Accessibility links

"Бу фикерләрнең берсе генә" — Песков Татарстан дәүләт шурасының президент атамасын бетерүгә каршылыгы турында


Дмитрий Песков
Дмитрий Песков

Русия президенты сүзчесе бу фикернең башкалары кебек үк "исәпкә алыначагын" вәгъдә итте.

Татарстан республикасы дәүләт шурасының төбәк президенты вазыйфасын үзгәртүгә карашына Кремль хөрмәт белән карый, әмма бу фикерләрнең бары тик берсе генә, дип белдергән Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Песков әлеге фикернең, башкалары кебек үк канун өлгесе өстендә эшләгәндә исәпкә алыначагын вәгъдә иткән. Әмма төбәк хакимиятләренең мондый бәяләмәсе ахыргы де-юре карар булып тормый, дигән Песков.

"Карагыз – бу канун өлгесенә карата фикер, аны әзерләгәндә Русиянең һәр субъекты фикеренә хөрмәт белән карыйбыз. Бу да һичшиксез исәпкә алыначак фикерләрнең берсе генә. Әлегә сүз ниндидер нигезләмәне де-юре теркәү турында бармый. Бу бер әйтелгән фикер, эш процессында төрле фикерләр әйтелә. Аларның барысы да исәпкә алыначак" дигән ул.

Сентябрь ахырында Русия думасына барлык төбәк җитәкчеләрен төбәк башлыклары дип атау турында канун өлгесе кертелгән иде. Татарстан дәүләт шурасы бу канун өлгесен хупламады.

25 октябрь Татарстан Дәүләт шурасы "Русия субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында"дип аталган канун өлгесенә бертавыштан каршы тавыш бирде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG