпләр куела. Шул ук вакытта кырымтатарлар яшәгән урамнар кырымтатар булмаган исемнәр белән мәҗбүри исемләнә, үзәк урыннарда рус монархларының сыннары калкып чыга.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG