Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британиядә "омикрон" йоктырган беренче кеше үлгән


Борис Джонсон
Борис Джонсон

Вафат булучының ничә яшьтә икәнлеге, вакцина ясату-ясатмавына әлегә төгәллек кертелмәде. 

Британиядә коронавиусның "омикрон" штаммын йоктырып үлүнең беренче очрагы теркәлгән. Бу хакта 13 декабрьдә Британиянең премьер-министры Борис Джонсон хәбәр итте. Әлеге мәгълүматка ул төгәллекләр кертмәде, аерым алганда, вафат булучының ничә яшьтә икәнлеген, вакцина ясату-ясатмавын әйтмәде.

Джонсон хәзерге вакытта "омикрон"лы берничә кешенең һоспитальгә урнаштырылуын раслады. Өч атна тирәсе элек Көньяк Африкада табылган яңа штаммны Британиядә меңнән артык кешенең йоктыруы ачыкланды.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасының беренчел бәяләмәләренә күрә, "омикрон" коронавирусның калган штаммнарына караганда тизрәк тарала һәм вакцинага азрак бирешергә мөмкин. Шул ук вакытта "омикрон" йоктыручылар күп очракта авыр итеп чирләмәгән.

Британиядә яшәүченең үлеме әлегә дөньяда "омикрон" йоктыручының беренче расланган үлү очрагы.

Якшәмбе Британия премьер-министры Борис Джонсон телевидение аша мөрәҗәгатендә барлык өлкән кешеләрне Яңа елга кадәр коронавирустан өченче мәртәбә вакцина ясатырга өндәде һәм моның "омикроннан" саклау ихтималы югары дип белдерде.

Джонсон искәртүенчә, тулаем алганда "дельта"га караганда "омикрон" йоктыручылар азрак үлсә дә, ул тиз йогышлы һәм хастаханәләр авыручылар агымын дәвалап җитешә алмаска мөмкин.

Хәзерге вакытта Русиядә Көньяк Африкадан кайтучыларда "омикрон"ның уннан артык очрагы ачыкланды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG