Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда ислам кулъязмаларын саклау үзәге ачылачак


Архив фотосы
Архив фотосы

Шулай ук киләсе елда Казанда Җәмигъ мәчетен төзи башларга җыеналар.

Русия вице-премьеры Марат Хөснуллин ислам динен кабул итүнең 1 100 еллыгы кысаларында узачак төп чаралар планын раслады. Бу хакта Русия хөкүмәте хәбәр итә.

Марат Хөснуллин белдергәнчә, Казанда ислам кулъязмалары чыганакларын саклау, өйрәнү, популярлаштыру һәм фәнни әйләнешкә кертү буенча фәнни үзәк эшләнәчәк. Киләсе елның төп чарасы булып Казанда Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүнең 1 100 еллыгы исемен йөртәчәк Җәмигъ мәчетен төзү тора, диде ул. Гыйбадәтханә үз эченә музей, китапханә, күргәзмә-лекция залларын алачак.

Моңа кадәр Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җәмигъ мәчете Казанның үзәгендә төзеләчәген белдерде. Әмма аның төгәл кайсы урынында салыначагы әлегә билгеле түгел.

Моннан тыш, 2022 елда фәнни форумнар, түгәрәк өстәлләр, семинарлар, бәйгеләр үткәрү, басма һәм видео язмалар эшләү каралган. Казанда халыкара чаралар да узар дип көтелә. "Русия – Ислам дөньясы" төркеме утырышы, "KazanSummit" икътисад саммиты, Татарстанда узачак ЮНЕСКО дөнья мирасы комитетының 45 сессиясендә Русия мөселманнарының илаһият мирасы белән таныштыруга багышланган чара үткәрү каралган.

Русия хөкүмәте раслаган планда 2022 елда барлыгы 71 чара узачак. Аларның төп өлеше Татарстанда оештыру каралган. Шулай ук Мәскәү, Ульян, Түбән Новгород өлкәләрендә һәм башка төбәкләрдә чаралар үткәреләчәк. Ислам динен кабул итүнең 1 100 еллыгын билгеләп үтүгә күпме акча бүленгәне турында әлегә хәбәр ителми.

Миңнеханов Җәмиг мәчетенең Казан үзәгендә төзеләчәген әйтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:33 0:00

Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә ислам кабул итүенең 1100 еллык чаралары 2022 елда узачак. Оештыру комитетын Русия вице-премьеры Марат Хөснуллин җитәкли.

Тарихи чыганакларга күрә, Идел буе Болгар дәүләте исламны 922 елда илнең рәсми дине буларак кабул итә. Бу дата Болгарга Багдад хәлифеннән илчеләр килү вакыйгасыннан алып санала. Шул ук вакытта галимнәр бу җирләрдә ислам илчеләр килгәнче үк таралган булуын әйтә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG