14 декабрьдә Русия думасы утырышында төбәкләрдәге хакимият эше турындагы канун өлгесен өченче укылышта кабул итте. Документка 330 депутат хуплап, 89 депутат каршы тавыш бирде.
Дума рәисе Вячеслав Володин төбәк җитәкчеләре үз мөддәтләрен арттыра алачак диде.
"Без губернаторларның кешеләр алдында җаваплылыгын арттырабыз", диде ул.
Дәүләт думасында кабул ителгәннән соң, сенаторлар әлеге канун өлгесенә тавыш бирәчәк. Хупланган очракта ул Русия президенты Владимир Путинга имза куярга җибәреләчәк. Шул ук вакытта бүген Федерация шурасының конституцион канун чыгару һәм дәүләт төзелеше комитеты федераль канун өлгесен хуплап чыкты.
Канун өлгесенә каршы, аерым алганда, КПРФ һәм "Гадел Русия" фракцияләре каршы чыгыш ясады. Исемләп тавыш бирү нәтиҗәләрен дума әлегә чыгармады.
Икенче укылышта канун өлгесен яклап Татарстаннан сайланган җиде депутат тавыш биргән иде. Олег Морозов, Илдар Гыйлметдинов, Айдар Метшин, Әлфия Когогина, Максим Топилин, Елена Ямпольская, Руслан Гаджиев федераль документны яклады, шулай итеп төбәкләрдә президент вазифасын саклауга каршы булды.
Моңа кадәр, Татарстан депутатлары үзләре әзерләгән төзәтмәләрне Русия думасында аерым карарга тәкъдим иткән иде. Шул максаттан Дәүләт шурасы дума депутаты Илдар Гыйлметдиновка республика парламенты исеменнән чыгыш ясау хокукы йөкләде. Русия думасы сессиясендә Татарстан депутатлары мондый тәкъдим белән чыкмады. Шул ук вакытта КПРФ вәкилләре бу мәсьәләне аерым карарга чакырды.
- 2021 елның сентябрь ахырында Русия думасына "Русия субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында"дип аталган канун өлгесе кертелде. Ул төбәк җитәкчеләрен "башлык" дип атауны мәҗбүр итә. Канун өлгесен Русия думасының һәм Федерация шурасының дәүләт төзелеше һәм канун чыгару комитетлары башлыклары Павел Крашенинников һәм Андрей Клишас кертте.
- 25 октябрьдә Татарстан Дәүләт шурасы канун өлгесенә бертавыштан каршы тавыш бирде. Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Татарстанның бу адымына карата "Бу фикерләрнең берсе генә, эш барышында ул да искә алыныр", дип белдерде. 25 ноябрьдә республика парламенты 18 төзәтмә тәкъдим итте. Әлеге канунны депутатлар Русия Конституциясенә, дәүләтнең федератив демократик төзелешенә каршы килә дип белдерде.
- Депутат Николай Рыбушкин Русия Конституцион мәхкәмәсенә әзерләнергә чакырды.
- Бүген Русия төбәкләре арасында Рөстәм Миңнеханов кына президент атамасын йөртә. 2020 елда ул әлеге вазифага сайланды.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!