Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмән татарлары тарихи мәчет бинасын мәхкәмә аша кайтарырга җыена


Кырынкүл бистәсендәге элекке мәчет бинасы
Кырынкүл бистәсендәге элекке мәчет бинасы

Төмән шәһәренең Кырынкүл бистәсе мөселманнары борынгы мәчет бинасын мәхкәмә аша кайтарырга җыена. Канун нигезендә элекке гыйбадәтханә биналары дин тотучыларга бирелергә тиеш булса да, шәһәр хакимияте мәчетне кайтармаска булган.

Төмән шәһәренең Кырынкүл (Казарово) бистәсендә элек мәктәп урнашкан мәчет бинасын мөселманнарга кайтаруда кыенлыклар туган. Русиядә элекке гыйбадәтханә биналарын дин тотучыларга кире кайтару турында 2010 елда чыккан канун булса да, Төмән шәһәре хакимияте аны үтәргә ашыкмый. Азатлык әлеге вазгыятьнең нечкәлекләрен ачыкларга тырышты.

Узган елның сентябрендә Кырынкүл бистәсендәге татар этно-мәдәни компонентлы мәктәп яңа бинага ия булды. Бинаны зур итеп (8 мең дүрткел мәйданлы), яңача салдылар. Моңарчы татар мәктәбе хәзерге бинасыннан ике урам аркылы гына урнашкан тарихи мәчет бинасында урнашкан иде. Мәктәп күченгәч, тарихи мәчет бинасы шәһәр хакимиятенә тапшырылды.

Кырынкүл бистәсендәге яңа мәктәп бинасы
Кырынкүл бистәсендәге яңа мәктәп бинасы

Бина бушагач та, мөселманнар бу бинада элек мәчет булганлыгы турында бөтен документларны җыеп, мәчетне җирле мәхәлләгә кире кайтару турында гариза бирде һәм уңай җавап алуга өметләнде. Әмма, Азатлыкка адвокат Руслан Нәгыев сөйләгәнчә, ноябрь урталарында шәһәр идарәсендә махсус комиссия утырышы уздырып, күпчелек тавыш белән мәчетне мөселманнарга кайтармаска дигән карар кабул ителгән. Мөселманнарны яклап бары православ рухание һәм раббин гына тавыш биргән.

Хәзер мөселманнарның бер генә юлы кала – мәхкәмә аша бинаны даулау. "Безнең үтенечне кире кагу турында рәсми карар бар, һәм без аны бары мәхкәмә аша гына шикаять итә алабыз" ди адвокат.

Руслан Нәгыев
Руслан Нәгыев

— Ләкин иң сәере шул, төрле сылтау табып, һаман бу карарны безнең кулга бирмиләр. Ә безнең шикаять язуга бирелгән вакыт чыгып бара. Мәхкәмәгә бирү өчен бу карар безнең кулыбызда булырга тиеш, ул шикаять белән бергә мәхкәмәгә тапшырыла. Ләкин администрация вәкилләре, төрле сәбәпләр белән, безнең үтенечкә колак салмый, качып йөри, җаваплылыкны бер-беренә аудара, шуңа бүгенгә кадәр карарны үз кулыбызга ала алмадык, - дип сөйләде Нәгыев.

Мәхкәмәнең мөселманнар яклы карар чыгару ихтималы никадәр зур булуын адвокат әлегә әйтә алмады, әмма Русиядә дини биналарны халыкка кайтару кануны барлыгын искәртте. Канунга ярашлы, Октябрь инкыйлабыннан соң дәүләт тартып алган гыйбадәтханәләр дин тотучыларга кире тапшырылырга тиеш.

Ул мәдәни мирас һәйкәле дип танылырга тиеш

— Беренчедән, канун бар. Икенчедән, бу мәчет – 19 гасыр башында төзелгән бина, димәк ул мәдәни мирас һәйкәле дип танылырга тиеш. Әлеге статусны бирү эшләрен җирле хакимият башкарырга тиеш, тик хәзергәчә бу эшләнмәгән. Бина һәйкәл дип танылганнан соң, ул файдалануга тапшырыла, һәм аны файдалануга алган зат ул бинаны карап торырга, кирәк икән, төзекләндереп, тиешле хәлдә сакларга тиеш була. Ә бу бина бүгенгә кадәр мәдәни мирас истәлеге дип танылмаган. Һәм бу, шул исәптән, мондагы администрациянең үз вазифасын башкармау нәтиҗәсе дә, - дип аңлатты Нәгыев.

Мәктәп күчкәннән бирле, элекке мәчет бинасы буш тора. Бина рәсми рәвештә Төмән шәһәре муниципалитеты милке санала.

Мәчетне кайтаруда ярдәм сорап, адвокатка тарихи бина янында салынган "Хәдичә" мәчете имамы Арслан Абдулла мөрәҗәгать иткән.

"Хәдичә" мәчете
"Хәдичә" мәчете

"Хәдичә" мәчете 2001 елда салынган. Бәйрәм көннәрендә һәм җомга намазлары вакытында бу мәчеткә намаз укырга килүчеләр сыймый башлаган. "Хадичә" мәчете мәхәлләсендә 400-500 мөселман исәпләнә, җомгага Төмәннән дә мөселманнар килә, дип сөйләде Арслан хәзрәт Азатлыкка. Аның сүзләренчә, тарихи мәчет бинасында реставрация уздырганнан соң, анда ханымнар өчен намаз бүлмәсе, балаларга мәдрәсә һәм Кырынкүл авылы тарихы музее ачарга ниятлиләр. Хәзер бина сайдинг белән тышланган, әмма мөселманнар аның тарихи кыяфәтен кире кайтарырга тели. Сакланып калган фотосурәтләренә ярашлы итеп манарасын да яңадан куярга уйлаганнар.

Кырынкүл мәчетенең манаралы чагы
Кырынкүл мәчетенең манаралы чагы

"Бу мәчетне безнең бабайлар, аларның әтиләре салган, ул алга таба да мәчет буларак хезмәт итәргә тиеш, аны башкача файдалану дөрес түгел. Бу безнең ата-бабаларыбыздан килгән әманәт" ди хәзрәт.

Арслан Абдулла
Арслан Абдулла

— Безнең мәчеткә хакыбыз булуын раслаучы барлык кәгазьләребез дә бар. Эксперт бәяләмәсе, Төмән өлкәсенең дәүләт архивыннан белешмәләр, шулай ук Башкортстандагы милли архивтан алынган, бу бинада элек мәчет булуын раслаган документ та кулыбызда. Мәчетнең төзелгән елы, имамнарының, мөәзиннәренең исемнәре, хәтта мәхәллә халкы саны да күрсәтелгән. Документлар тулаем әзер. Аларның барысын да без шәһәр администрациясенә бирдек. Кирәк булса, мәхкәмәгә дә тапшырачакбыз, - дип сөйләде Арслан хәзрәт.

Ләкин шәһәр түрәләренең һаман сузып йөрүе аркасында мөселманнар бу көнгәчә мәхкәмәгә мөрәҗәгать итә алмый.

— Мәхкәмәгә бирү өчен барлык документларны да әзерләдек, ләкин шәһәр администрациясе үз карарын безнең кулга тапшыру турында үтенечебезгә колак салмый. Без инде язма рәвештә дә мөрәҗәгать иттек – карарны безнең кулга бирүне таләп итәбез. Карарны бирүне сузу канун бозу булып тора, - диде адвокат Руслан Нәгыев.

Кырынкүлдәге бу тарихи мәчетне документларда беренче мәртәбә искә алу 1820нче елларга туры килә. Архив документларында агач мәчет Тәүләтбәк Маппаров тарафыннан "Казарово Юрталарында" төзелгән дип күрсәтелгән. 60 елдан агач бина тузгач, 1885 елда аны яңадан төзергә кирәк дип карар кылалар. Бу эшне башкарып чыгарга Ембаево авылыннан Бибиҗамал Әпсәләмова алына. Бинаны ул тулаем үз акчасына салдыра. Шулай да мәчетне төзүдә финанс яктан чыгышы белән Ембаеводан булган меценат Нигъмәтулла Кармышаков-Сәйдүков та катнашкан булуы ихтимал.

Яңа агач бина таш нигезгә салына. Ул вакытта (1882 ел) Кырынкүл бистәсендә 75 ир һәм 65 хатын-кыз яшәгән, бу кешеләр бергәләп мәчетнең имамнарын акчалата тәэмин итеп, яңа бинаны җылытып һәм төзекләндереп торырга үз өстенә вазифа алган, диелә.

1920нче елларда мәчеттән совет мәктәбе ясыйлар, һәм ул 2020 елга кадәр шунда урнаша. 1960нчы елларда мәчетнең манарасы сүтеп алына.

Кырынкүлдә хәзер 2 меңгә якын кеше яши, аларның 70 проценты татарлар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG