Accessibility links

Кайнар хәбәр

Абдурешит Джеппаров: "Киләчәгебезне Русиядә күрмим"


Абдурешит Джеппаров
Абдурешит Джеппаров

Русиянең Кырымдагы хәрби күнегүләре, хакимиятнең халыкны анда күпләп ялга чакыруы, су кытлыгы Кырымның табигатенә, андагы асаба халыкның яшәешенә куркыныч тудыра ди белгечләр. Азатлык шушы вазгыять турында Кырымдагы Кеше хокуклары контакт төркеме координаторы Абдурешит Джеппаров белән сөйләште.

Экология мәсьәләсе бөтен дөньяда иң актуаль мәсьәләләрнең берсенә әйләнеп бара, Кырым табигатен соңгы елларда явызларча талау, аның шифалы һавасы бозылуга, эндемик үсемлекләр, чишмәләрнең юкка чыгуына, туфракның тозлануына китерә ала ди Джеппаров.

— Бу хакта конкрет мисаллар бармы?

— Кырымның зур булмаган (27 000 км2) мәйданында Украина заманында ябылган таш чыгару карьерларын 2014 елда Русия аннексиясеннән соң яңадан эшкә җигү, аларны технологияләрне бозып эшкәртү Кырым табигатенә зур зыян китерә. Менә Карасубазар районында матур табигате булган Ульяновка авылында карьерны ачарга җыеналар. Кырым буенча йөреп карасаң, тауларда бихисап мондый карьерларны ачып, таш чыгара башладылар. Карасубазар районының 50 чакрым әйләнәсендә булган Сала (Грушевка), Арпат (Зеленогорье) авыллары күлләрендә, Карасубазар сусаклагычында сулар кими бара. Мондый хәл Кырымның күп урыннарында күзәтелә. Хакимиятләр су кытлыгы белән көрәшеп, кая теләсә шунда скважиналар тишеп, җир астыннан су чыгара. Җир астында булган карст куышлыклары бушап кала һәм аларга тозлы сулар җыела башлый. Шуңа күрә Кырымда су проблемы бар. Әйе, хакимиятләр су бар дип хисап тота, алар ничек итеп хисап тотканын без беләбез. Быел Кырымга ял итүчеләрне чакыралар, ләкин миллионнарча кешеләрне су белән ничек тәэмин итәчәкләре сорау тудыра. Су — бары тик ял итү урыны түгел, бу — экосистема, аның тирәсендә барлыкка килгән инфраструктура, җирле халыкның эш урыны, ә хәзер инде болар юкка чыгып бара, тормыш нык үзгәрә.

— Моңа ничектер тәэсир итергә мөмкинме?

Хәлләр болай барса, Кырым казага таба атлый

— Русиягә хас булган үзенчәлекләрдән чыгып, аңа читтән тәэсир итергә авыр. Моның бер генә перспективасы бар. Ул да булса режимның алмашуы һәм бу бер кешенең китүенә бәйле. Ә болай барган кебек барса, Кырым казага таба атлый, су булмас, табигать булмас, бернәрсә дә булмас. Таврида юлы белән барганда тимер торбада барган кебек барасың. Ике якта да тимер дивар, бернинди Кырымны, бернәрсәне күрмисең, бу да режимның бер күренеше. Мин күп илләрнең автобаннарында йөрдем, анда андый нәрсә юк. Шулай итеп Кырым үзенең курорт буларак әһәмиятен югалта бара. Әлбәттә, инерция белән килүчеләр булыр. Русиядән килгән ял итүчеләр өчен Кырымдагы хәл табигыйдыр. Ни өчен табигый, алар монда теләсә кайда төкерергә, чүп ыргытырга, пычратырга мөмкиннәр. Русия мәдәнияте өчен хас бер хәл бу. Кырымда нормаль цивилизацияле кеше өчен инде бернәрсә дә юк.

— Апрель аенда Русия Кырымда зур хәрби күнегүләр үздырды. Ярымутрауның табигатенә бу өстемә зыян китермиме?

— Русия үз дөньясында яши. Аларга аларның туплары, танклары ошый, ләкин болар бөтенесе бер тимер-томыр. Без моны беләбез һәм күнегүләр узганда моны күрдек. Хәтта СССР заманында күнегүләр халык яшәгән урыннардан еракта, махсус полигоннарда үтә иде. Техника төнлә, аерым юллардан уза иде. Хәзер исә болар көндез, габаритсыз техника белән юллардан бара, төрле юл казалары була. Шул хәтле күп техниканы күргән кешеләрдә курку хисе туа, психоз башлана. Алар халык белән хисаплашмый. Халыкка шундый мөнәсәбәт булганда Кырым табигате алар өчен берни түгел. Иртәгә алар бәлки китеп югалыр, ә безгә монда яшәүне дәвам итергә кирәк булачак, ләкин моны беркем уйламый. Русия үзендә куп халыкларның милли йөзен, табигать урыннарын пычратып юк итте. Миңа калса, кырымтатарларга карата да, шундый максат тотыла булса кирәк.

— Алар моңа ирешә аламы?

Русия белән хисаплашырга туры килә, ләкин аны кабул итү мөмкин түгел

— Безнең очракта алар моңа ирешә алмас дип уйлыйым. СССР заманында яшәгән якынча 300 мең халык арасында кырымтатарлар саны бер проценттан да ким иде һәм алар бер урында укмашып яшәми иделәр. Ул чорда без ничек тә булса үзебезне саклый алдык. Хәзер без инде азмы-күпме укмашып, бер территориядә яшибез. Безнең халыкка үзенең милли йөзен сакларга кирәк. Әгәр дә Русия белән хисаплашырга туры килсә, хисаплашырга кирәк, ләкин аны кабул итү мөмкин түгел. Кая барасың, без монда яшибез, эшлибез, димәк хисаплашырга мәҗбүрбез, ләкин аны кабул итергә кирәкми. Сәбәбе Русия белән соңгы ике гасырлык яшәешебез тарихына бәйле. Ул безгә карата явызларча, дошманнарча хәрәкәт итә иде. Ул безгә дус булмаган ил. Хәзер безгә булдырган әйберләребезне югалтмаска кирәк. Начар булса да Русиядә булган тәртипне кулланып, без үсәргә омтылырга тиеш. Аннары бездә халыкара яклау бар, безнең хакта еш кына халыкара оешмаларда сөйлиләр, бу да әһәмиятле. Шуңа күрә безгә югалу янамый, ләкин янамый дип, тынычланып утыру түгел, янамау өчен эшләргә кирәк.

— Кырымтатарлар үз милли йөзен югалтмаска тырыша, ләкин Кырымга халыкны читтән махсус китерәләр дигән хәбәрләр бар. Әгәр бу процесс бара икән, киләчәктә кырымнар һәм читтән килүчеләр арасында баланс килүчеләр файдасына үзгәрә аламы?

— Читтән килеп Кырымда йортлар, фатирлар алучыларның Кырымда яшәячәге икеле. Алар килеп бер ике атна ял итеп кайтып китер. Яңа микрорайоннарда бәлки фатирлар да сатып алырлар, ләкин аларның төп яшәү урыны башка урында булачак. Тулысынча гаилә белән күченеп киләчәкләре дә икеле. Әйе, без моны халыкны алмаштыру дибез. Беренче булып Кырымга "Кырым безнеке" дип кычкырган рус патриотлары дулкыны килде. Ләкин Кырымда СССР заманында булган вазгыять үзгәрде инде. Эшкә урнашырга барсаң, эш таба алмассың, фатирны беркем бирмәс, тулай торакка урнаша алмассың. Алар иске карашлар белән Кырымга килде, хисләргә бирелеп килгән күченүчеләр кире кайтып китте, чөнки Кырымда әле тернәкләнеп яшәргә, исән калырга кирәк.

Без моны Кырымда халыкны алмаштыру дип атыйбыз

Икенче дулкында Русия төрле хезмәткәрләрне күчереп, аларга субсидияләр белән ярдәм итеп оештырып китерде. Әйе, ул йорт сатып алыр, беренче вакытта аңа хезмәт хакына өстемә акча да бирерләр, аннары ул үзе яшәргә тиеш булачак. Кырым исә бик кыйммәт бер регион. Монда һәр кеше яши алмас. Без инде мондагы тормышка ияләндек. Әйе, алар планнар төзи, Кырымда 10 миллион кеше яшәячәк дигән хәбәрләр дә булган иде, ләкин алар моны булдыра алмас. Кырымда халык саны ялга чыккан хәрбиләр хисабына үсәргә мөмкин. Кайбер чыганаклар Кырымда хәзер 3,5 миллион халык яши дип хәбәр итә. (Рәсми мәгълүматка күрә 2013 елда Кырымда 1,965 миллион кеше, 2014 елда Русия үткәргән җанисәпкә күрә 2,284 миллион кеше, 2021 елның 1 гыйнварында 2,411 миллион кеше дип санала - ред.)

— Рәсми чыганакларда кырымтатарлар саны никадәр ышанчлы?

— Украина заманындагы саннарга ышанырга мөмкин түгел, чөнки кырымтатарларның кайту елларында аларның саны 270 мең диделәр. Егерме елдан соң да тагын шул санны күрсәттеләр. Алай була алмый.

Мин гомумән халык санын алу кампаниясенә ышанмыйм, анда манипуляцияләр өчен зур мөмкинлекләр бар. Миңа 2011 елда Украина президенты администрациясендә булырга туры килгән иде. Анда алар үзләре безгә 2011 елда кырымтатарларның саны 400 мең дип сөйләде. Туу дәрәҗәсе кырымтатарлар арасында начар түгел. Әйе, Кырымнан китүчеләр булды, ләкин минем фикеремчә, Кырымда кырымтатарлар хәзер 500 меңнан ким түгелдер. Алар безгә кемдер кырымтатар, кемдер кырымлы, кемдер нугай дип язылды дип әйтә, ләкин халык арасында кырымтатарлар саны 500 мең дигән фикер бар.

— 2014 елда кырымтатарларга халык санын алуда катнашмаска киңәш ителгән иде. 2021 елда узачак җанисәптә катнашырга кирәкме?

Җанисәптә катнашсак, үзебезне бары тик кырымтатар дип күрсәтергә тиешбез

— Мин моңа җитди карамыйм, ләкин катнашсак, зыян булмас дим. Әгәр катнашырга кирәк дигән карар алынса, без үзебезнең милләтебезне кырымлы, нугай, тат һәм ниндидер башка төркемнәргә бүлмичә, тик бер исем - кырымтатар дип күрсәтергә тиешбез. Ул вакытта бәлки саныбызны төгәлрәк белә алырбыз.

— 2014 елда Путин Кырымнан сөрген ителгән кырымтатар халкы, әрмән, грек, болгарларны реабилитацияләгән фәрман имзалады, ләкин 7 ел узса да кырымтатарларның төп мәсьәләләре хәл ителми кала. Ни өчен?

— Әгәр беренче елларда Путин безнең кайбер вәкилләребез белән уйнаган булса, хәзер инде болар бетте. Миңа калса, Русия безне үзендәге яшәгән башка халыкларның перспективасына әзерли, ягъни, без — беркем, бернәрсә түгел, дигән киләчәккә әзерли бугай. Ул хәтта Татарстан кебек зур республика белән дә хисаплашмый, алар безне дәшмәгән, уйланмаган, бернинди фикер йөртмәгән гади россияннар дәрәҗәсенә китерергә тырышачак. Шуңа күрә мин безнең киләчәгебезне Русиядә күрмим.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG