Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМОның махсус комитеты Кырымда кеше хокукларын яклау турында резолюция өлгесен хуплады


Резолюция проектын 64 ил хуплаган, 20 ил каршы булган, 93 ил тавыш бирүдә катнашмаган
Резолюция проектын 64 ил хуплаган, 20 ил каршы булган, 93 ил тавыш бирүдә катнашмаган

Кырымтатарларны Кырымның асаба халкы итеп таныган документны кабул итүгә каршы чыккан 20 ил арасында Русия генә түгел, ә Казакъстан, Кыргызстан, Кытай, Сүрия, Беларус, Әрмәнстан да бар.

17 ноябрьдә Берләшкән милләтләр оешмасы Гомум җыенының Өченче комитеты утырышында Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырымда кеше хокуклары хакындагы резолюция өлгесе хупланган. Документны 64 ил хуплаган, 20 ил каршы чыккан, 93 ил тавыш бирүдән тыелып калган. Бу хакта Украина тышкы эшләр министрының беренче урынбасары Эмине Джеппар хәбәр итте.

Документны кабул итүгә каршы Русия генә түгел, ә Казакъстан, Кыргызстан, Кытай, Сүрия, Беларус, Әрмәнстан, Куба, Төньяк Корея, Һиндстан, Иран, Сербия, Венесуэла, Зимбабве кебек илләр дә чыккан.

Резолюция өлгесенә Гомум җыен утырышында тавыш бирүләр исә быел декабрь аенда узачак. Кабул ителгән очракта, әлеге документ Гомум җыенның Кырымдагы хокук яклау проблемына карата алтынчы резолюциясе булачак.

Эмине Джеппар искәртүенчә, бу – атамасында Кырымның статусы "вакытлыча оккупацияләнгән ярымутрау" буларак күрсәтелгән беренче резолюция булачак.

Украина тышкы эшләр министры урынбасары резолюциянең яңа мөһим нигезләмәләрен санап узган:

  • кырымтатарларны Украинаның төп (асаба) халкы дип билгеләү;
  • БМО баш секретаренең Кырымда кеше хокукларын бозу турындагы чыгышларын бастырган өчен җаваплылыкка тарту фактына борчылу;
  • мәдәни һәм табигый мирасны юкка чыгаруны, канунсыз уздырылган археологик казылмаларны, мәдәни кыйммәтләрне канунсыз тапшыруны тәнкыйтьләү;
  • Кырымдагы балаларны Русиянең кораллы көчләрендә хезмәт итәргә әзерләүләрен тәнкыйтьләү;
  • Кырымда оккупация хакимиятләренең Русиякүләм җанисәп уздыруына борчылу;
  • Кырымда Русия кораллы көчләренең күпсанлы хәрби күнегүләр уздыруына борчылу, алар шактый тискәре экологик нәтиҗәләргә китерә.

Документта Русиягә карата яңа өндәүләр дә бар. Аерым алганда, Русияне Украинаның барлык канунсыз рәвештә тоткарланган ватандашларын, шул исәптән кырымтатарларны азат итәргә, Кырымда дини төркемнәрнең эшчәнлеген чикләүче яки тыючы киртәләрне бетерергә, журналистларның иминлеген тәэмин итәргә, оккупант дәүләт буларак, Кырымдагы тормыш шартларын тиешенчә тәэмин итәргә чакырганнар.

Моннан тыш, резолюциядә "Кырым платформасында" хезмәттәшлеккә теләктәшлек күрсәтү турында да телгән алынган. Бу бүлекне Украина президенты Владимир Зеленский хуплап чыкты.

БМОның Гомум җыены Кырым белән бәйле беренче резолюцияне Русия аннексиясеннән соң, 2014 елның 27 мартында кабул итте. Анда Кырым оккупациясе канунсыз, халыкара кануннарны боза һәм Русия үзенең хәрби көчләрен Кырымнан чыгарырга тиеш дип белдерелде.

Русия Кырымны аннексияләгәннән соң ярымутрауда даими рәвештә бәйсез журналистлар, активистлар, кырымтатар милли хәрәкәте активистлары, Кырымтатар халкы мәҗлесе әгъзалары һәм Кырымда яшәүче Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы белән элемтәләре булуда шикләнелгән мөселманнарның өйләрендә тентүләр уздырыла, алар тоткарлана.

Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG