Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кырымтатарларның чын тарихын язарга тырышабыз"


Эльдар Сейдаметов

Татарстандагы Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Кырым гыйльми үзәге кырымтатарлар тарихы белән бәйле хезмәтләрен тәкъдим итте. Бүгенге көндә үзәк кырымтатар тарихы турында китап әзерли.

Тарих институтының Кырым гыйльми үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Эльдар Сейдаметов Азатлыкка үзәкнең эшчәнлеге турында сөйләде. 2014 елдан башлап үзәк инде егермедән артык китап чыгарган.

— Үзәк эшли башлаганнан бирле Кырым һәм кырымтатар тарихы турында әзерләп чыгарылган хезмәтләр арасында Исмәгыйль Гаспринскийның өч томын чыгардык, хәзер дүртенчесене әзерлибез, Усеин Боданинский өч томы чыкты. Шулай ук без башлап җибәргән "Кырымтатар тарихы, архитектура һәйкәлләре" сериясен дәвам итәбез. Бүгенге көндә аның дүрт томы чыкты. Беренче томы Бакчасарайга, икенчесе Бакчасарай районына, өченчесе Акмәчеткә һәм дүртенчесе Иске Кырым шәһәренә багышланды. Хәзер Карасубазар шәһәрен әзерлибез, ул быел чыгар дип өмет итәм. Шулай ук кырымтатар театры, XIX-XX гасыр вакытлы матбугаты, лексикографиясе, Осман Акчокраклы китапларын чыгардык.

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Кырым гыйльми үзәге чыгарган хезмәтләр
Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Кырым гыйльми үзәге чыгарган хезмәтләр

Бүгенге фундаменталь проектларның берсе — кырымтатарлар тарихы турында академик хезмәт язу. Бу — Кырым гыйльми үзәге алып барган төп эшләрнең берсе.

— Бу хезмәт зур булачакмы?

— Ул берничә томлык кырымтатар тарихы, фундаменталь академик хезмәт булыр. Андый хезмәт әле юк иде, аерым эшләр булды, әлбәттә, мәсәлән Валерий Возгрин китаплары бар, ләкин алар академик түгел. Безнең эштә авторлар төркеме катнаша. Хәзер без Кырым ханлыгына багышланган өченче томны әзерлибез. Аны төрле илләрдән, аерым алганда Русия, Төркия, АКШтан 50дән артык галим яза.

— Бу китап нинди чор турында булачак?

— Бу урта гасырлар була, XV-XVIII гасырлар. Шулай ук Кырым Русиядә булган чор тарихын да әзерлибез һәм башкаларны.

— Кырымтатарлар тарихы катлаулы булудан тыш, алар белән бәйле иске хезмәтләр Кырым басып алынгач юк ителде, совет чорында, сөргенлек заманында кырымтатар телендә чыккан китаплар, хәтта Сталинның кырымтатар телендә басылган китаплары яндырылды дигән мәгълүмат бар. Ханнар сараендагы китапханә китапларының бер өлеше таланды, бер өлеше Русия китапханәләренә, музейларына алып кителде. Бу сәбәпле бүген кырымтатар тарихын язганда чыганаклар кытлыгы юкмы?

Безнең хезмәтнең максаты — мифларны бетеру һәм объектив чынбарлыкны язарга тырышу булачак

— Әйе, кырымтатарлар тарихын өйрәнгәндә кайбер кыенлыклар бар. Беренчедән, бик күп ак таплар, өйрәнелмәгән нәрсәләр бар. Кайбер темалар, мәсәлән Кырым ханлыгы тарихын яза башлаганда кыенлыкларга очрадык. Хәтта Кырым ханлыгы оеша башлаган чор бик аз өйрәнелгән. Мондый темалар күп. Икенчедән, без беләбез, совет чорында, Русия империясе чорында кырымтатарлар тарихы иделогия күзлегеннән чыгып яктыртылды. Шуңа күрә бу хезмәтнең максаты — ул чордагы мифларны бетеру һәм объектив чынбарлыкны язарга тырышу булачак.

— Нинди типик мифлар очрый соң?

— Кырымны кол сәүдәсе үзәге, кырымтатарларны юлбасарлар итеп күрсәткәннәр. Бу мәсьәләгә яңа карашны без "Кырым ханлыгы армиясе" китабында, өлешчә ханлыкның оешуы һәм тәртибе мисалында күрсәтергә тырыштык.

Ә инде Кырымдагы "коллар" һәм Русиядәге крепостнойларны чагыштырып карасак, Кырымдагы "колларның" хокуклары күпкә күбрәк булганын күрәбез. Аларның гаиләләре, яшәү урыннары булган, алар акча түләп коллыктан чыга алган, хәтта мәхкәмәгә мөрәҗәгать итеп, үзләрен яклау хокуклары белән "ирекле" крепостнойлардан күпкә яхшырак тәэмин ителгән һәм алар Кырым ханлыгыннан китәргә дә теләмәгән. Шуны да әйтергә мөмкин, Кырымда "кол сәүдәсе" белән күбрәк җенова итальяннары шөгыльләнгән, Кырым ул вакытта сәүдә юлларындагы үзәк урын булган.

— Кырымда вакыт-вакыт "Кырым — рус җире" дигән сүзләр ишетелә. 1944 елда сөрелгән кырымтатарлар урынына Русия төбәкләреннән кешеләрне китереп кырымтатарлардан калган йортларда урнаштыралар, демографияне үзгәртәләр. Кырымның яңа тарихын язуга тарихчыларны җигәләр. 2014 елдан соң бу күренешләр кабатлана кебек. Путинның 10нчы гасырда Кырым борынгы рус дәүләте җирләре чикләренә керә иде, моны фәнни яктан нигезләргә кирәк дигән сүзләре бар. Кырым мисалында бу инде берничә тапкыр кабатланды. Моңа нәрсә әйтерсез?

— Тарихта мондый фактлар аз түгел. Мәсәлән, рус-төрек сугышы нәтиҗәсендә элек Госманлы чикләренә кергән Добруджа җирләре Болгарстан белән Романия арасында бүленгәннән соң, Болгарстан өлешендә борынгыдан яшәгән төркиләрне кысрыклап чыгару, бу җирләр болгар җирләре дигән сәясәт башлана. Моны аклау өчен идеологик нигез барлыкка китерелә, бу "госманлы игосы" (османское иго)заманы иде дип сөйли башлыйлар. Коммунистик Болгариядә дә имеш бу борынгы болгар җире, монда хәзер яшәгән мөселман халкы исламлаштырылган халык дигән кампания башланды. Тодор Живков заманында мөселман исемнәрен славян исемнәренә алмаштыру кампаниясе дә очраклы булмаган. Болар зур мөһаҗир дулкынына китерде.

Кырымга килгәндә, кырымтатар мәсьәләсе белән фәнни яктан гомумән шөгыльләнмәгәннәр диярлек. Кырым ханлыгы тарихы өйрәнелмәгән, без монда булмаган кебек. Шунсы кызык, ни өчендер 2014 елдан соң кырымтатарлар белән бәйле Кырым ханлыгы, Алтын Урда, урта гасырлар дәвәре Русиядә, Төркиядә, Украина галимнәре тарафыннан бик актив өйрәнелә башлады. Алар арасында хәтта конкурентлык бар кебек. Кырымтатарлар турында тарихи чыганкалар Төркиядә, Татарстанда, Украинада басылып чыга башлады. Болар барысы да кырымтатарлар хакында мифларны юкка чыгаручы чыганаклар. Әйе, идеологиягә таянган хезмәтләр дә бар, булачактыр, ләкин җитди галимнәр аларны танымас. Без академик хезмәтләр язарга тырышабыз. Кырымтатарларны тарих институтларына кабул итмичә "селекция" еллар буе дәвам итте. Тик Кырымга кайтканнан соң, алар арасыннан тарих факультетларын бетергән, фәнгә керә башлаган буын барлыкка килде. Аннары интернет заманында элеккечә ялганнарны, мифларны тарату авыррак булачак.

— Сезнең үзәк Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының бер бүлеге санала. Җиде еллык эшегезне ничек бәяләр идегез?

— Мин сөйләгән барлык проектларны тормышка ашыру Тарих институты ярдәме, Татарстан җитәкчелеге, аерым алганда президентның яклавы аркасында мөмкин булды. Сүз финанс ярдәм хакында гына түгел, Тарих институты хакында сөйләгәндә сүз академик яклау хакында бара. Мәсәлән, һәйкәлләр җыентыгы проектын без Тарих институты үрнәгендә эшләдек. Без башта бер томлык басма планлаштырган идек, материал күп булганын күргәч, берничә том чыгарырга булдык. Китаплардан тыш без 2014 елдан "Кырым тарихи күзәтүе" ("Крымское историческое обозрение") исемле фәнни журнал чыгарабыз. Бүгенгә аның инде 15 саны чыкты. Бу журналда төрле илләрдән җитди галимнәр Кырым, кырымтатар халкы, башка халыклар мәсьәләләре турында мәкаләләрен бастыралар. Хәзер без бу журналны халыкара фәнни базаларга кертү эшен алып барабыз.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр

XS
SM
MD
LG