Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара "Кырым платформасы"ннан кырымтатарлар ни көтә


23 августта Киевта халыкара "Кырым платформасы" саммиты уза. Анда 44 ил вәкилләре, шул исәптән президентлар, премьер-министрлар, тышкы эшләр министрлары һәм башкалар катнашыр дип көтелә. Азатлык кырымтатарларның бу чарадан нәрсәләргә өметләнүен белеште.

23 августта Киевта халыкара "Кырым платформасы" саммиты уза. Киев аны Кырымны һәм Акъярны Украинага "кайтару" сәясәте таянычларының берсе дип саный. Мәскәү исә аны Русиянең "бербөтенлегенә" куркыныч тудыручы буларак күреп, русофоб чара дип атады. Азатлык "Кырым платформасы" саммиты турында кырымтатарлар, депутатлар, активистлар фикерләрен өйрәнде.

Украина Югары Радасы депутаты Рустем Умеров платформа дүрт дәрәҗәдә эшләячәк – дәүләт башлыклары, тышкы эшләр министрлыклары җитәкчеләре, парламентарийлар һәм экспертлар дәрәҗәсендә, ди.

Рустем Умеров
Рустем Умеров

— Депутат һәм "Кырым платформасы" фракцияара берләшмәсе рәистәше буларак, минем бурычым – башка илләр парламентарийларын Кырымны окупациядән азат итү мәсьәләсе турында фикер алышуга җәлеп итү. Аерым алганда, Европа шурасы парламент ассамблеясы, НАТО һәм Кара диңгез икътисади хезмәттәшлек оешмасы делегацияләре белән аралашу һәм безнең партнерлар булган парламентлар әгъзалары белән дуслык төркемнәре аша эшләү.

Югары Радада "Кырым платформасы"фракцияара берләшмәсе булдырылды инде. Аңа барлык фракцияләр вәкилләре керде. Шуны истә тотарга кирәк, халыкара аренада уңышлы эшләү өчен безгә катнашырга һәм Украина мәсьәләсенең БМО көн тәртибендә даими булуын тәэмин итәргә кирәк. Украинаның табигый партнерлары булган Европа шурасы һәм НАТО белән безнең инде тыгыз хезмәттәшлек бар. Әмма аны Африка, Латин Америкасы һәм Азия, мөселман илләре белән киңәйтергә кирәк. Безнең ил өчен Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән актив аралашу мөһим. Ул оешмада 57 ил әгъза булып тора. Мин Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзаларына Русия җиде ел элек безнең Кырымны оккупацияләде, анда кеше хокукларын даими рәвештә бозуын аңлатам һәм халыкара оешмаларда Украинаның резолюциясен хуплауларыны сорыйм. "Кырым платформасы"ның мондый системалы эше һәм дөрес төзелгән стратегиясе оешма илләренең күбесенә объектив хәлне аңларга мөмкинлек бирәчәгенә ышанам, - диде Умеров Азатлыкка.

Аның әйтүенчә, әлегә бу юнәлештә эш бик күп, чөнки мөселман илләрен Украин контекстына җәлеп итүне арттырырга кирәк. БМО Иминлек шурасында тавыш бирүгә карасак, анда безне, нигездә, НАТО, Европа шурасы һәм G7 илләре хуплый, моның өчен безгә барлык дәрәҗәләрдә – президент, хөкүмәт һәм парламентта, халыкара һәм региональ оешмалар белән эш алып барырга кирәк, ди ул.

"Кеше хокуклары Кырым төркеме" координаторы Абдурешит Джеппаров Киев "Украинаның асаба халыклары турында" канунны кабул иткәндә Кырымда яшәүче кырымтатарлар фикерләрен өйрәнмәде, ди. Без соңыннан Киевка барып, аларны җиткердек. Безгә халыкара оешмалар белән эшебезне киңәйтергә кирәк, "Кырым платформасы" алдында берничә вазифа тора, диде Джеппаров.

Абдурешит Джеппаров
Абдурешит Джеппаров

— Беренчедән, "Кырым платформасы" саммиты бер тапкыр гына уза торган чара булып калмаячагын теләсәк, алып барылачак эшләрне башкару һәм координацияләү өчен Киевта аның даими эшләп торган офисын булдырырга кирәк. Икенчедән, бу платформа аша башка илләр ярдәмендә Украинаны кырымтатарларга кирәк булган кануннар кабул итәргә этәрергә тиешбез. 30 ел бәйсез булган Украина асаба халыклар турында канунны 2021 елда гына кабул итте. Ә инде күптән әзер булган "Кырымтатар халкы статусы" хакында канун өлгесе, Украина конституциясенә Кырым автономиясе турында (милли-территориаль автономия турында - ред.) үзгәрешләр әле дә кертелми килә. "Кырым платформасы" Кырымны азат итү генә түгел, ә ул азат ителгәннән соң кулланылачак, инде әзер канун өлгеләрен хәзер кабул итүгә этергәч булырга тиеш. Безнең милли хәрәкәтебезнең совет чорыннан башлап, тышкы дөнья белән эш итү тәҗрибәсе бар, хәзер бу юнәлештә эшебезне яңадан җәелдерергә кирәк. "Кырым платформасы"на Русия ачулана, котыра икән, димәк без туры юлдан барабыз, - ди Джеппаров.

Кырымтатар корылтаеның үзәк сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляев "Кырым платформасы"на каршы чыгучы көчләр, илләр дә юк түгел, шуңа күрә бу саммит нинди карарлар кабул итәчәген алдан әйтә алмыйм, ләкин мин аннан гаделлекне торгызуын телим һәм көтәм, диде.

Заир Смедляев
Заир Смедляев

— "Кырым платформасы" Кырым һәм кырымтатар мәсьәләсен кабат дөнья илләренең көн тәртибенә чыгару һәм игътибар үзәгендә тоту мөмкинлеге бирер дип, өметләнәм. Аның беренче әһәмияте шунда. Хәзер дөньяда барган процесслар катлаулы. Кырым мәсьләсенә килгәндә, саммитта катнашучы илләр каракны карак диюдән баш тартмасыннар, аларны шул нигездә эш итәргә чакырыр идем, - диде Смедляев.

Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров "Кырым платформасы" Русияне халыкара хокук кысаларына кире кайтырга һәм Украинаның Кырымда дәүләт суверенитетын торгызырга мәҗбүр итәргә тиеш, без барлык партнерларыбыз белән бергә Кырымны кайтару юлларын эзләячәк мәйданчык булдырабыз, диде.

Кырымтатар мәҗлесе – ярымутрауның Украина хакимиятенә кайтуына юнәлдерелгән "Кырым платформасы" проектының башында торучыларның берсе. Аны чит илләрдә төрле чараларда даими алга сөрүчеләрнең берсе – Украина тышкы эшләр министрының беренче урынбасары, кырымтатар Эмине Джеппар. Ул, саммит нәтиҗәсе буларак, декларация кабул ителәчәген, аңа барлык теләүчеләр дә кушыла алачагын белдерде.

Эминә Джеппар аңлатканча, "Кырым платформасы"н эшләтеп җибәргәннән соң, төрле дәрәҗәдәге чаралар комплексы буларак эшләячәк, алар "Кырым декларациясе"ндә – саммитта кабул итәргә ниятләнгән документта язылган максатлар белән берләштереләчәк. "Төп максат булып Кырымны оккупациядән азат итү кала, әмма без бу юлда тактик адымнарны әзерләргә тиешбез. "Кырым платформасы" – шуларның берсе", - диде ул.

Эмине Джеппар үзенең Русия санкцияләгән исемлеккә кертелгәнен дә хәбәр итте.

Киевта узачак "Кырым платформасы"нда дискуссия дүрт юнәлештә барачак:

  • Вакытлы оккупацияне танымау сәясәте;
  • Азак-Кара диңгез регионын милитарлаштыру мәсьәләсе;
  • Кеше хокуклары һәм тотрыклы үсеш аша Кырымны реинтеграцияләү юллары;
  • Кырымтатарларның хокукларын торгызу.

Чарада 44 ил вәкилләре, алар арасында президентлар, премьер-министрлар, 14 илнең тышкы эшләр министрлары, Британия саклану министры, халыкара оешмалар, Европа шурасы, НАТО вәкилләре катнашачагы белдерелә. Мәскәү Кырым статусы мәсьәләсе ябык дип белдерә һәм аның турында нинди дә булса форматта фикер алышудан баш тарта. Аның саммитта катнашырга жыенган төрле илләргә басым ясаганы матбугатта хәбәр ителә.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Кырымга килгәч "Кырым платформасы"н "шабаш, нацилар һәм расачыл каефләрне үстерүче чара", дип атады. Русиянед Украина тышкы эшләр министры Дмитрий Кулебаны санкцияләр исемлегенә керткәне мәгълүм булды. Кулеба моны "Кырым платформасы" өчен үч алу, дип бәяләде. "Русия мине дә, "Кырым платформасы" тирәсендә Украинада һәм чит илдә берләшкәннәрне дә туктата алмас", дип язды ул Facebook-та.

Киевның Кырым мәсьәләсендә Мәскәү белән сөйләшергә омтылулары уңышсыз булганнан соң Украина президенты Владимир Зеленский Кырым мәсьәләсен дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләре исемлегенә кире кайтарырга дигән күрсәтмә биргән иде. "Кырым платформасы" Кырымны оккупациядән азат итү өчен беренче җитди мәйданчык", диде ул.

"Кырым мәсьәләсендә беренче максатка инде ирешелде, ул халыкара көн тәртибенә кире кайтты", дип белдерә платформаның оештыручылары.

Платформаның сайты да эшли башлады. Аның кырымтатар, украин һәм инглиз телләрендәге битләре бар.

Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!
XS
SM
MD
LG