Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарларның яшерелгән тарихын яңа табылган кабер ташлары ача


Иске Кырымда төзелеш эшләре барышында табылган борынгы кабер ташы

Русия аннексияләгән Кырымда Русия кануннарын бозып алып барылган төзелеш эшендә иң борынгы кырымтатар кабер ташлары табылган.

Кырым ханлыгының беренче башкаласы булган Иске Кырым (ул чактагы исеме – Солхат) шәһәрендә борынгы мөселман каберлеге табылды. Кырымтатарлар сөргендә булган чакта аның өстендә стадион төзелгән булган.

Каберлек шәһәрнең көньяк өлешендә бюджет хисабына стадионны төзекләндерү вакытында җир эшләре барышында табылган. Үтеп баручы кырымтатарлар экскаватор белән кабер ташларын актарып, ватып чыгаруны күреп, тавыш күтәргәч, казу эшләре туктатылган. Мәрҗани исемендәге тарих институтының Кырым фәнни үзәге, Акмәчеттәге кырымтатар сәнгате һәм мәдәни мирасы музееның Иске Кырым бүлеге хезмәткәрләре әлеге мөселман кабер ташлары кисәкләрен карап чыкканнар. Гарәп имласындагы текстлар язылган өч саркофаг кисәкләре һәм кечкенә цилиндрик тумба рәвешендәге ике һәйкәл тикшерелгән.

Ике ир саркофагында гарәп имласында яхшы сакланган язулар бар, һәйкәлләрнең өске өлешендә Аят әл-Көрси язылган. Ташларда ул урында җирләнгән кешеләрнең исемнәре һәм җирләү вакыты – Һиҗри хисап белән 684 ел (Милади календаре белән 1285 елның май ае) күрсәтелгән, диде Мәрҗани исемендәге тарих институтының Кырым фәнни үзәге хезмәткәре Мемедулла Усеинов. Азатлык аның белән Кырымда табылган кабер ташлары турында сөйләште.

— Мемедулла әфәнде, Иске Кырымда табылган кабер ташлары – иң борынгы мөселман һәйкәлләре дигән сүз ни кадәр дөрес?

Кырымда мөселман зиратларын талаулар, мондагы кабер ташларын төзелешләрдә куллану киң таралган булган

— Бу – безгә бүгенге көндә билгеле булган иң борынгы, яңа табылган, археологик әһәмияткә ия һәйкәлләр. Һичшиксез, шәһәрдә башка, мәсәлән шәһәрнең төньягында да, борынгы каберлекләр булган, ләкин без ул зиратларның төгәл кайда урнашканын хәзер белмибез. Шуңа күрә без бүгенге көндә табылган һәйкәлләрне "безгә билгеле һәйкәлләр" дибез. Кырымда мөселман зиратларын талаулар, мондагы кабер ташларын төзелешләрдә куллану киң таралган булган. Мәсәлән, Беренче дөнья сугышы алдыннан (1914 ел) Кефе (Феодосия) таш юлын төзегәндә Иске Кырым зиратларыннан меңнәрчә кабер ташларын чыгарып юлга нигез итеп түшәгәннәр. ХIX гасырның икенче яртысыннан башлап, шәһәр хакимияте иске җимерек биналар торган җирләрне, борынгы мөселман зиратлары урыннарын аерым шәхесләргә махсус бүлеп биргәне мәгълүм. Алар да монда булган кабер ташларын төрле төзелешләрдә кулланганнар. Соңрак хакимият монда тикшеренү өчен галимнәрне җәлеп иткән булган, ләкин алар бу җирләр инде явызларча таланган, монда бернәрсә калмаган дип, кире кайтып киткән. Хәзер дә Иске Кырым йортларының, хуҗалык биналарының диварларында гарәп язулары булган мондый ташлар шактый очрый. Иске Кырымда яшәүче кайберәүләр арасында аларны үз йортларында җыеп саклаганнар да бар.

— Бу кабер ташлары стадионда табылган. Зират өстендә стадион ничек төзелгән булган?

Стадионны төзекләндергәндә табылган кабер ташы
Стадионны төзекләндергәндә табылган кабер ташы

— Бу реконструкция алдыннан төзүчеләр Русия кануннары таләп иткәнчә археологик тикшеренүләр уздырмавы уйландыра. Җирле халык элек монда мөселман зираты булганын белә һәм сөйли иде. Әле кырымтатарларны Кырымга кертмәгәндә, узган гасырның 60-70нче елларында бу борынгы зиратның бер өлешен бульдозер белән стадион өчен тигезләгәннәр, ә зиратның кырыенда, астарак урнашкан урынына кагылмаган булсалар кирәк, аның өстенә шул сөрелгән җирне өеп, күмгәннәрдер дип, уйлыйм. Бу юлы инде шул урыннан экскаватор чумечендә җир астыннан чыккан кабер ташын күргән җирле кырымтатарлар тавыш чыгарганнан соң җәмәгатьчелекнең, Кырымдагы Һәйкәлләрне саклау комитетының игътибары бу мәсьәләгә җәлеп ителде. Экскаватор борынгы зур кабер ташын кырыеннан ваткан, ләкин безнең бәхетебезгә, 1285 елның май аенда куелган кабер ташы булуы язылган урыны зыян күрмәгән. Әлегә эшләр вакытлыча туктатылып тора. Төзүчеләр археологик тикшеренүләр өчен инде акча табарга тиеш. Тикшеренүләрнең нәтиҗәсе нинди булачагы билгесез. Мондагы һәйкәлләр стадионның көньяк-көнбатыш почмагында табылган. Җир эшләре белән бәйле бер һектарга якын барлык территориядә кеше сөякләре, чирәп (керамика) кисәкләре, котлованда кабер чокырларының урыннары яхшы күренә. Мин барып аларны фотога төшердем.

— 2014 елдан соң Кырымда башланган төзелешләр нәтиҗәсендә юкка чыккан борынгы зират урыннары хакында саннар бармы?

Алтын Урда чорына караган зиратның өчтән ике өлешен Бакчасарайдагы цемент комбинаты карьеры юк итте

— "Таврида" юлы төзелеше барышында Киров районында XIII-XVII гасырга караган, рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, бер меңгә якын кабер урыннары ачылды. Кеше сөякләре җыелып башка урыннарда җирләнде. Совет чорына килсәк, Бакчасарай районында Алтын Урда чорына караган, якынча 16 һектарда урнашкан Кырык Азизләр (Кырык Әүлияләр) исемле зиратның өчтән ике өлешен Бакчасарайдагы цемент комбинаты карьеры юк итте. Анда XIV гасыр белән билгеләнгән һәйкәл табылган иде. ХХ гасырның 20нче елларында кырымтатар галимнәре Усеин Боданинский, Осман Акчокраклы үткәргән тикшеренүләр нәтиҗәсендә төзелгән харитада Бакчасарай тирәсендәге бу зиратта хәтта төрбәләр аллеясы булганы күрсәтелгән. 1924 елда алар мондагы кайбер артефактларны Бакчасарайдагы музейга күчерүгә ирешәләр. Кызганыч, алар хәзер дә Ханнар зиратында, ачык һавада тора. 2016-2017 елларда "Таврида" юлы төзелеше вакытында да бу зиратның бер өлешендә дистәләрчә кабер ачылды һәм сөякләр икенче урында җирләнде.

Бакчасарайдагы Ханнар зираты
Бакчасарайдагы Ханнар зираты

— Ачылган каберләрдә табылган артефактлар Кырымда каламы, юкмы?

— 1978-1990 елларда табылган әйберләр Петербурдагы Эрмитажга китә иде. Украина заманында артефактлар читкә җибәрелмәде, Кырымда калды. Хәзерге көндә Русия кануннары нигезендә, Кырымда табылган әйберләр Кырымда калырга тиеш, ләкин чынбарлыкта ничек булганын белмим.

— Иске Кырымда табылган һәйкәлләр нәрсә турында сөйли?

— Бу һәйкәлләрдә булган язулар монда таш өстендә каллиграфия ысулын югары дәрәҗәдә кулланган осталар, бәлки остаханәләрнең дә булганын, алтын, көмештән, асылташлардан ясалган бизәкләр, зәркән әйберләр, төрле акчалар табылуы монда сәүдә үзәкләренең берсе булганын, оешкан мөселман мәхәлләсе тулы тормыш иткәнен раслый. Табылган таш һәйкәлләрдә гарәп имласында Көръән аятьләре язылганын күрәбез. Үзбәк хан исламны Алтын Урданың рәсми дине итеп һиҗри хисабы белән – 713 елда, ягъни 1313 елда игълан итә. Бүгенге көндә Иске Кырымда җимерек хәлдә сакланып калган Үзбәк хан мәчетен дә ул төзеткән.

Үзбәк хан мәчете
Үзбәк хан мәчете

Иске Кырымнан 30-40 чакрым ераклыкта урнашкан Судак шәһәрендә инде якынча 1210нчы елларда мәчет төзелгәне хакында галимнәр яза. Меңнәрчә туристны җәлеп иткән Судакта төзелгән Генуз каласы шул мәчет (Падишах мәчет) торган урында төзелгәне хәбәр ителә. Бу калада мәчет бинасы хәзер дә бар, ләкин 1883 елда аны әрмән-католик гыйбадәтханәсе итеп үзгәртәләр.

Судак
Судак

Кырымда ислам рәсми дин дип игълан ителгәнче үк хәзерге кырымтатарларның борынгы ата-бабалары монда гомер иткәнен, алар бу җирдә нигездә төрле ыруларның этногенезы нәтиҗәсендә барлыкка килгәнен, Кырымның асаба халкы булганын табылып торган төрле артефактлар раслый.

— Кырым 1783 елда яулап алынганнан соң кырымтатарларны килмешәкләр итеп күрсәтү сәясәте алга сөрелә башлый. Мондый карашны фәнни яктан нигезләү өчен аерым галимнәр, хәттә төркемнәр озак еллар эшләп килде. Мондый карашлар бүгенге фән ягыннан ни дәрәҗәдә чын тарихка туры килә?

Тарихыбызны бозып язганнар, безнең чын тарихыбызны яшерү өчен куп көч куйдылар

— Ул чактагы иске карашларны гомере буе алга сөргән кайбер консерватив галимнәр хәзер дә үзенекен итәргә маташа, ләкин җитди галимнәр моңа тәнкыйть күзлегеннән карыйдыр, дип уйлыйм. Аннары, кырымтатарлар хәзер инде Кырымда яши, иске карашта булганнар да, элекечә тавыш чыгаручылар да үзләрен саграк тота кебек тоела. Моны Кырымда яшәгән кырымтатарлар факторының тәэсире дип кабул итәргә мөмкиндер. Тарихыбызны бозып язганнар, безнең чын тарихыбызны яшерү өчен куп көч куйдылар. Кырымда төркиләрнең, кырымтатарларның барлык эзләрен юк итү гамәлләре гасырлар буе дәвам итте. Иске Кырымда Урта гасыр мөселман каберлеге өстендә стадион төзеп нәрсәне яшермәкче булганнар дигән сорауга һәркем үзе җавап бирсен. Монда табылган каберләр белән бергә, зур плитәләренең кисәкләре дә табылган, алар, мөгаен, конструкциягә нигез булып хезмәт иткән. Бу таш һәйкәлләр каберләр өстендә баштан ук ничек куелган булса, шул ук урында калганнарын фаразларга мөмкин. Кабер ташларындагы даталарны атрибутлаштыру исә бүгенге көндә билгеле булган, Кырымда сакланып калган иң борынгы мөселман эпиграфик таш һәйкәлләренең табылуы турында сөйләргә мөмкинлек бирә. Ә бу урын – Кырым җирлегендә бүген билгеле булган иң борынгы мөселман зираты.

* * *

Хәзерге көнгә кадәр иң борынгы мөселман эпиграфик һәйкәле дип 1291 елгы кабер ташы санала иде, ул Иске Кырымның әдәбиат-сәнгать музеенда саклана. Һәйкәлне 1924 елның сентябрендә Усеин Боданинский һәм Осман Акчокраклы шәһәрнең төньяк өлешендә бер баз җимерекләрендә таба.

Усеин Боданинский көндәлегеннән билгеле булганча, 1925 елда шәһәрнең үзәк өлешендә хатын-кызлар каберлегеннән гарәп язулары һиҗри хисабында 672 ел (1273-74 ел) датасы белән тагын да борынгырак таш һәйкәл табылган була. Әмма бу һәйкәл ХХ гасырның 30нчы елларында югала һәм аның кайда булуы хәзер билгеле түгел.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (7)

XS
SM
MD
LG