Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страсбург мәхкәмәсе "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә гаепләнгән Татарстан кешеләренә 11500 евро түләү карары чыгарды 


Европа кеше хокуклары мәхкәмәсендә
Европа кеше хокуклары мәхкәмәсендә

Русия хакимиятләре тоткыннарга туганнары белән күрешүне рөхсәт итмәгән булган, шул рәвешле мәхкәмә аларның шәхси һәм гаилә тормышына хөрмәт хокукы бозылган дип тапкан. 

14 декабрьдә Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе "Хизб ут-Тәхрир" (Русиядә террорчы оеша дип танылган) эшчәнлеген оештыру һәм катнашуда гаепләнгән өч татарстанлыга рухи зыян өчен 11500 евро күләмендә компенсация түләтергә дигән карар чыгарды. Бу хакта мәхкәмә сайтында хәбәр ителә.

Европа мәхкәмәсе Русия хакимиятләреннән Азат Заһиевка һәм Зафар Якуповка – 3500 шәр евро, Ирек Мөхәммәтовка – 4500 евро түләттерәчәк.

Кеше хокуклары мәхкәмәсе ачыклавынча, хакимиятләр аларга карата кеше хокукларын һәм төп ирекне саклау турындагы Конвенциянең сигезенче маддәсен (шәхси һәм гаилә тормышын хөрмәтләүгә хокук) бозган.
Тикшерү барган чагында изоляторда тотылган гаепләнүчеләргә тикшерү берничә мәртәбә туганнары белән күрешергә рөхсәт бирмәгән. Европа мәхкәмәсе Ирек Мөхәммәтовның иреккә һәм шәхси кагылгысызлыкка хокукы да бозылган дип тапкан.

Тоткарланганчыга кадәр Азат Заһиев һәм Ирек Мөхәммәтов Әлмәттә яши иде. Мөхәммәтовны террорчы оешма эшчәнлеген оештыруда гаепләп 18 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем иттеләр. Заһиевны исә "Хизб ут-Тәхрир" эшчәнлегендә катнашуда гаепле дип таптылар һәм 13 ел кырыс тәртипле колония җәзасы билгеләделәр.

Сак астына алынганчы Зафар Якупов Казанда яшәгән. Аны "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы эшчәнлеген оештыруда, террорчылыкны финанслауда гаепле дип табып, 17 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем иттеләр.

Русиядә "ят агент" дип танылган "Мемориал" хокук яклау үзәге аларның өчесен дә сәяси тоткын дип саный.

Русия хакимиятләре суд чыгымнарын һәм рухи зыян өчен компенсацияне мәхкәмә карары үз көченә кергәннән соң өч ай эчендә түләргә тиеш.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG